45) Sūrat Al-Jāthiyah

Printed format

45) سُورَة الجَاثِيَه

Ĥā-Mīm [45.1] Ха мим. حَا-مِيم
Tanzīlu Al-Kitābi Mina Al-Lahi Al-`Azīzi Al-Ĥakīmi [45.2] Ошбу Коръәннең иңмәклеге, һәр эштә җиңүче вә һәр эштә хикмәтне ригая итүче Аллаһудандыр. تَنزِيلُ الْكِتَابِ مِنَ اللَّهِ الْعَزِيزِ الْحَكِيمِ
'Inna Fī As-Samāwāti Wa Al-'Arđi La'āyātin Lilmu'uminīna [45.3] Дөреслектә җирдә һәм күкләрдә ышанучылар өчен Аллаһуның берлегенә вә кодрәтенә дәлаләт итә торган галәмәтләр бардыр. إِنَّ فِي السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ لَآيَات ٍ لِلْمُؤْمِنِينَ
Wa Fī Khalqikum Wa Mā Yabuththu Min Dābbatin 'Āyātun Liqawmin Yūqinūna [45.4] Дәхи сезнең халык ителешегездә вә бер хәлдән икенче хәлгә күчүегездә, һәм җир өстенә таратылган җан ияләрендә, ышанып ахирәткә хәзерләнүчеләр өчен, әлбәттә, галәмәтләр -бардыр. وَفِي خَلْقِكُمْ وَمَا يَبُثُّ مِنْ دَابَّة ٍ آيَات ٌ لِقَوْم ٍ يُوقِنُونَ
Wa Akhtilāfi Al-Layli Wa An-Nahāri Wa Mā 'Anzala Al-Lahu Mina As-Samā'i Min Rizqin Fa'aĥyā Bihi Al-'Arđa Ba`da Mawtihā Wa Taşrīfi Ar-Riyāĥi 'Āyātun Liqawmin Ya`qilūna [45.5] Дәхи төн вә көннең берсе – якты, берсе караңгы булуында һәм берсе килеп берсе китүендә, вә Аллаһуның күктән су иңдереп ризык булсын өчен үлгән җирне тергезеп һәр нәрсәне үстерүендә, вә төрле җилләр җибәрүендә, Аллаһуга ышанмыйча вә Аңа гыйбадәт кылмыйча Аның дөньясында яшәү тиешсез, хаксыз икәнлекне аңлап белгән &#
Tilka 'Āyātu Al-Lahi Natlūhā `Alayka Bil-Ĥaqqi Fabi'ayyi Ĥadīthin Ba`da Al-Lahi Wa 'Āyātihi Yu'uminūna [45.6] Ошбу Коръән сүзләре Аллаһуның аятьләредер, ул аятьләрне Без сиңа хаклык белән укыйбыз, Аллаһудан соң нинди затка иман китерерләр, вә Аның Коръән аятьләреннән соң нинди сүзләргә иман китерерләр? تِلْكَ آيَاتُ اللَّهِ نَتْلُوهَا عَلَيْكَ بِالْحَقِّ فَبِأَيِّ حَدِيث ٍ بَعْدَ اللَّهِ وَآيَاتِه ِِ يُؤْمِنُونَ
Waylun Likulli 'Affākin 'Athīmin [45.7] Ялганчы, күп гөнаһлы имансызларга ґәзаб йөзеннән җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ لِكُلِّ أَفَّاكٍ أَثِيم ٍ
Yasma`u 'Āyāti Al-Lahi Tutlá `Alayhi Thumma Yuşirru Mustakbirāan Ka'an Lam Yasma`hā Fabashshirhu Bi`adhābin 'Alīmin [45.8] Аңа укылган Аллаһ аятьләрен ул ишетер, соңра тәкәбберләнеп, ишетмәгәнгә салышып, кабул итүдән баш тартыр, андый кешегә рәнҗеткүче ґәзаб булачагы белән хәбәр бир. يَسْمَعُ آيَاتِ اللَّهِ تُتْلَى عَلَيْهِ ثُمَّ يُصِرُّ مُسْتَكْبِرا ً كَأَنْ لَمْ يَسْمَعْهَا فَبَشِّرْهُ بِعَذَابٍ أَلِيم ٍ
Wa 'Idhā `Alima Min 'Āyātinā Shay'āan Attakhadhahā Huzūan 'Ūlā'ika Lahum `Adhābun Muhīnun [45.9] Ул имансыз, әгәр аңа аятьләрдән бер аять ирешеп, ул аятьне Коръәндәге Безнең аятебез икәнне белсә, аны мәсхәрә кылырга тотыныр. Андый кешеләргә ахирәттә хур итүче ґәзаб булыр. وَإِذَا عَلِمَ مِنْ آيَاتِنَا شَيْئا ً اتَّخَذَهَا هُزُواً أُوْلَائِكَ لَهُمْ عَذَاب ٌ مُهِين ٌ
