79) Sūrat An-Nāzi`āt

Printed format

79) سُورَة النَّازِعَات

Wa An-Nāzi`āti Gharqāan [79.1] Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә, وَالنَّازِعَاتِ غَرْقا ً
Wa An-Nāshāti Nashţāan [79.2] дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен. وَالنَّاشِطَاتِ نَشْطا ً
Wa As-Sābiĥāti Sabĥāan [79.3] Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә, وَالسَّابِحَاتِ سَبْحا ً
Fālssābiqāti Saban [79.4] кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә, فَالسَّابِقَاتِ سَبْقا ً
Fālmudabbirāti 'Aman [79.5] Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. فَالْمُدَبِّرَاتِ أَمْرا ً
Yawma Tarjufu Ar-Rājifahu [79.6] Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр. يَوْمَ تَرْجُفُ الرَّاجِفَةُ
Tatba`uhā Ar-Rādifahu [79.7] Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар. تَتْبَعُهَا الرَّادِفَةُ
Qulūbun Yawma'idhin Wājifahun [79.8] Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар. قُلُوب ٌ يَوْمَئِذ ٍ وَاجِفَة ٌ
'Abşāruhā Khāshi`ahun [79.9] Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр. أَبْصَارُهَا خَاشِعَة ٌ
Yaqūlūna 'A'innā Lamardūdūna Fī Al-Ĥāfirahi [79.10] Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы? يَقُولُونَ أَئِنَّا لَمَرْدُودُونَ فِي الْحَافِرَةِ
'A'idhā Kunnā `Ižāmāan Nakhirahan [79.11] Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы? أَئِذَا كُنَّا عِظَاما ً نَخِرَة ً
Qālū Tilka 'Idhāan Karratun Khāsirahun [79.12] Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип. قَالُوا تِلْكَ إِذا ً كَرَّةٌ خَاسِرَة ٌ
Fa'innamā Hiya Zajratun Wāĥidahun [79.13] Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр. فَإِنَّمَا هِيَ زَجْرَة ٌ وَاحِدَة ٌ
Fa'idhā Hum Bis-Sāhirahi [79.14] Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар. فَإِذَا هُمْ بِالسَّاهِرَةِ
Hal 'Tāka Ĥadīthu Mūsá [79.15] Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит? هَلْ أتَاكَ حَدِيثُ مُوسَى
'Idh Nādāhu Rabbuhu Bil-Wādi Al-Muqaddasi Ţūáan [79.16] Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында. إِذْ نَادَاه ُُ رَبُّه ُُ بِالْوَادِ الْمُقَدَّسِ طُوى ً
Adh/hab 'Ilá Fir`awna 'Innahu Ţaghá [79.17] Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды. اذْهَبْ إِلَى فِرْعَوْنَ إِنَّه ُُ طَغَى
Faqul Hal Laka 'Ilá 'An Tazakká [79.18] Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне. فَقُلْ هَلْ لَكَ إِلَى أَنْ تَزَكَّى
Wa 'Ahdiyaka 'Ilá Rabbika Fatakhshá [79.19] Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип. وَأَهْدِيَكَ إِلَى رَبِّكَ فَتَخْشَى
Fa'arāhu Al-'Āyata Al-Kub [79.20] Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде). فَأَرَاهُ الآيَةَ الْكُبْرَى
Fakadhdhaba Wa `Aşá [79.21] Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды. فَكَذَّبَ وَعَصَى
Thumma 'Adbara Yas`á [79.22] Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды. ثُمَّ أَدْبَرَ يَسْعَى
Faĥashara Fanādá [79.23] Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды. فَحَشَرَ فَنَادَى
Faqāla 'Anā Rabbukumu Al-'A`lá [79.24] Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип. فَقَالَ أَنَا رَبُّكُمُ الأَعْلَى
