52) Sūrat Aţ-Ţūr

Printed format

52) سُورَة الطُّور

Wa Aţūri [52.1] Тур тавы белән وَالطُّورِ
Wa Kitābin Masţūrin [52.2] вә язылмыш Коръән яки гамәл дәфтәре белән وَكِتَاب ٍ مَسْطُور ٍ
Fī Raqqin Manshūrin [52.3] ул Коръән юка тиредән ясалган тире битләренә язылган. فِي رَقّ ٍ مَنْشُور ٍ
Wa Al-Bayti Al-Ma`mūri [52.4] дәхи кешеләр таваф итә торган Кәгъбә яки фәрештәләр таваф итә торган Кәгъбә турысында күктәге бер бина белән وَالْبَيْتِ الْمَعْمُورِ
Wa As-Saqfi Al-Marfū`i [52.5] вә югары күтәрелгән күк белән وَالسَّقْفِ الْمَرْفُوعِ
Wa Al-Baĥri Al-Masjūri [52.6] дәхи ґәзаб өчен хәзерләнгән ахирәттәге ут диңгезе белән ант итеп әйтәмен. وَالْبَحْرِ الْمَسْجُورِ
'Inna `Adhāba Rabbika Lawāqi`un [52.7] Тәхкыйк Раббыңның ґәзабы вакыйга булучыдыр, ягъни әлбәттә, булачактыр. إِنَّ عَذَابَ رَبِّكَ لَوَاقِع ٌ
Mā Lahu Min Dāfi`in [52.8] Бу ґәзабны кире җибәрүче һич юктыр. مَا لَه ُُ مِنْ دَافِع ٍ
Yawma Tamūru As-Samā'u Mawrāan [52.9] Аллаһуның ґәзабы вакыйга булыр күк каты әйләнеп каты селкенгән көндә. يَوْمَ تَمُورُ السَّمَاءُ مَوْرا ً
Wa Tasīru Al-Jibālu Sayrāan [52.10] Вә таулар каты йөргән көндә. وَتَسِيرُ الْجِبَالُ سَيْرا ً
Fawaylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [52.11] Ни үкенеч һәм ачы хәсрәт каты ґәзабтыр ул көндә Коръәнне ялган диючеләргә яки аның белән гамәл кылмаучыларга. فَوَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
Al-Ladhīna HumKhawđin Yal`abūna [52.12] Алар хакны инкяр итеп, бозык эшләрне эшләү белән һәм ялган сөйләү белән уйнаучылардыр. الَّذِينَ هُمْ فِي خَوْض ٍ يَلْعَبُونَ
Yawma Yuda``ūna 'Ilá Nāri Jahannama Da``āan [52.13] Ул көндә куллары-аяклары богауланып җәһәннәмгә өстерәлерләр. يَوْمَ يُدَعُّونَ إِلَى نَارِ جَهَنَّمَ دَعّا ً
Hadhihi An-Nāru Allatī Kuntum Bihā Tukadhdhibūna [52.14] Вә аларга әйтелер: "Бу ут – сез аны ялганга тоткан идегез, هَذِهِ النَّارُ الَّتِي كُنتُمْ بِهَا تُكَذِّبُونَ
'Afasiĥrun Hādhā 'Am 'Antum Lā Tubşirūna [52.15] сез дөньяда вакытта Коръәнне сихер диядер идегез, бу ут ґәзабы да сихермы? Әллә ут ґәзабын күрмисезме? Бик яхшы күрәсез, ләкин дөньяда хакны күрергә теләмәдегез. أَفَسِحْرٌ هَذَا أَمْ أَنْتُمْ لاَ تُبْصِرُونَ
