99) Sūrat Az-Zalzalh

Printed format

99) سُورَة الزَّلزَله

'Idhā Zulzilati Al-'Arđu Zilzālahā [99.1] Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә. إِذَا زُلْزِلَتِ الأَرْضُ زِلْزَالَهَا
Wa 'Akhrajati Al-'Arđu 'Athqālahā [99.2] Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса. وَأَخْرَجَتِ الأَرْضُ أَثْقَالَهَا
Wa Qāla Al-'Insānu Mā Lahā [99.3] Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип. وَقَالَ الإِنسَانُ مَا لَهَا
Yawma'idhin Tuĥaddithu 'Akhbārahā [99.4] Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер. يَوْمَئِذ ٍ تُحَدِّثُ أَخْبَارَهَا
Bi'anna Rabbaka 'Awĥá Lahā [99.5] Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер. بِأَنَّ رَبَّكَ أَوْحَى لَهَا
Yawma'idhin Yaşduru An-Nāsu 'Ashtātāan Liyuraw 'A`mālahum [99.6] Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен. يَوْمَئِذ ٍ يَصْدُرُ النَّاسُ أَشْتَاتا ً لِيُرَوْا أَعْمَالَهُمْ
Faman Ya`mal Mithqāla Dharratin Khayrāan Yarahu [99.7] Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер. فَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ خَيْرا ً يَرَهُ
Wa Man Ya`mal Mithqāla Dharratin Sharrāan Yarahu [99.8] Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер. وَمَنْ يَعْمَلْ مِثْقَالَ ذَرَّة ٍ شَرّا ً يَرَهُ
Next Sūrah