51) Sūrat Adh-Dhāriyāt

Printed format

51) سُورَة الذَّارِيَات

Wa Adh-Dhāriyāti Dharwan [51.1] Таратучы каты җил белән ант итәм. وَالذَّارِيَاتِ ذَرْوا ً
Fālĥāmilāti Wiqan [51.2] Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр. فَالْحَامِلاَتِ وِقْرا ً
Fāljāriyāti Yusrāan [51.3] Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә. فَالْجَارِيَاتِ يُسْرا ً
Fālmuqassimāti 'Aman [51.4] Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен: فَالْمُقَسِّمَاتِ أَمْرا ً
'Innamā Tū`adūna Laşādiqun [51.5] "Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр. إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَصَادِق ٌ
Wa 'Inna Ad-Dīna Lawāqi`un [51.6] Хисаб вә җәза, әлбәттә, була чакдыр. وَإِنَّ الدِّينَ لَوَاقِع ٌ
Wa As-Samā'i Dhāti Al-Ĥubuki [51.7] Дәхи йолдызлар юлы булучы күк белән ант итәмен. وَالسَّمَاءِ ذَاتِ الْحُبُكِ
'Innakum Lafī Qawlin Mukhtalifin [51.8] Ий кешеләр, Коръән хакында төрле-төрле сүздәсез, кайберләрегез Коръән сүзләренә ышаныр вә кайберләрегез ышанмас, кайберләрегез Коръән белән гамәл кылыр вә кайберләрегез Коръән белән гамәл кылмас. إِنَّكُمْ لَفِي قَوْل ٍ مُخْتَلِف ٍ
Yu'ufaku `Anhu Man 'Ufika [51.9] Ул Коръәннән кайтарылыр, ягъни качар Аллаһуның тәкъдирендә мәхрүм ителгән кеше. يُؤْفَكُ عَنْهُ مَنْ أُفِكَ
Qutila Al-Kharrāşūna [51.10] Ләгънәт булсын ялган сөйләп Коръәннән качучы кешеләргә. قُتِلَ الْخَرَّاصُونَ
Al-Ladhīna HumGhamratin Sāhūna [51.11] Алар үзләренең наданлыклары вә гафиллекләре белән алданучылардыр. الَّذِينَ هُمْ فِي غَمْرَة ٍ سَاهُونَ
Yas'alūna 'Ayyāna Yawmu Ad-Dīni [51.12] Алар кыямәт көне кайчан була, дип, сорыйлар. يَسْأَلُونَ أَيَّانَ يَوْمُ الدِّينِ
Yawma Hum `Alá An-Nāri Yuftanūna [51.13] Алар кыямәт көнне утта ґәзаб кылынырлар. يَوْمَ هُمْ عَلَى النَّارِ يُفْتَنُونَ
Dhūqū Fitnatakumdhā Al-Ladhī Kuntum Bihi Tasta`jilūna [51.14] Газабыгызны татыгыз, бу ґәзаб үзегез ашыктырган ґәзабтыр. ذُوقُوا فِتْنَتَكُمْ هَذَا الَّذِي كُنتُمْ بِه ِِ تَسْتَعْجِلُونَ
'Inna Al-Muttaqīna Fī Jannātin Wa `Uyūnin [51.15] Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр. إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
'Ākhidhīna Mā 'Ātāhum Rabbuhum 'Innahum Kānū Qabla Dhālika Muĥsinīna [51.16] Алар Раббылары биргән нигъмәтләрне алучылардыр, бит алар җәннәткә кермәс борын дөньяда яхшылыкны кылучы изге мөселман иделәр. آخِذِينَ مَا آتَاهُمْ رَبُّهُمْ إِنَّهُمْ كَانُوا قَبْلَ ذَلِكَ مُحْسِنِينَ
Kānū Qalīlāan Mina Al-Layli Mā Yahja`ūna [51.17] Төннәрдә алар аз йоклар булдылар. كَانُوا قَلِيلا ً مِنَ اللَّيْلِ مَا يَهْجَعُونَ
Wa Bil-'Asĥāri Hum Yastaghfirūna [51.18] Алар сәхәр вакытларыңда намаз, Коръән укып Аллаһудан гафу сорый иделәр. وَبِالأَسْحَارِ هُمْ يَسْتَغْفِرُونَ