Min Warā'ihim Jahannamu Wa Lā Yughnī `Anhum Mā Kasabū Shay'āan Wa Lā Mā Attakhadhū Min Dūni Al-Lahi 'Awliyā'a Wa Lahum `Adhābun `Ažīmun [45.10] Аларның артларында җәһәннәм бардыр, ул вакытта аларга кәсеп иткән маллары вә балалары һич тә файда бирмәс, вә Аллаһ урынына Аллаһудан башканы дус тоткан затлары да файда бирмәс, вә аларга ахирәттә түзә алмаслык олугъ ґәзаб бардыр. مِنْ وَرَائِهِمْ جَهَنَّمُ وَلاَ يُغْنِي عَنْهُمْ مَا كَسَبُوا شَيْئا ً وَلاَ مَا اتَّخَذُوا
dhā Hudáan Wa Al-Ladhīna Kafarū Bi'āyāti Rabbihim Lahum `Adhābun Min Rijzin 'Alīmun [45.11] Ошбу Коръән адашу караңгылыгыннан чыгып, туры юл яктылыгына керергә сәбәбдер. Әмма Раббыларының аятьләрен инкяр итүчеләргә, ахирәттә рәнҗеткүче ґәзабтан каты ґәзаб бардыр. هَذَا هُدى ً وَالَّذِينَ كَفَرُوا بِآيَاتِ رَبِّهِمْ لَهُمْ عَذَاب ٌ مِنْ رِجْزٍ أَلِيم ٌ
Al-Lahu Al-Ladhī Sakhkhara Lakumu Al-Baĥra Litajriya Al-Fulku Fīhi Bi'amrihi Wa Litabtaghū Min Fađlihi Wa La`allakum Tashkurūna [45.12] Диңгезләрнең барча байлыкларыннан файдаланырга Аллаһ сезгә ирек бирде, диңгезләрдә кәсеп белән йөргән вакытыгызда, корабларыгыз Аллаһуның рәхмәте вә әмере илә йөридер, Аллаһуның ошбу нигъмәтләренә шаять шөкер итәрсез. اللَّهُ الَّذِي سَخَّرَ لَكُمُ الْبَحْرَ لِتَجْرِيَ الْفُلْكُ فِيه ِِ بِأَمْ Wa Sakhkhara Lakum Mā Fī As-Samāwāti Wa Mā Fī Al-'Arđi Jamī`āan Minhu 'Inna Fī Dhālika La'āyātin Liqawmin Yatafakkarūna [45.13] Дәхи Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә мөсәхәр итте, ягъни сезнең өчен бар итте. Уйлап фикерләп карый белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бардыр. وَسَخَّرَ لَكُمْ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ جَمِيعا ً مِنْهُ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَات ٍ لِقَوْم ٍ يَتَفَكَّرُونَ
Qul Lilladhīna 'Āmanū Yaghfirū Lilladhīna Lā Yarjūna 'Ayyāma Al-Lahi Liyajziya Qawmāan Bimā Kānū Yaksibūna [45.14] Мөэминнәргә әйт: "Кыямәт көненә, Аллаһ хөкеменә ышанмаган кешеләрнең җәбер золымнарын гафу итсеннәр, золым иткән кавемнәргә кәсеп иткән гөнаһларына Аллаһ ахирәттә җәза бирер өчен. قُلْ لِلَّذِينَ آمَنُوا يَغْفِرُوا لِلَّذِينَ لاَ يَرْجُونَ أَيَّامَ اللَّهِ لِيَجْزِيَ قَوْما ً بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ Man `Amila Şāliĥāan Falinafsihi Wa Man 'Asā'a Fa`alayhā Thumma 'Ilá Rabbikum Turja`ūna [45.15] Берәү яхшы эшләр эшләсә файдасы үзенәдер. Вә берәү бозык эшләр эшләсә зарары үзенәдер. Соңра кубарылып Раббыгызга кайтырсыз. مَنْ عَمِلَ صَالِحا ً فَلِنَفْسِه ِِ وَمَنْ أَسَاءَ فَعَلَيْهَا ثُمَّ إِلَى رَبِّكُمْ تُرْجَعُونَ
