80) Sūrat `Abasa

Printed format

80) سُورَة عَبَسَ

`Abasa Wa Tawallá [80.1] Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды. عَبَسَ وَتَوَلَّى
'An Jā'ahu Al-'A`má [80.2] Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыкта
Wa Mā Yudrīka La`allahu Yazzakká [80.3] Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер. وَمَا يُدْرِيكَ لَعَلَّه ُُ يَزَّكَّى
'Aw Yadhdhakkaru Fatanfa`ahu Adh-Dhikrá [80.4] Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер. أَوْ يَذَّكَّرُ فَتَنْفَعَهُ الذِّكْرَى
'Ammā Mani Astaghná [80.5] Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса, أَمَّا مَنِ اسْتَغْنَى
Fa'anta Lahu Taşaddá [80.6] син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың. فَأَنْتَ لَه ُُ تَصَدَّى
Wa Mā `Alayka 'Allā Yazzakká [80.7] Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән? وَمَا عَلَيْكَ أَلاَّ يَزَّكَّى
Wa 'Ammā Man Jā'aka Yas`á [80.8] Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә, وَأَمَّا مَنْ جَاءَكَ يَسْعَى
Wa Huwa Yakhshá [80.9] Раббысыннан курыккан хәлдә, وَهُوَ يَخْشَى
Fa'anta `Anhu Talahhá [80.10] син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың. فَأَنْتَ عَنْهُ تَلَهَّى
Kallā 'Innahā Tadhkirahun [80.11] Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер. كَلاَّ إِنَّهَا تَذْكِرَة ٌ
Faman Shā'a Dhakarahu [80.12] Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый). فَمَنْ شَاءَ ذَكَرَهُ
Fī Şuĥufin Mukarramahin [80.13] Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер. فِي صُحُف ٍ مُكَرَّمَة ٍ
Marfū`atin Muţahharahin [80.14] Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь. مَرْفُوعَة ٍ مُطَهَّرَة ٍ
Bi'aydī Safarahin [80.15] Язучы фәрештәләр кулындадыр. بِأَيْدِي سَفَرَة ٍ
Kirāmin Bararahin [80.16] Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр. كِرَام ٍ بَرَرَة ٍ
Qutila Al-'Insānu Mā 'Akfarahu [80.17] Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр! قُتِلَ الإِنْسَانُ مَا أَكْفَرَهُ
Min 'Ayyi Shay'in Khalaqahu [80.18] Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң? مِنْ أَيِّ شَيْءٍ خَلَقَهُ
Min Nuţfatin Khalaqahu Faqaddarahu [80.19] Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде. مِنْ نُطْفَةٍ خَلَقَه ُُ فَقَدَّرَهُ
Thumma As-Sabīla Yassarahu [80.20] Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте. ثُمَّ السَّبِيلَ يَسَّرَهُ
Thumma 'Amātahu Fa'aqbarahu [80.21] Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады. ثُمَّ أَمَاتَه ُُ فَأَقْبَرَهُ
Thumma 'Idhā Shā'a 'Ansharahu [80.22] Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны. ثُمَّ إِذَا شَاءَ أَنْشَرَهُ
Kallā Lammā Yaqđi Mā 'Amarahu [80.23] Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде. كَلاَّ لَمَّا يَقْضِ مَا أَمَرَهُ
Falyanžuri Al-'Insānu 'Ilá Ţa`āmihi [80.24] Кеше карасын ашаган ризыгына. فَلْيَنْظُرِ الإِنسَانُ إِلَى طَعَامِهِ
'Annā Şabab Al-Mā'a Şaban [80.25] Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык. أَنَّا صَبَبْنَا الْمَاءَ صَبّا ً
Thumma Shaqaq Al-'Arđa Shaqan [80.26] Соңра җирне чын яру илә ярдык та, ثُمَّ شَقَقْنَا الأَرْضَ شَقّا ً
Fa'anbatnā Fīhā Ĥaban [80.27] ул җирдә иген бөртекләрен үстердек. فَأَنْبَتْنَا فِيهَا حَبّا ً
Wa `Inabāan Wa Qađbāan [80.28] Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне, وَعِنَبا ً وَقَضْبا ً
Wa Zaytūnāan Wa Nakhan [80.29] дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек. وَزَيْتُونا ً وَنَخْلا ً
Wa Ĥadā'iqa Ghulbāan [80.30] Дәхи күп агачлы бакчаларны, وَحَدَائِقَ غُلْبا ً
Wa Fākihatan Wa 'Aban [80.31] дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек. وَفَاكِهَة ً وَأَبّا ً
Matā`āan Lakum Wa Li'an`āmikum [80.32] Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен. مَتَاعا ً لَكُمْ وَلِأَنْعَامِكُمْ
Fa'idhā Jā'ati Aş-Şākhkhahu [80.33] Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә. فَإِذَا جَاءَتِ الصَّاخَّةُ
Yawma Yafirru Al-Mar'u Min 'Akhīhi [80.34] Ул көндә кеше качар карендәшләреннән. يَوْمَ يَفِرُّ الْمَرْءُ مِنْ أَخِيهِ
Wa 'Ummihi Wa 'Abīhi [80.35] Һәм анасыннан вә атасыннан. وَأُمِّه ِِ وَأَبِيهِ
Wa Şāĥibatihi Wa Banīhi [80.36] Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар. وَصَاحِبَتِه ِِ وَبَنِيهِ
Likulli Amri'in Minhum Yawma'idhin Sha'nun Yughnīhi [80.37] Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр. لِكُلِّ امْرِئ ٍ مِنْهُمْ يَوْمَئِذ ٍ شَأْن ٌ يُغْنِيهِ
Wujūhun Yawma'idhin Musfirahun [80.38] Ул көндә кайбер йөзләр якты, وُجُوه ٌ ٌ يَوْمَئِذ ٍ مُسْفِرَة ٌ
Đāĥikatun Mustabshirahun [80.39] көлүче, шатланучыдыр. ضَاحِكَة ٌ مُسْتَبْشِرَة ٌ
Wa Wujūhun Yawma'idhin `Alayhā Ghabarahun [80.40] Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр. وَوُجُوه ٌ ٌ يَوْمَئِذٍ عَلَيْهَا غَبَرَة ٌ
Tarhaquhā Qatarahun [80.41] Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар. تَرْهَقُهَا قَتَرَة ٌ
'Ūlā'ika Humu Al-Kafaratu Al-Fajarahu [80.42] Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер. أُوْلَائِكَ هُمُ الْكَفَرَةُ الْفَجَرَةُ
Next Sūrah