Wa Fī 'Amwālihim Ĥaqqun Lilssā'ili Wa Al-Maĥrūmi [51.19] Алар сораучы вә сорамаучы мохтаҗларга малларыннан садакалар бирә иделәр. وَفِي أَمْوَالِهِمْ حَقّ ٌ لِلسَّائِلِ وَالْمَحْرُومِ
Wa Fī Al-'Arđi 'Āyātun Lilmūqinīna [51.20] Җирдә дә ышанучы гакыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр. وَفِي الأَرْضِ آيَات ٌ لِلْمُوقِنِينَ
Wa Fī 'Anfusikum 'Afalā Tubşirūna [51.21] Дәхи үзегезнең төзелешегездә дә галәмәтләр бардыр, әйә шуларны күрмисезме? وَفِي أَنفُسِكُمْ أَفَلاَ تُبْصِرُونَ
Wa Fī As-Samā'i Rizqukum Wa Mā Tū`adūna [51.22] Сезнең ризыкларыгыз күктәдер, ягъни яңгыр яуса гына ризыкларыгыз буладыр һәм сезгә вәгъдә ителгән Аллаһуның рәхмәте вә ґәзабы да күктәдер. وَفِي السَّمَاءِ رِزْقُكُمْ وَمَا تُوعَدُونَ
Fawarabbi As-Samā'i Wa Al-'Arđi 'Innahu Laĥaqqun Mithla Mā 'Annakum Tanţiqūna [51.23] Җир вә күкләр Раббысы белән ант итеп әйтәмен ки, ошбу әйтелгән нәрсәләр, әлбәттә, хактыр сезнең сөйләшкәнегез кеби. Ягъни кешеләр сөйләшмиләр дия алмассыз, шуның кеби Коръәннең һәр сүзе хактыр, юкка чыгара алмассыз. فَوَرَبِّ السَّمَاءِ وَالأَرْضِ إِنَّه ُُ لَحَقّ ٌ مِثْلَ مَا أَنَّكُمْ تَنطِقHal 'Atāka Ĥadīthu Đayfi 'Ibrāhīma Al-Mukramīna [51.24] Сиңа ирештеме Ибраһим пәйгамбәрнең хөрмәтле кунакларының хәбәре? هَلْ أَتَاكَ حَدِيثُ ضَيْفِ إِبْرَاهِيمَ الْمُكْرَمِينَ
'Idh Dakhalū `Alayhi Faqālū Salāmāan Qāla Salāmun Qawmun Munkarūna [51.25] Ул кунаклар Ибраһим хозурына кергәч, сәлам, бирделәр, Ибраһим дә аларга сәлам бирде һәм күңеленнән болар ят кунаклар, танымыймын диде. إِذْ دَخَلُوا عَلَيْهِ فَقَالُوا سَلاَما ً قَالَ سَلاَم ٌ قَوْم ٌ مُنكَرُونَ
Farāgha 'Ilá 'Ahlihi Fajā'a Bi`ijlin Samīnin [51.26] Ибраһим кунакларга кайда барганын белдермичә, хатыны янына аш хәзерләргә китте, бераз вакыт үткәч, симез бозау итен китерде. فَرَاغَ إِلَى أَهْلِه ِِ فَجَاءَ بِعِجْل ٍ سَمِين ٍ
Faqarrabahu 'Ilayhim Qāla 'Alā Ta'kulūna [51.27] Ул итне кунакларның алларына якын куйды, кунаклар исә ашамадылар, чөнки алар фәрештә иделәр, ләкин Ибраһим белми иде. Ибраһим кунакларга ашамыйсызмы диде. فَقَرَّبَهُ~ُ إِلَيْهِمْ قَالَ أَلاَ تَأْكُلُونَ
Fa'awjasa Minhum Khīfatan Qālū Lā Takhaf Wa Bashsharūhu Bighulāmin `Alīmin [51.28] Кунаклар ашамагач Ибраһимнең күңеленә курку төште, ихтимал бу кешеләр начар ният белән килгәннәрдер, дип уйлады. Кунаклар үзләренең фәрештәләр икәнне белдереп, Ибраһимгә курыкма, диделәр, һәм зур галәм буларак бер ир бала белән Ибраһимгә сөенеч бирделәр. فَأَوْجَسَ مِنْهُمْ خِيفَة ً قَالُوا لاَ تَخَفْ وَبَشَّرُوه ُُ بِغُلاَمٍ عَل Fa'aqbalati Amra'atuhu Fī Şarratin Faşakkat Wajhahā Wa Qālat `Ajūzun `Aqīmun [51.29] Кунакларның сүзен ишетеп Ибраһимнең хатыны Сара кунаклар алдына тавышланып чыкты, вә йөзенә сугып әйтте: "Мин бала тапмый торган карчыкмын миндә кайдан бала булсын", – дип. فَأَقْبَلَتِ امْرَأَتُه ُُ فِي صَرَّة ٍ فَصَكَّتْ وَجْهَهَا وَقَالَتْ عَجُوزٌ عَقِيم ٌ