Wa Laqad 'Ātaynā Banī 'Isrā'īla Al-Kitāba Wa Al-Ĥukma Wa An-Nubūwata Wa Razaqnāhum Mina Aţ-Ţayyibāti Wa Fađđalnāhum `Alá Al-`Ālamīna [45.16] Тәхкыйк Ягькуб балаларына Тәүрат, хикмәт вә пәйгамбәрлек бирдек, вә аларны яхшы ризыклар белән ризыкландырдык, вә үз вакытларында аларны дөнья халкыннан артык кылдык. وَلَقَدْ آتَيْنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ الْكِتَابَ وَالْحُكْمَ وَالنُّبُوَّةَ وَرَزَقْنَاهُمْ مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَفَضَّلْنَاهُمْ عَلَى <
Wa 'Ātaynāhum Bayyinātin Mina Al-'Amri Famā Akhtalafū 'Illā Min Ba`di Mā Jā'ahumu Al-`Ilmu Baghyāan Baynahum 'Inna Rabbaka Yaqđī Baynahum Yawma Al-Qiyāmati Fīmā Kānū Fīhi Yakhtalifūna [45.17] Дин эшләреңдә аларга дәлилләр бирдек, Мухәммәд г-мнең киләчәген белдердек, алар башта ихтыйлаф итмәделәр, мәгәр һәрнәрсәгә дәлил килгәннән соң бер-берсенә хөседлек белән ихтыйлаф иттеләр. Раббың алар ихтыйлаф иткән нәрсәдә кыямәт көнне аларны хөкем итәр. وَآتَيْنَاهُمْ بَيِّنَات ٍ مِنَ الأَمْرِ فَمَا Thumma Ja`alnāka `Alá Sharī`atin Mina Al-'Amri Fa Attabi`hā Wa Lā Tattabi` 'Ahwā'a Al-Ladhīna Lā Ya`lamūna [45.18] Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа дин эшләрендә шәригать төзеп бирдек, шул Без төзеп биргән шәригать хөкемнәренә ияр, әмма җаһиллек белән батыл динне тотучы мөшрикләрнең һәм бидеґәтче сукырларның нәфес һаваларына яки аларның гадәтләренә иярмәгел, алар эшләгән шәригатькә хыйлаф эшләрне эшләмәгел, Безнең шәригатебезг
'Innahum Lan Yughnū `Anka Mina Al-Lahi Shay'āan Wa 'Inna Až-Žālimīna Ba`đuhum 'Awliyā'u Ba`đin Wa Allāhu Wa Līyu Al-Muttaqīna [45.19] Әгәр аларга иярсәң сиңа ґәзаб тиешле булыр да, ул вакытта алар Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга кадир булмаслар. Мөшрикләр бер-берсенә, бидеґәтчеләр дә бер-берсенә дуслардыр, алар, галимнәрдер, син аларга ияреп диндә аларга дус булма! Бит Аллаһ, Аның шәригатенә хыйлафлык кылудан сакланучы тәкъва мөэминнәрнең дуl
dhā Başā'iru Lilnnāsi Wa Hudáan Wa Raĥmatun Liqawmin Yūqinūna [45.20] Ошбу Коръән, кешеләрнең гакылларына вә күңелләренә хакыйкый белем күзедер, аның белән олугъ максудкә, мәңгелек бәхеткә ирешү юлын күрерләр, вә ул Коръән белән гамәл кылган кеше адашу юлыннан чыгып туры юлга керер, вә аның белән гамәл кылучыларга Аллаһудан рәхмәтдер. هَذَا بَصَائِرُ لِلنَّاسِ وَهُ 'Am Ĥasiba Al-Ladhīna Ajtaraĥū As-Sayyi'āti 'An Naj`alahum Kālladhīna 'Āmanū Wa `Amilū Aş-Şāliĥāti Sawā'an Maĥyāhum Wa Mamātuhum Sā'a Mā Yaĥkumūna [45.21] Әйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре &#
Wa Khalaqa Al-Lahu As-Samāwāti Wa Al-'Arđa Bil-Ĥaqqi Wa Litujzá Kullu Nafsin Bimā Kasabat Wa Hum Lā Yužlamūna [45.22] Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр. وَخَلَقَ اللَّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ بِالْحَقِّ وَلِتُجْزَى كُلُّ نَفْس ٍ بِمَا كَسَبَتْ وَهُمْ لاَ يُظْلَمُونَ
