82) Sūrat Al-'Infiţār

Printed format

82) سُورَة الإنفِطَار

'Idhā As-Samā'u Anfaţarat [82.1] Кайчан күк ярылса. إِذَا السَّمَاءُ انفَطَرَتْ
Wa 'Idhā Al-Kawākibu Antatharat [82.2] Вә йолдызлар чәчелсә. وَإِذَا الْكَوَاكِبُ انتَثَرَتْ
Wa 'Idhā Al-Biĥāru Fujjirat [82.3] Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар. وَإِذَا الْبِحَارُ فُجِّرَتْ
Wa 'Idhā Al-Qubūru Bu`thirat [82.4] Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар. وَإِذَا الْقُبُورُ بُعْثِرَتْ
`Alimat Nafsun Mā Qaddamat Wa 'Akhkharat [82.5] Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер. عَلِمَتْ نَفْس ٌ مَا قَدَّمَتْ وَأَخَّرَتْ
Yā 'Ayyuhā Al-'Insānu Mā Gharraka Birabbika Al-Karīmi [82.6] Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә. يَاأَيُّهَا الإِنسَانُ مَا غَرَّكَ بِرَبِّكَ الْكَرِيمِ
Al-Ladhī Khalaqaka Fasawwāka Fa`adalaka [82.7] Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде. الَّذِي خَلَقَكَ فَسَوَّاكَ فَعَدَلَكَ
Fī 'Ayyi ŞūratinShā'a Rakkabaka [82.8] Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды. فِي أَيِّ صُورَة ٍ مَا شَاءَ رَكَّبَكَ
Kallā Bal Tukadhdhibūna Bid-Dīni [82.9] Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез. كَلاَّ بَلْ تُكَذِّبُونَ بِالدِّينِ
Wa 'Inna `Alaykum Laĥāfižīna [82.10] Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр. وَإِنَّ عَلَيْكُمْ لَحَافِظِينَ
Kirāmāan Kātibīna [82.11] Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр. كِرَاما ً كَاتِبِينَ
Ya`lamūna Mā Taf`alūna [82.12] Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер. يَعْلَمُونَ مَا تَفْعَلُونَ
'Inna Al-'Abrāra Lafī Na`īmin [82.13] Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр. إِنَّ الأَبْرَارَ لَفِي نَعِيم ٍ
Wa 'Inna Al-Fujjāra Lafī Jaĥīmin [82.14] Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр. وَإِنَّ الْفُجَّارَ لَفِي جَحِيم ٍ
Yaşlawnahā Yawma Ad-Dīni [82.15] Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә. يَصْلَوْنَهَا يَوْمَ الدِّينِ
Wa Mā Hum `Anhā Bighā'ibīna [82.16] Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар. وَمَا هُمْ عَنْهَا بِغَائِبِينَ
Wa Mā 'Adrāka Mā Yawmu Ad-Dīni [82.17] Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? وَمَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الدِّينِ
Thumma Mā 'Adrāka Mā Yawmu Ad-Dīni [82.18] Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? ثُمَّ مَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الدِّينِ
Yawma Lā Tamliku Nafsun Linafsin Shay'āan Wa Al-'Amru Yawma'idhin Lillahi [82.19] Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас. يَوْمَ لاَ تَمْلِكُ نَفْس ٌ لِنَفْس ٍ شَيْئا ً وَالأَمْرُ يَوْمَئِذ ٍ لِلَّهِ
Next Sūrah