Qālū Kadhāliki Qāla Rabbuki 'Innahu Huwa Al-Ĥakīmu Al-`Alīmu [51.30] Фәрештәләр әйттеләр: "Без әйткәнчә Раббың Аллаһ әйтте, тәхкыйк Ул – Аллаһ эшне белеп эшләүче вә һәрнәрсәне белүче", – дип. قَالُوا كَذَلِكِ قَالَ رَبُّكِ إِنَّه ُُ هُوَ الْحَكِيمُ الْعَلِيمُ
Qāla Famā Khaţbukum 'Ayyuhā Al-Mursalūna [51.31] Ибраһим җибәрелгән илчеләрдән: "Ий илчеләр, сез нинди эш белән килдегез?" – дип сорады. قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا الْمُرْسَلُونَ
Qālū 'Innā 'Ursilnā 'Ilá Qawmin Mujrimīna [51.32] Фәрештәләр: "Без бозыклык кылучы кавемне һәлак итәр өчен җибәрелдек, قَالُوا إِنَّا أُرْسِلْنَا إِلَى قَوْم ٍ مُجْرِمِينَ
Linursila `Alayhim Ĥijāratan Min Ţīnin [51.33] алар өстенә балчыктан ясалган ташларны яудырмак өчен, لِنُرْسِلَ عَلَيْهِمْ حِجَارَة ً مِنْ طِين ٍ
Musawwamatan `Inda Rabbika Lilmusrifīna [51.34] ул ташлар Раббың, хозурында чиктән чыгып азган кавемнәрне үтерү өчен хәзерләнгән", – диделәр. مُسَوَّمَةً عِنْدَ رَبِّكَ لِلْمُسْرِفِينَ
Fa'akhrajnā Man Kāna Fīhā Mina Al-Mu'uminīna [51.35] Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне. فَأَخْرَجْنَا مَنْ كَانَ فِيهَا مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Famā Wajadnā Fīhā Ghayra Baytin Mina Al-Muslimīna [51.36] Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде. فَمَا وَجَدْنَا فِيهَا غَيْرَ بَيْت ٍ مِنَ الْمُسْلِمِينَ
Wa Taraknā Fīhā 'Āyatan Lilladhīna Yakhāfūna Al-`Adhāba Al-'Alīma [51.37] Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен. وَتَرَكْنَا فِيهَا آيَة ً لِلَّذِينَ يَخَافُونَ الْعَذَابَ الأَلِيمَ
Wa Fī Mūsá 'Idh 'Arsalnāhu 'Ilá Fir`awna Bisulţānin Mubīnin [51.38] Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч, وَفِي مُوسَى إِذْ أَرْسَلْنَاهُ~ُ إِلَى فِرْعَوْنَ بِسُلْطَان ٍ مُبِين ٍ
Fatawallá Biruknihi Wa Qāla Sāĥirun 'Aw Majnūnun [51.39] Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: "Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер", – дип. فَتَوَلَّى بِرُكْنِه ِِ وَقَالَ سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُون ٌ
Fa'akhadhnāhu Wa Junūdahu Fanabadhnāhum Al-Yammi Wa Huwa Mulīmun [51.40] Без Фиргаунне һәм гаскәрен тоттык вә һәммәсен суга батырдык, Фиргаун суга бата башлагач, Ислам динен кабул итмәгәне өчен үзен-үзе шелтә кылган хәлдә батып һәлак булды. فَأَخَذْنَاه ُُ وَجُنُودَه ُُ فَنَبَذْنَاهُمْ فِي الْيَمِّ وَهُوَ مُلِيم ٌ
