83) Sūrat Al-Muţaffifīn

Printed format

83) سُورَة المُطَفِّفِين

Waylun Lilmuţaffifīna [83.1] Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр. وَيْل ٌ لِلْمُطَفِّفِينَ
Al-Ladhīna 'Idhā Aktālū `Alá An-Nāsi Yastawfūna [83.2] Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. الَّذِينَ إِذَا اكْتَالُوا عَلَى النَّاسِ يَسْتَوْفُونَ
Wa 'Idhā Kālūhum 'Aw Wazanūhum Yukhsirūna [83.3] Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. وَإِذَا كَالُوهُمْ أَوْ وَزَنُوهُمْ يُخْسِرُونَ
'Alā Yažunnu 'Ūla'ika 'Annahum Mabthūna [83.4] Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы. أَلاَ يَظُنُّ أُولَئِكَ أَنَّهُمْ مَبْعُوثُونَ
Liyawmin `Ažīmin [83.5] Олугъ кыямәт көнендә. لِيَوْمٍ عَظِيم ٍ
Yawma Yaqūmu An-Nāsu Lirabbi Al-`Ālamīna [83.6] Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар. يَوْمَ يَقُومُ النَّاسُ لِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Kallā 'Inna Kitāba Al-Fujjāri Lafī Sijjīnin [83.7] Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер. كَلاَّ إِنَّ كِتَابَ الفُجَّارِ لَفِي سِجِّين ٍ
Wa Mā 'Adrāka Mā Sijjīnun [83.8] Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен? وَمَا أَدْرَاكَ مَا سِجِّين ٌ
Kitābun Marqūmun [83.9] Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр. كِتَاب ٌ مَرْقُوم ٌ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [83.10] Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
Al-Ladhīna Yukadhdhibūna Biyawmi Ad-Dīni [83.11] Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар. الَّذِينَ يُكَذِّبُونَ بِيَوْمِ الدِّينِ
Wa Mā Yukadhdhibu Bihi 'Illā Kullu Mu`tadin 'Athīmin [83.12] Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр. وَمَا يُكَذِّبُ بِهِ إلاَّ كُلُّ مُعْتَدٍ أَثِيم ٍ
'Idhā Tutlá `Alayhi 'Āyātunā Qāla 'Asāţīru Al-'Awwalīna [83.13] Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр. إِذَا تُتْلَى عَلَيْهِ آيَاتُنَا قَالَ أَسَاطِيرُ الأَوَّلِينَ
Kallā Bal Rāna `Alá Qulūbihim Mā Kānū Yaksibūna [83.14] Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган. كَلاَّ بَلْ رَانَ عَلَى قُلُوبِهِمْ مَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Kallā 'Innahum `An Rabbihim Yawma'idhin Lamaĥjūbūna [83.15] Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс. كَلاَّ إِنَّهُمْ عَنْ رَبِّهِمْ يَوْمَئِذ ٍ لَمَحْجُوبُونَ
Thumma 'Innahum Laşālū Al-Jaĥīmi [83.16] Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр. ثُمَّ إِنَّهُمْ لَصَالُوا الْجَحِيمِ
Thumma Yuqālu Hādhā Al-Ladhī Kuntum Bihi Tukadhdhibūna [83.17] Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип. ثُمَّ يُقَالُ هَذَا الَّذِي كُنتُمْ بِه ِِ تُكَذِّبُونَ
Kallā 'Inna Kitāba Al-'Abrāri Lafī `Illīyīna [83.18] Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер. كَلاَّ إِنَّ كِتَابَ الأَبْرَارِ لَفِي عِلِّيِّينَ
Wa Mā 'Adrāka Mā `Illīyūna [83.19] Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген? وَمَا أَدْرَاكَ مَا عِلِّيُّونَ
Kitābun Marqūmun [83.20] Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр. كِتَاب ٌ مَرْقُوم ٌ
Yash/haduhu Al-Muqarrabūna [83.21] Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен. يَشْهَدُهُ الْمُقَرَّبُونَ
'Inna Al-'Abrāra Lafī Na`īmin [83.22] Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр, إِنَّ الأَبْرَارَ لَفِي نَعِيم ٍ
`Alá Al-'Arā'iki Yanžurūna [83.23] яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар. عَلَى الأَرَائِكِ يَنظُرُونَ
Ta`rifu Fī Wujūhihim Nađrata An-Na`īmi [83.24] Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. تَعْرِفُ فِي وُجُوهِهِمْ نَضْرَةَ النَّعِيمِ
Yusqawna Min Raĥīqin Makhtūmin [83.25] Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. يُسْقَوْنَ مِنْ رَحِيق ٍ مَخْتُوم ٍ
Khitāmuhu Miskun Wa Fī Dhālika Falyatanāfasi Al-Mutanāfisūna [83.26] Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! خِتَامُه ُُ مِسْك ٌ وَفِي ذَلِكَ فَلْيَتَنَافَسِ الْمُتَنَافِسُونَ
Wa Mizājuhu Min Tasnīmin [83.27] Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. وَمِزَاجُه ُُ مِنْ تَسْنِيم ٍ
`Aynāan Yashrabu Bihā Al-Muqarrabūna [83.28] Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) عَيْنا ً يَشْرَبُ بِهَا الْمُقَرَّبُونَ
'Inna Al-Ladhīna 'Ajramū Kānū Mina Al-Ladhīna 'Āmanū Yađĥakūna [83.29] Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр إِنَّ الَّذِينَ أَجْرَمُوا كَانُوا مِنَ الَّذِينَ آمَنُوا يَضْحَكُونَ
Wa 'Idhā Marrū Bihim Yataghāmazūna [83.30] Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. وَإِذَا مَرُّوا بِهِمْ يَتَغَامَزُونَ
Wa 'Idhā Anqalabū 'Ilá 'Ahlihimu Anqalabū Fakihīna [83.31] Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. وَإِذَا انقَلَبُوا إِلَى أَهْلِهِمُ انقَلَبُوا فَكِهِينَ
Wa 'Idhā Ra'awhum Qālū 'Inna Hā'uulā' Lađāllūna [83.32] Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. وَإِذَا رَأَوْهُمْ قَالُوا إِنَّ هَاؤُلاَء لَضَالُّونَ
Wa Mā 'Ursilū `Alayhim Ĥāfižīna [83.33] Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. وَمَا أُرْسِلُوا عَلَيْهِمْ حَافِظِينَ
Fālyawma Al-Ladhīna 'Āmanū Mina Al-Kuffāri Yađĥakūna [83.34] Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр. فَالْيَوْمَ الَّذِينَ آمَنُوا مِنَ الْكُفَّارِ يَضْحَكُونَ
`Alá Al-'Arā'iki Yanžurūna [83.35] Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар. عَلَى الأَرَائِكِ يَنظُرُونَ
Hal Thūwiba Al-Kuffāru Mā Kānū Yaf`alūna [83.36] Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде. هَلْ ثُوِّبَ الْكُفَّارُ مَا كَانُوا يَفْعَلُونَ
Next Sūrah