Aşlawhā Fāşbirū 'Aw Lā Taşbirū Sawā'un `Alaykum 'Innamā Tujzawna Mā Kuntum Ta`malūna [52.16] Инде керегез ул утка һәм ґәзабын татыгыз! Кирәк – чыдагыз, кирәк – чыдамагыз – сезнең өчен бертигездер ґәзабыгыз җиңеләймәс, сез фәкать кылган явызлыгыгыз өчен җәзаланырсыз", – дип. اصْلَوْهَا فَاصْبِرُوا أَوْ لاَ تَصْبِرُوا سَوَاءٌ عَلَيْكُمْ إِنَّمَا تُجْزَوْنَ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
'Inna Al-Muttaqīna Fī Jannātin Wa Na`īmin [52.17] Тәхкыйк Аллаһуга вә расүлгә итагать итүче тәкъва мөэминнәр җәннәтләрдә һәм нигъмәтләр эчендәдерләр. إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي جَنَّات ٍ وَنَعِيم ٍ
Fākihīna Bimā 'Ātāhum Rabbuhum Wa Waqāhum Rabbuhum `Adhāba Al-Jaĥīmi [52.18] Раббиларының биргән нигъмәтләренә шатланган хәлдә, Раббылары саклар аларны җәһәннәм ґәзабыннан. فَاكِهِينَ بِمَا آتَاهُمْ رَبُّهُمْ وَوَقَاهُمْ رَبُّهُمْ عَذَابَ الْجَحِيمِ
Kulū Wa Ashrabū Hanī'āan Bimā Kuntum Ta`malūna [52.19] Ашагыз вә эчегез тыныч вә мәшәкатьсез генә тәкъвалык белән кылган гамәлләрегез өчен. كُلُوا وَاشْرَبُوا هَنِيئا ً بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Muttaki'īna `Alá Sururin Maşfūfatin Wa Zawwajnāhum Biĥūrin `Īnin [52.20] Алар тезелеп куелган зиннәтле диваннарда рәхәтләнеп утырырлар. Вә Без аларны ак йөзле, кара зур күзле хур кызларына ир кылырбыз. مُتَّكِئِينَ عَلَى سُرُر ٍ مَصْفُوفَة ٍ وَزَوَّجْنَاهُمْ بِحُورٍ عِين ٍ
Wa Al-Ladhīna 'Āmanū Wa Attaba`at/hum Dhurrīyatuhum Bi'īmānin 'Alĥaqnā Bihim Dhurrīyatahum Wa Mā 'Alatnāhum Min `Amalihim Min Shay'in Kullu Amri'in Bimā Kasaba Rahīnun [52.21] Иман китереп Ислам динен тотучы хак мөэминнәрнең балалары дин тотуда хак диндә булган аталарына иярделәр – Без аларны аталарына ияртеп җәннәткә кертербез, җәннәттә бергә булырлар, гәрчә дәрәҗәләре аталарыныкыннан түбән булса да, аталарының гамәленнән һичнәрсәне киметмәдек, ягъни аталарын балаларының дәрә
Wa 'Amdadnāhum Bifākihatin Wa Laĥmin Mimmā Yashtahūna [52.22] Янә ул тәкъва мөэминнәргә башка нигъмәтләр өстенә арттырдык җимешләрнең вә итләрнең үзләре теләгәнен. وَأَمْدَدْنَاهُمْ بِفَاكِهَة ٍ وَلَحْم ٍ مِمَّا يَشْتَهُونَ
Yatanāza`ūna Fīhā Ka'sāan Lā Laghwun Fīhā Wa Lā Ta'thīmun [52.23] Вә бер-берсенә кәсәләрен бирерләр, ул тәмле суларны эчкәч, кирәкмәгән сүзләрне сөйләү булмас һәм гөнаһлы эшләрне эшләргә теләк тә булмас. يَتَنَازَعُونَ فِيهَا كَأْسا ً لاَ لَغْو ٌ فِيهَا وَلاَ تَأْثِيم ٌ