'Afara'ayta Mani Attakhadha 'Ilahahu Hawāhu Wa 'Ađallahu Al-Lahu `Alá `Ilmin Wa Khatama `Alá Sam`ihi Wa Qalbihi Wa Ja`ala `Alá Başarihi Ghishāwatan Faman Yahdīhi Min Ba`di Al-Lahi 'Afalā Tadhakkarūna [45.23] Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйk
Wa Qālū Mā Hiya 'Illā Ĥayātunā Ad-Dunyā Namūtu Wa Naĥyā Wa Mā Yuhlikunā 'Illā Ad-Dahru Wa Mā Lahum Bidhālika Min `Ilmin 'In Hum 'Illā Yažunnūna [45.24] Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, k
Wa 'Idhā Tutlá `Alayhim 'Āyātunā Bayyinātin Mā Kāna Ĥujjatahum 'Illā 'An Qālū A'tū Bi'ābā'inā 'In Kuntum Şādiqīna [45.25] Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип. وَإِذَا تُتْلَى عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَات ٍ مَا كَانَ حُجَّتَهُمْ إِلاَّ أَنْ قَالُوا ائْتُوا بِآبَائِنَا إِنْ كُ
Quli Al-Lahu Yuĥyīkum Thumma Yumītukum Thumma Yajma`ukum 'Ilá Yawmi Al-Qiyāmati Lā Rayba Fīhi Wa Lakinna 'Akthara An-Nāsi Lā Ya`lamūna [45.26] Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр. قُلِ اللَّهُ يُحْيِيكُمْ ثُمَّ يُمِيتُكُمْ ثُمَّ يَجْمَعُكُمْ إِلَى يَوْمِ الْقِيَامَةِ لاَ رَيْبَ فِيه ِِ وَلَكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لاَ يَعْلَمُونَ
Wa Lillahi Mulku As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Yawma Taqūmu As-Sā`atu Yawma'idhin Yakhsaru Al-Mubţilūna [45.27] Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр. وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَيَوْمَ تَقُومُ السَّاعَةُ يَوْمَئِذ ٍ يَخْسَرُ الْمُبْطِلُونَ
Wa Tará Kulla 'Ummatinthiyatan Kullu 'Ummatin Tud`á 'Ilá Kitābihā Al-Yawma Tujzawna Mā Kuntum Ta`malūna [45.28] Ул көндә күрерсең, Аллаһудан куркып һәрбер өммәт тезләнер вә һәр өммәт үзенең гамәл дәфтәренә чакырылыр, бүген кылган гамәлләрегез буенча җәза аласыз, диелер. وَتَرَى كُلَّ أُمَّة ٍ جَاثِيَة ً كُلُّ أُمَّة ٍ تُدْعَى إِلَى كِتَابِهَا الْيَوْمَ تُجْزَوْنَ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
dhā Kitābunā Yanţiqu `Alaykum Bil-Ĥaqqi 'Innā Kunnā Nastansikhu Mā Kuntum Ta`malūna [45.29] Сезнең гамәләрегез язылган ошбу китабыбыз хаклык белән сезгә дөресен генә сөйлидер, дөньяда кылган гамәлләрегезне Без фәрештәләребездән яздырмыш идек. هَذَا كِتَابُنَا يَنطِقُ عَلَيْكُمْ بِالْحَقِّ إِنَّا كُنَّا نَسْتَنسِخُ مَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Fa'ammā Al-Ladhīna 'Āmanū Wa `Amilū Aş-Şāliĥāti Fayudkhiluhum Rabbuhum Fī Raĥmatihi Dhālika Huwa Al-Fawzu Al-Mubīnu [45.30] Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләрне Раббылары рәхмәте белән җәннәткә кертер, ошбу эш аларга олугъ бәхеткә ачык ирешүдер. فَأَمَّا الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فَيُدْخِلُهُمْ رَبُّهُمْ فِي رَحْمَتِه ِِ ذَلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْمُبِينُ
Wa 'Ammā Al-Ladhīna Kafarū 'Afalam Takun 'Āyātī Tutlá `Alaykum Fāstakbartum Wa Kuntum Qawmāan Mujrimīna [45.31] Вә әмма имансыз кешеләргә: "Әйә Минем Коръән аятьләрем сезгә укылмадымы, сез аны ишеткәч тәкәбберләндегез вә имансыз кавем булдыгыз", – диелер. وَأَمَّا الَّذِينَ كَفَرُوا أَفَلَمْ تَكُنْ آيَاتِي تُتْلَى عَلَيْكُمْ فَاسْتَكْبَرْتُمْ وَكُنتُمْ قَوْما ً مُجْرِمِينَ
Wa 'Idhā Qīla 'Inna Wa`da Al-Lahi Ĥaqqun Wa As-Sā`atu Lā Rayba Fīhā Qultum Mā Nadrī Mā As-Sā`atu 'In Nažunnu 'Illā Žannāan Wa Mā Naĥnu Bimustayqinīna [45.32] Ий имансызлар, әгәр сезгә әйтелсә, кешеләрне тергезеп кубару белән Аллаһуның вәгъдәсе хактыр, һәм кыямәтнең булачагында шик юк дип, сез әйттегез: "Без кыямәтнең нәрсә икәнен белмибез, без аны зан гына итәбез шуңа күрә без ышанучылардан түгелбез", – дип. وَإِذَا قِيلَ إِنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقّ ٌ وَا Wa Badā Lahum Sayyi'ātu Mā `Amilū Wa Ĥāqa Bihim Mā Kānū Bihi Yastahzi'ūn [45.33] Дөньяда кылган явызлыкларының җәзасы ахирәттә ачыкланыр, хакны инкяр итеп мәсхәрә итүләренең ґәзабы аларга лязем булды. وَبَدَا لَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا عَمِلُوا وَحَاقَ بِهِمْ مَا كَانُوا بِه ِِ يَسْتَهْزِئُون
Wa Qīla Al-Yawma Nansākum Kamā Nasītum Liqā'a Yawmikumdhā Wa Ma'wākumu An-Nāru Wa Mā Lakum Min Nāşirīna [45.34] Аларга әйтелер: "Үзегез ошбу кыямәт көненә килүне онытып азгынлыкта йөрегәнегез кеби Без дә сезне утта калдырып онытырбыз, сезнең урыныгыз уттыр вә сезгә ярдәмчеләрдән һичкем булмас", – дип. وَقِيلَ الْيَوْمَ نَنسَاكُمْ كَمَا نَسِيتُمْ لِقَاءَ يَوْمِكُمْ هَذَا وَمَأْوَاكُمُ النَّارُ وَمَا لَكُمْ مِنْ نَاصِرِينَ
Dhālikum Bi'annakum Attakhadhtum 'Āyāti Al-Lahi Huzūan Wa Gharratkumu Al-Ĥayāatu Ad-Dunyā Fālyawma Lā Yukhrajūna Minhā Wa Lā Hum Yusta`tabūna [45.35] Ошбу ґәзаб сезгә тиешле булды, Аллаһ аятьләрен мәсхәрә иткәнегез өчен һәм сезне дөнья тереклеге алдады, дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калдыгыз. Бүген алар инде уттан чыгарылмаслар, вә тәүбә итагать илә Аллаһуны ризалау да алардан соралмас. ذَلِكُمْ بِأَنَّكُمْ اتَّخَذْتُمْ آيَاتِ اللَّهِ هُز Falillāhi Al-Ĥamdu Rabbi As-Samāwāti Wa Rabbi Al-'Arđi Rabbi Al-`Ālamīna [45.36] Инде барча мактау вә сәнәләр җир-күкләрне вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһугадыр! فَلِلَّهِ الْحَمْدُ رَبِّ السَّمَاوَاتِ وَرَبِّ الأَرْضِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Wa Lahu Al-Kibriyā'u Fī As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Huwa Al-`Azīzu Al-Ĥakīmu [45.37] Җирдә һәм күкләрдә олугълык Аллаһуга гынадыр, вә Ул ґәзиз вә хәкимдер. وَلَهُ الْكِبْرِيَاءُ فِي السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Next Sūrah