Wa Fī `Ādin 'Idh 'Arsalnā `Alayhimu Ar-Rīĥa Al-`Aqīma [51.41] Дәхи Гад кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, алар өстенә җибәрдек Без җимерүче рәхимсез җилне. وَفِي عَاد ٍ إِذْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِمُ الرِّيحَ الْعَقِيمَ
Mā Tadharu Min Shay'in 'Atat `Alayhi 'Illā Ja`alat/hu Kālrramīmi [51.42] Ул җил нәрсә өстенә килсә дә аны җимереп черегән сөяк кеби ясап үтәр. مَا تَذَرُ مِنْ شَيْءٍ أَتَتْ عَلَيْهِ إِلاَّ جَعَلَتْهُ كَالرَّمِيمِ
Wa Fī Thamūda 'Idh Qīla Lahum Tamatta`ū Ĥattá Ĥīnin [51.43] Дәхи Сәмуд кавеменең һәлак булуында гыйбрәтләр бардыр, Аллаһуга дошманлык кылганнарыннан соң аларга дөньяда билгеле вакыткача файдаланыгыз диелде. Ягъни алар могъҗиза өчен бирелгән Салих пәйгамбәрнең дөясен үтерделәр, шуннан соң сезгә өч көннән ґәзаб килә диелде. وَفِي ثَمُودَ إِذْ قِيلَ لَهُمْ تَمَتَّعُوا حَتَّى ح Fa`ataw `An 'Amri Rabbihim Fa'akhadhat/humu Aş-Şā`iqatu Wa Hum Yanžurūna [51.44] Алар Раббыларының әмереннән баш тарттылар ягъни аятькә вә пәйгамбәргә иман китермәделәр шуның өстенә дөяне дә үтерделәр. Алар ґәзабның килгәнен карап торган вакытларында, аларны бер тавыш тотты һәм һәлак итте. فَعَتَوْا عَنْ أَمْرِ رَبِّهِمْ فَأَخَذَتْهُمُ الصَّاعِقَةُ وَهُمْ يَنظُرُونَ
Famā Astaţā`ū Min Qiyāmin Wa Mā Kānū Muntaşirīna [51.45] Урыннарыннан торырга көчләре җитмәде һәм бер-берсенә ярдәм дә итә алмадылар. فَمَا اسْتَطَاعُوا مِنْ قِيَام ٍ وَمَا كَانُوا مُنتَصِرِينَ
Wa Qawma Nūĥin Min Qablu 'Innahum Kānū Qawmāan Fāsiqīna [51.46] Бу һәлак булган кавемнәрдән элек Нух пәйгамбәр кавеменең Туфан суы белән һәлак булуында да зур гыйбрәт бардыр, тәхкыйк алар азган фәсыйк кавем булдылар. وَقَوْمَ نُوح ٍ مِنْ قَبْلُ إِنَّهُمْ كَانُوا قَوْما ً فَاسِقِينَ
Wa As-Samā'a Banaynāhā Bi'ayydin Wa 'Innā Lamūsi`ūna [51.47] Без күкне куәт вә кодрәт илә бина кылдык, тәхкыйк Без барча мәхлукның ризыкларын киң кылучыбыз. وَالسَّمَاءَ بَنَيْنَاهَا بِأَيْيد ٍ وَإِنَّا لَمُوسِعُونَ
Wa Al-'Arđa Farashnāhā Fani`ma Al-Māhidūna [51.48] Җирне яшәргә һәр мәхлукка яраклы итеп түшәдек, ни хуш түшәүчеләрдәнбез. وَالأَرْضَ فَرَشْنَاهَا فَنِعْمَ الْمَاهِدُونَ
Wa Min Kulli Shay'in Khalaqnā Zawjayni La`allakum Tadhakkarūna [51.49] Барча нәрсәне парлы ирле-хатынлы итеп яраттык, шаять вәгазьләнеп гакыл фикерләрегезне эшләтеп яратучы Аллаһ Үзе генә икәнлеген, вә һәр мәхлук Аллаһ тарафыннан яратылганлыгын белерсез. وَمِنْ كُلِّ شَيْءٍ خَلَقْنَا زَوْجَيْنِ لَعَلَّكُمْ تَذَكَّرُونَ
Fafirrū 'Ilá Al-Lahi 'Innī Lakum Minhu Nadhīrun Mubīnun [51.50] Дөньяның алдавыннан Аллаһ юлына, Аллаһуга гыйбадәткә качыгыз, дөреслектә мин Аллаһудан, ий кешеләр, сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын. فَفِرُّوا إِلَى اللَّهِ إِنِّي لَكُمْ مِنْهُ نَذِير ٌ مُبِين ٌ