Wa Yaţūfu `Alayhim Ghilmānun Lahum Ka'annahum Lu'ulu'uun Maknūnun [52.24] Алар тирәсендә энҗе дәнәләре кеби хезмәтче егетләр йөрерләр. وَيَطُوفُ عَلَيْهِمْ غِلْمَان ٌ لَهُمْ كَأَنَّهُمْ لُؤْلُؤ ٌ مَكْنُون ٌ
Wa 'Aqbala Ba`đuhum `Alá Ba`đin Yatasā'alūna [52.25] Вә ул җәннәт әһелләре бер-берсенә каршы килеп бу бөек дәрәҗәгә нинди сәбәп белән ирештегез, дип сорашырлар. وَأَقْبَلَ بَعْضُهُمْ عَلَى بَعْض ٍ يَتَسَاءَلُونَ
Qālū 'Innā Kunnā Qablu Fī 'Ahlinā Mushfiqīna [52.26] Җавап итеп әйтерләр: "Без дөньяда әһелебез арасында Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланадыр идек. قَالُوا إِنَّا كُنَّا قَبْلُ فِي أَهْلِنَا مُشْفِقِينَ
Famanna Al-Lahu `Alaynā Wa Waqānā `Adhāba As-Samūmi [52.27] Аллаһ безгә рәхмәт кылды вә бу дәрәҗәләрне бирде һәм эчке әгъзаларга үткүче ут ґәзабыннан безне саклады. فَمَنَّ اللَّهُ عَلَيْنَا وَوَقَانَا عَذَابَ السَّمُومِ
'Innā Kunnā Min Qablu Nad`ūhu 'Innahu Huwa Al-Barru Ar-Raĥīmu [52.28] Тәхкыйк без дөньяда Ул – Аллаһуга гыйбадәт кылыр идек һәм ут ґәзабыннан сакла, дип, дога кылыр идек, тәхкыйк Ул – Аллаһ изгелекле һәм дә рәхимледер. إِنَّا كُنَّا مِنْ قَبْلُ نَدْعُوهُ~ُ إِنَّه ُُ هُوَ الْبَرُّ الرَّحِيمُ
Fadhakkir Famā 'Anta Bini`mati Rabbika Bikāhinin Wa Lā Majnūnin [52.29] Инде син кәферләргә, мөшрикләргә һәм монафикъларга Коръән белән сөйлә, яхшылап төшендер, әлбәттә, син Раббыңның нигъмәте вә рәхмәте сәбәпле Аллаһудан килгән вәхий белән сөйләүче хак пәйгамбәрсең, вәхийдән башка гаептән хәбәр бирүче күрәзәче түгелсең һәм дивана да түгелсең. فَذَكِّرْ فَمَا أَنْتَ بِنِعْمَةِ رَبِّكَ بِكَاهِن'Am Yaqūlūna Shā`irun Natarabbaşu Bihi Rayba Al-Manūni [52.30] Әллә әйтәләрме ул пәйгамбәр түгел, шагыйрь, без аның хакында бер вакыйга көтәбез дип. Мөшрикләр: "Атасы яшьли үлде, Мухәммәд тә яшьли үләр, аннары сәхабәләре таралыр", – дип көтәләр иде. أَمْ يَقُولُونَ شَاعِر ٌ نَتَرَبَّصُ بِه ِِ رَيْبَ الْمَنُونِ
Qul Tarabbaşū Fa'innī Ma`akum Mina Al-Mutarabbişīna [52.31] Әйт аларга: "Көтегез, ий мөшрикләр, мин дә сезнең белән бергә Аллаһудан сезгә ґәзаб килгәнне көтүчемен", – дип. قُلْ تَرَبَّصُوا فَإِنِّي مَعَكُمْ مِنَ الْمُتَرَبِّصِينَ
'Am Ta'muruhum 'Aĥlāmuhum Bihadhā 'Am Hum Qawmun Ţāghūna [52.32] Әллә аларны Аллаһуга вә расүлгә каршылык кылырга гакыллары кушамы, әллә алар азган саташкан кавемнәрме? أَمْ تَأْمُرُهُمْ أَحْلاَمُهُمْ بِهَذَا أَمْ هُمْ قَوْم ٌ طَاغُونَ