Fa'akhadhahu Al-Lahu Nakāla Al-'Ākhirati Wa Al-'Ū [79.25] Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк. فَأَخَذَهُ اللَّهُ نَكَالَ الآخِرَةِ وَالأُولَى
'Inna Fī Dhālika La`ibratan Liman Yakhshá [79.26] Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَعِبْرَة ً لِمَنْ يَخْشَى
'A'antum 'Ashaddu Khalqāan 'Ami As-Samā'u Banāhā [79.27] Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды. أَأَنْتُمْ أَشَدُّ خَلْقاً أَمِ السَّمَاءُ بَنَاهَا
Rafa`a Samkahā Fasawwāhā [79.28] Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте. رَفَعَ سَمْكَهَا فَسَوَّاهَا
Wa 'Aghţasha Laylahā Wa 'Akhraja Đuĥāhā [79.29] Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды. وَأَغْطَشَ لَيْلَهَا وَأَخْرَجَ ضُحَاهَا
Wa Al-'Arđa Ba`da Dhālika Daĥāhā [79.30] Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде. وَالأَرْضَ بَعْدَ ذَلِكَ دَحَاهَا
'Akhraja Minhā Mā'ahā Wa Mar`āhā [79.31] Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды. أَخْرَجَ مِنْهَا مَاءَهَا وَمَرْعَاهَا
Wa Al-Jibāla 'Arsāhā [79.32] Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды. وَالْجِبَالَ أَرْسَاهَا
Matā`āan Lakum Wa Li'an`āmikum [79.33] Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен. مَتَاعا ً لَكُمْ وَلِأَنْعَامِكُمْ
Fa'idhā Jā'ati Aţāmmatu Al-Kub [79.34] Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә, فَإِذَا جَاءَتِ الطَّامَّةُ الْكُبْرَى
Yawma Yatadhakkaru Al-'Insānu Mā Sa`á [79.35] ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер. يَوْمَ يَتَذَكَّرُ الإِنسَانُ مَا سَعَى
Wa Burrizati Al-Jaĥīmu Liman Yará [79.36] Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер. وَبُرِّزَتِ الْجَحِيمُ لِمَنْ يَرَى
Fa'ammā Man Ţaghá [79.37] Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса, فَأَمَّا مَنْ طَغَى
Wa 'Āthara Al-Ĥayāata Ad-Dun [79.38] дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә, وَآثَرَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا
Fa'inna Al-Jaĥīma Hiya Al-Ma'wá [79.39] Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер. فَإِنَّ الْجَحِيمَ هِيَ الْمَأْوَى
Wa 'Ammā Man Khāfa Maqāma Rabbihi Wa Nahá An-Nafsa `Ani Al-Hawá [79.40] Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, وَأَمَّا مَنْ خَافَ مَقَامَ رَبِّه ِِ وَنَهَى النَّفْسَ عَنِ الْهَوَى
Fa'inna Al-Jannata Hiya Al-Ma'wá [79.41] әлбәттә җәннәт аңа урындыр. فَإِنَّ الْجَنَّةَ هِيَ الْمَأْوَى
Yas'alūnaka `Ani As-Sā`ati 'Ayyāna Mursāhā [79.42] Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар. يَسْأَلُونَكَ عَنِ السَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَاهَا
Fīma 'Anta Min Dhikrāhā [79.43] Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар. فِيمَ أَنْتَ مِنْ ذِكْرَاهَا
'Ilá Rabbika Muntahāhā [79.44] Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр. إِلَى رَبِّكَ مُنتَهَاهَا
'Innamā 'Anta Mundhiru Man Yakhshāhā [79.45] Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың. إِنَّمَا أَنْتَ مُنذِرُ مَنْ يَخْشَاهَا
Ka'annahum Yawma Yarawnahā Lam Yalbathū 'Illā `Ashīyatan 'Aw Đuĥāhā [79.46] Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар. كَأَنَّهُمْ يَوْمَ يَرَوْنَهَا لَمْ يَلْبَثُوا إِلاَّ عَشِيَّةً أَوْ ضُحَاهَا
Next Sūrah