Wa Lā Taj`alū Ma`a Al-Lahi 'Ilahāan 'Ākhara 'Innī Lakum Minhu Nadhīrun Mubīnun [51.51] Хак булган Аллаһуга икенче Илаһәне шәрик тиңдәш итмәгез, әлбәттә, мин Аллаһудан сезнең өчен җибәрелгән ачык куркытучымын. وَلاَ تَجْعَلُوا مَعَ اللَّهِ إِلَها ً آخَرَ إِنِّي لَكُمْ مِنْهُ نَذِير ٌ مُبِين ٌ
Kadhālika Mā 'Atá Al-Ladhīna Min Qablihim Min Rasūlin 'Illā Qālū Sāĥirun 'Aw Majnūnun [51.52] Ий Мухәммәд г-м, сине сихерче, мәҗнун дигәннәре кеби, синең кавемеңнән әүвәлге кавемнәргә килмәде һичбер расүл мәгәр килде исә, ул расүлгә әйттеләр: "Бу кеше сихерчедер яки җенләнгәндер", – дип. كَذَلِكَ مَا أَتَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ مِنْ رَسُول ٍ إِلاَّ قَالُوا سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُون ٌ 'Atawāşaw Bihi Bal Hum Qawmun Ţāghūna [51.53] Әйә алар бу яраксыз батыл сүзләре белән бер-берсенә васыять кылып иттифак кылалармы? Бәлки алар байлык белән чиктән чыгып азган кавемнәрдер. أَتَوَاصَوْا بِه ِِ بَلْ هُمْ قَوْم ٌ طَاغُونَ
Fatawalla `Anhum Famā 'Anta Bimalūmin [51.54] Син алардан кисел, аларның шул хәлдә булулары өчен сиңа һич шелтә юктыр. فَتَوَلَّ عَنْهُمْ فَمَا أَنْتَ بِمَلُوم ٍ
Wa Dhakkir Fa'inna Adh-Dhikrá Tanfa`u Al-Mu'uminīna [51.55] Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер. وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنفَعُ الْمُؤْمِنِينَ
Wa Mā Khalaqtu Al-Jinna Wa Al-'Insa 'Illā Liya`budūni [51.56] Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым. وَمَا خَلَقْتُ الْجِنَّ وَالإِنسَ إِلاَّ لِيَعْبُدُونِ
Mā 'Urīdu Minhum Min Rizqin Wa Mā 'Urīdu 'An Yuţ`imūni [51.57] Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм. مَا أُرِيدُ مِنْهُمْ مِنْ رِزْق ٍ وَمَا أُرِيدُ أَنْ يُطْعِمُونِ
'Inna Al-Laha Huwa Ar-Razzāqu Dhū Al-Qūwati Al-Matīnu [51.58] Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы вә бик олугъ куәт ияседер. إِنَّ اللَّهَ هُوَ الرَّزَّاقُ ذُو الْقُوَّةِ الْمَتِينُ
Fa'inna Lilladhīna Žalamū Dhanūbāan Mithla Dhanūbi 'Aşĥābihim Falā Yasta`jilūni [51.59] Тәхкыйк төрле залимнәр өчен үзләре кеби бер юлда булган залим юлдашларының ґәзабыннан өлеш бардыр, ягъни бер юлда булган залимнәрнең әүвәлгеләренә нинди ґәзаб булса, ахыргыларына да шундый ґәзаб булыр, алар ашыкмасыннар әле ґәзабны күтәрергә, өлгерерләр. فَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا ذَنُوبا ً مِثْلَ ذَنُو Fawaylun Lilladhīna Kafarū Min Yawmihimu Al-Ladhī Yū`adūna [51.60] Коръән белән гамәл кылып мөселман булудан баш тартып кәфер булган кешеләргә ни үкенеч, ни хурлык, һәлакәтлектер аларга вәгъдә ителмеш кыямәт көнендә, ягъни тиешле булган ґәзабларына кыямәт көнендә ирешерләр. فَوَيْل ٌ لِلَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ يَوْمِهِمُ الَّذِي يُوعَدُونَ
Next Sūrah