'Am Yaqūlūna Taqawwalahu Bal Lā Yu'uminūna [52.33] Әллә алар әйтәләрме: "Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарды", – дип. Юк бәлки алар хөседлек вә тәкәбберлек илә Коръәнгә ышанмыйлар. أَمْ يَقُولُونَ تَقَوَّلَه ُُ بَل لاَ يُؤْمِنُونَ
Falya'tū Biĥadīthin Mithlihi 'In Kānū Şādiqīna [52.34] Әгәр Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган дигән сүзләре дөрес булса, Коръән сүзләренә охшаган сүзләрне китерсеннәр, бит алар да Мухәммәд кеби кешеләр, Коръән кеби китап китерсеннәр! فَلْيَأْتُوا بِحَدِيث ٍ مِثْلِهِ~ِ إِنْ كَانُوا صَادِقِينَ
'Am Khuliqū Min Ghayri Shay'in 'Am Humu Al-Khāliqūna [52.35] Әллә алар һичнәрсәсез халык ителделәрме, ягъни аларны халык кылган Аллаһ юкмы, әллә алар үзләре халык кылучылармы? أَمْ خُلِقُوا مِنْ غَيْرِ شَيْءٍ أَمْ هُمُ الْخَالِقُونَ
'Am Khalaqū As-Samāwāti Wa Al-'Arđa Bal Lā Yūqinūna [52.36] Әллә җирне вә күкләрне алар халык кылдылармы? Бәлки алар "Фәкать Аллаһ гына халык кылучы" дигән сүзгә ышанмыйлар. أَمْ خَلَقُوا السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ بَل لاَ يُوقِنُونَ
'Am `Indahum Khazā'inu Rabbika 'Am Humu Al-Musayţirūna [52.37] Әллә Раббыңның рәхмәт хәзинәләре алар кулындамы? Әллә аларда Аллаһуда булган куәт бармы, теләгән бер эшләрен кылалармы? أَمْ عِنْدَهُمْ خَزَائِنُ رَبِّكَ أَمْ هُمُ الْمُسَيْطِرُونَ
'Am Lahum Sullamun Yastami`ūna Fīhi Falya'ti Mustami`uhum Bisulţānin Mubīnin [52.38] Әллә аларның күккә менә торган баскычлары булып, анда менеп вәхийне тыңлыйлармы, әгәр вәхийне ишеткән булсалар, сүзләрен вә эшләрен дөресли торган Аллаһ сүзләрен китерсеннәр! أَمْ لَهُمْ سُلَّم ٌ يَسْتَمِعُونَ فِيه ِِ فَلْيَأْتِ مُسْتَمِعُهُمْ بِسُلْطَان ٍ مُبِين ٍ
'Am Lahu Al-Banātu Wa Lakumu Al-Banūna [52.39] Әллә Аллаһуга кыз балалар булып, ий мөшрикләр, сезгә ир балалармы? أَمْ لَهُ الْبَنَاتُ وَلَكُمُ الْبَنُونَ
'Am Tas'aluhum 'Ajrāan Fahum Min Maghramin Muthqalūna [52.40] Ий Мухәммәд г-м иманга өндәгән өчен вә Исламны өйрәткән өчен әллә алардан хак сорыйсыңмы һәм алар ул ханны бирүдән авырсыналармы? أَمْ تَسْأَلُهُمْ أَجْرا ً فَهُمْ مِنْ مَغْرَم ٍ مُثْقَلُونَ
'Am `Indahumu Al-Ghaybu Fahum Yaktubūna [52.41] Әллә аларга пәйгамбәр белмәгән яшертен эшләрне белү белеме бармы, шул белемнәре илә хөкем итәләрме? أَمْ عِنْدَهُمُ الْغَيْبُ فَهُمْ يَكْتُبُونَ
