100) Sūrat Al-`Ādiyāt

Printed format

100) سُورَة الْعَادِيَات

Wa Al-`Ādiyāti Đabĥāan [100.1] Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм. وَالْعَادِيَاتِ ضَبْحا ً
Fālmūriyāti Qadĥāan [100.2] Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм. فَالْمُورِيَاتِ قَدْحا ً
Fālmughīrāti Şubĥāan [100.3] Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм. فَالْمُغِيرَاتِ صُبْحا ً
Fa'atharna Bihi Naqan [100.4] Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр. فَأَثَرْنَ بِه ِِ نَقْعا ً
Fawasaţna Bihi Jaman [100.5] Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен. فَوَسَطْنَ بِه ِِ جَمْعا ً
'Inna Al-'Insāna Lirabbihi Lakanūdun [100.6] Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер. إِنَّ الإِنسَانَ لِرَبِّه ِِ لَكَنُود ٌ
Wa 'Innahu `Alá Dhālika Lashahīdun [100.7] Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр. وَإِنَّه ُُ عَلَى ذَلِكَ لَشَهِيد ٌ
Wa 'Innahu Liĥubbi Al-Khayri Lashadīdun [100.8] Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр. وَإِنَّه ُُ لِحُبِّ الْخَيْرِ لَشَدِيد ٌ
'Afalā Ya`lamu 'Idhā Bu`thira Mā Fī Al-Qubūri [100.9] Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм, أَفَلاَ يَعْلَمُ إِذَا بُعْثِرَ مَا فِي الْقُبُورِ
Wa Ĥuşşila Mā Fī Aş-Şudūri [100.10] күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда. وَحُصِّلَ مَا فِي الصُّدُورِ
'Inna Rabbahum Bihim Yawma'idhin Lakhabīrun [100.11] Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен? إِنَّ رَبَّهُمْ بِهِمْ يَوْمَئِذ ٍ لَخَبِير ٌ
Next Sūrah