84) Sūrat Al-'Inshiqāq

Printed format

84) سُورَة الإنشِقَاق

'Idhā As-Samā'u Anshaqqat [84.1] Әгәр күк ярылса. إِذَا السَّمَاءُ انشَقَّتْ
Wa 'Adhinat Lirabbihā Wa Ĥuqqat [84.2] Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде. وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ
Wa 'Idhā Al-'Arđu Muddat [84.3] Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә. وَإِذَا الأَرْضُ مُدَّتْ
Wa 'Alqat Mā Fīhā Wa Takhallat [84.4] Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса. وَأَلْقَتْ مَا فِيهَا وَتَخَلَّتْ
Wa 'Adhinat Lirabbihā Wa Ĥuqqat [84.5] Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде. وَأَذِنَتْ لِرَبِّهَا وَحُقَّتْ
Yā 'Ayyuhā Al-'Insānu 'Innaka Kādiĥun 'Ilá Rabbika Kadĥāan Famulāqīhi [84.6] Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың. يَاأَيُّهَا الإِنسَانُ إِنَّكَ كَادِح ٌ إِلَى رَبِّكَ كَدْحا ً فَمُلاَقِيهِ
Fa'ammā Man 'Ūtiya Kitābahu Biyamīnihi [84.7] Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше. فَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَه ُُ بِيَمِينِهِ
Fasawfa Yuĥāsabu Ĥisābāan Yasīrāan [84.8] Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер. فَسَوْفَ يُحَاسَبُ حِسَابا ً يَسِيرا ً
Wa Yanqalibu 'Ilá 'Ahlihi Masrūrāan [84.9] Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр. وَيَنقَلِبُ إِلَى أَهْلِه ِِ مَسْرُورا ً
Wa 'Ammā Man 'Ūtiya Kitābahu Warā'a Žahrihi [84.10] Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше, وَأَمَّا مَنْ أُوتِيَ كِتَابَه ُُ وَرَاءَ ظَهْرِهِ
Fasawfa YadThubūrāan [84.11] тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр. فَسَوْفَ يَدْعُو ثُبُورا ً
Wa Yaşlá Sa`īrāan [84.12] Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр. وَيَصْلَى سَعِيرا ً
'Innahu Kāna Fī 'Ahlihi Masrūrāan [84.13] Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде. إِنَّه ُُ كَانَ فِي أَهْلِه ِِ مَسْرُورا ً
'Innahu Žanna 'An Lan Yaĥūra [84.14] Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады. إِنَّه ُُ ظَنَّ أَنْ لَنْ يَحُورَ
Balá 'Inna Rabbahu Kāna Bihi Başīrāan [84.15] Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды. بَلَى إِنَّ رَبَّه ُُ كَانَ بِه ِِ بَصِيرا ً
Falā 'Uqsimu Bish-Shafaqi [84.16] Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен. فَلاَ أُقْسِمُ بِالشَّفَقِ
Wa Al-Layli Wa Mā Wasaqa [84.17] Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән. وَاللَّيْلِ وَمَا وَسَقَ
Wa Al-Qamari 'Idhā Attasaqa [84.18] Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән. وَالْقَمَرِ إِذَا اتَّسَقَ
Latarkabunna Ţabaqāan `An Ţabaqin [84.19] Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз. لَتَرْكَبُنَّ طَبَقاً عَنْ طَبَق ٍ
Famā Lahum Lā Yu'uminūna [84.20] Ни булды аларга иман китермиләр. فَمَا لَهُمْ لاَ يُؤْمِنُونَ
Wa 'Idhā Quri'a `Alayhimu Al-Qur'ānu Lā Yasjudūna [84.21] Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр. وَإِذَا قُرِئَ عَلَيْهِمُ الْقُرْآنُ لاَ يَسْجُدُونَ
Bali Al-Ladhīna Kafarū Yukadhdhibūna [84.22] Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар. بَلِ الَّذِينَ كَفَرُوا يُكَذِّبُونَ
Wa Allāhu 'A`lamu Bimā Yū`ūna [84.23] Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер. وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُوعُونَ
Fabashshirhum Bi`adhābin 'Alīmin [84.24] Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән. فَبَشِّرْهُمْ بِعَذَابٍ أَلِيم ٍ
'Illā Al-Ladhīna 'Āmanū Wa `Amilū Aş-Şāliĥāti Lahum 'Ajrun Ghayru Mamnūnin [84.25] Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер. إِلاَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَهُمْ أَجْرٌ غَيْرُ مَمْنُون ٍ
Next Sūrah