'Am Yurīdūna Kaydāan Fa-Al-Ladhīna Kafarū Humu Al-Makīdūna [52.42] Әллә алар бер хәйлә белән сине үтерергә телиләрме? Кәферләр хәйлә мәкерләреннән үзләре зарар күрүчеләрдер. أَمْ يُرِيدُونَ كَيْدا ً فَالَّذِينَ كَفَرُوا هُمُ الْمَكِيدُونَ
'Am Lahum 'Ilahun Ghayru Al-Lahi Subĥāna Al-Lahi `Ammā Yushrikūna [52.43] Әллә аларның Аллаһудан башка үзләренең Аллалары бармы, Аллаһ ґәзабыннан коткаручы? Мөшрикләр шәрик иткән нәрсәләрдән Аллаһ гаять пакьдер. أَمْ لَهُمْ إِلَه ٌٌ غَيْرُ اللَّهِ سُبْحَانَ اللَّهِ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Wa 'In Yaraw Kisfāan Mina As-Samā'i Sāqiţāan Yaqūlū Saĥābun Markūmun [52.44] Әгәр алар үзләрен һәлак итәр өчен күктән килгән бер кисәкне күрсәләр, алар әйтәләр: "Бергә оешкан болытлар безгә яңгыр алып киләдер", – дип. وَإِنْ يَرَوْا كِسْفا ً مِنَ السَّمَاءِ سَاقِطا ً يَقُولُوا سَحَاب ٌ مَرْكُوم ٌ
Fadharhum Ĥattá Yulāqū Yawmahumu Al-Ladhī Fīhi Yuş`aqūna [52.45] Син аларны куй алардан кисел һәлак ителә торган көннәренә юлыкканнарына чаклы. فَذَرْهُمْ حَتَّى يُلاَقُوا يَوْمَهُمُ الَّذِي فِيه ِِ يُصْعَقُونَ
Yawma Lā Yughnī `Anhum Kayduhum Shay'āan Wa Lā Hum Yunşarūna [52.46] Аларның хәйлә мәкерләре ул көндә һичнәрсәдә аларга файда бирмәс һәм ґәзабтан котылу өчен аларга ярдәмче булмас. يَوْمَ لاَ يُغْنِي عَنْهُمْ كَيْدُهُمْ شَيْئا ً وَلاَ هُمْ يُنصَرُونَ
Wa 'Inna Lilladhīna Žalamū `Adhābāan Dūna Dhālika Wa Lakinna 'Aktharahum Lā Ya`lamūna [52.47] Әлбәттә, залимнәргә ут ґәзабыннан башка да ґәзаб бардыр, ләкин кешеләрнең күберәге белмиләр. وَإِنَّ لِلَّذِينَ ظَلَمُوا عَذَابا ً دُونَ ذَلِكَ وَلَكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لاَ يَعْلَمُونَ
Wa Aşbir Liĥukmi Rabbika Fa'innaka Bi'a`yuninā Wa Sabbiĥ Biĥamdi Rabbika Ĥīna Taqūmu [52.48] Дөньяда Раббыңның хөкеменә чыда! Бит син Безнең күз алдыбыздасың аларның сиңа кылган явыз эшләрен күрәбез, һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтә торган вакытында. وَاصْبِرْ لِحُكْمِ رَبِّكَ فَإِنَّكَ بِأَعْيُنِنَا وَسَبِّحْ بِحَمْدِ رَبِّكَ حِينَ تَقُومُ
Wa Mina Al-Layli Fasabbiĥhu Wa 'Idbāra An-Nujūmi [52.49] Дәхи ахшам, ястү намазларын һәм таң намазын укыгыл! وَمِنَ اللَّيْلِ فَسَبِّحْهُ وَإِدْبَارَ النُّجُومِ
Next Sūrah