26) Sūrat Ash-Shu`arā'

Printed format

26) سُورَة الشُعَرَاء

Ţā-Sīn-Mīm [26.1] Та син мим. طَا-سِين-مِيم
Tilka 'Āyātu Al-Kitābi Al-Mubīni [26.2] Ошбу аятьләр хакның хаклыгын, батылның батыллыгын ачып бирүче Коръән аятьләредер. تِلْكَ آيَاتُ الْكِتَابِ الْمُبِينِ
La`allaka Bākhi`un Nafsaka 'Allā Yakūnū Mu'uminīna [26.3] Ий Мухәммәд г-м кавемең һәммәсе дә иман китермәгәне өчен каты кайгырып үзеңне һәлак итү ихтималындасың. Ягъни мөшрикләрнең иман китермәгәннәре өчен үзеңә зарар китерер дәрәҗәдә кайгырасың, борчылма, тыныч бул. لَعَلَّكَ بَاخِع ٌ نَفْسَكَ أَلاَّ يَكُونُوا مُؤْمِنِينَ
'In Nasha' Nunazzil `Alayhim Mina As-Samā'i 'Āyatan Fažallat 'A`nāquhum Lahā Khāđi`īna [26.4] Әгәр Без теләсәк, аларны дингә көчли торган галәмәтне күктән аларга иңдерер идек, иман китереп һәрвакыт ул галәмәткә баш ияр иделәр. إِنْ نَشَأْ نُنَزِّلْ عَلَيْهِمْ مِنَ السَّمَاءِ آيَة ً فَظَلَّتْ أَعْنَاقُهُمْ لَهَا خَاضِعِينَ
Wa Mā Ya'tīhim Min Dhikrin Mina Ar-Raĥmāni Muĥdathin 'Illā Kānū `Anhu Mu`rīna [26.5] Әгәр аларга Аллаһудан яңа вәгазь аятьләре килсә, алар һаман ул аятьләрдән баш тартыр булдылар. وَمَا يَأْتِيهِمْ مِنْ ذِكْر ٍ مِنَ الرَّحْمَنِ مُحْدَث ٍ إِلاَّ كَانُوا عَنْهُ مُعْرِضِينَ
Faqad Kadhdhabū Fasaya'tīhim 'Anbā'u Mā Kānū Bihi Yastahzi'ūn [26.6] Тәхкыйк алар Коръәнне ялганга тоттылар, әлбәттә, аларга килер Коръәнне кимсетүләренең хәбәре вә җәзасы, ул вакытта белерләр Коръәннең хаклыгын, ләкин соң булыр. فَقَدْ كَذَّبُوا فَسَيَأْتِيهِمْ أَنْبَاءُ مَا كَانُوا بِه ِِ يَسْتَهْزِئُون
'Awalam Yaraw 'Ilá Al-'Arđi Kam 'Anbatnā Fīhā Min Kulli Zawjin Karīmin [26.7] Әйә алар җиргә карамыйлармы, ирле вә хатынлы итеп күпме яхшы нәрсәләр үстердек. أَوَلَمْ يَرَوْا إِلَى الأَرْضِ كَمْ أَنْبَتْنَا فِيهَا مِنْ كُلِّ زَوْج ٍ كَرِيم ٍ
'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.8] Әлбәттә бу эштә Аллаһуның кодрәтенә иман китерү өчен ачык галәмәтләр бар, ләкин аларның күберәге ышанучы түгелләр. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.9] Әлбәттә синең Раббың өстенлек вә куәт иясе, имансызларга каты җәза бирер, мөэминнәр өчен рәхимледер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Wa 'Idhdá Rabbuka Mūsá 'Ani A'ti Al-Qawma Až-Žālimīna [26.10] Раббың Мусага нида кылып әйтте: "Залим булган кавемгә бар, аларны хак дингә өндә". وَإِذْ نَادَى رَبُّكَ مُوسَى أَنِ ائْتِ الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Qawma Fir`awna 'Alā Yattaqūna [26.11] Алар Фиргаун кавемедер, алар мәхлукка табыналар, Аллаһудан курыкмыйлармы? قَوْمَ فِرْعَوْنَ أَلاَ يَتَّقُونَ
Qāla Rabbi 'Innī 'Akhāfu 'An Yukadhdhibūni [26.12] Муса әйтте: "Йә Рабби, мине ялганга тотарлар дип куркамын". قَالَ رَبِّ إِنِّي أَخَافُ أَنْ يُكَذِّبُونِ
Wa Yađīqu Şadrī Wa Lā Yanţaliqu Lisānī Fa'arsil 'Ilá Hārūna [26.13] Миңа ышанмаулары сәбәпле күңелемнең тараймаклыгыннан вә телемдә төен булу сәбәпле аңлата алмавымнан куркамын, миңа ярдәмче итеп кардәшем Һарунны җибәр! وَيَضِيقُ صَدْرِي وَلاَ يَنْطَلِقُ لِسَانِي فَأَرْسِلْ إِلَى هَارُونَ
Wa Lahum `Alayya Dhanbun Fa'akhāfu 'An Yaqtulūni [26.14] Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын. وَلَهُمْ عَلَيَّ ذَنْب ٌ فَأَخَافُ أَنْ يَقْتُلُونِ
Qāla Kallā Fādh/habā Bi'āyātinā 'Innā Ma`akum Mustami`ūna [26.15] Аллаһ әйтте: "Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез. قَالَ كَلاَّ فَاذْهَبَا بِآيَاتِنَا إِنَّا مَعَكُمْ مُسْتَمِعُونَ
Fa'tiyā Fir`awna Faqūlā 'Innā Rasūlu Rabbi Al-`Ālamīna [26.16] Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез, فَأْتِيَا فِرْعَوْنَ فَقُولاَ إِنَّا رَسُولُ رَبِّ الْعَالَمِينَ
'An 'Arsil Ma`anā Banī 'Isrā'īla [26.17] безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек" – диегез. أَنْ أَرْسِلْ مَعَنَا بَنِي إِسْرَائِيلَ
Qāla 'Alam Nurabbika Fīnā Walīdāan Wa Labithta Fīnā Min `Umurika Sinīna [26.18] Фиргаун әйтте: "Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык. قَالَ أَلَمْ نُرَبِّكَ فِينَا وَلِيدا ً وَلَبِثْتَ فِينَا مِنْ عُمُرِكَ سِنِينَ
Wa Fa`alta Fa`lataka Allatī Fa`alta Wa 'Anta Mina Al-Kāfirīna [26.19] Һәм кыласы эшеңне кылдың ягъни бер кыбтыйны үтердек, син минем биртәя нигъмәтемне инкяр итүчесең". وَفَعَلْتَ فَعْلَتَكَ الَّتِي فَعَلْتَ وَأَنْتَ مِنَ الْكَافِرِينَ
Qāla Fa`altuhā 'Idhāan Wa 'Anā Mina Ađ-Đāllīn [26.20] Муса әйтте: "Ул эшне мин эшләдем, ләкин шәригатьне белмәвем сәбәпле мин адашкан идем. قَالَ فَعَلْتُهَا إِذا ً وَأَنَا مِنَ الضَّالِّين
Fafarartu Minkum Lammā Khiftukum Fawahaba Lī Rabbī Ĥukmāan Wa Ja`alanī Mina Al-Mursalīna [26.21] Сездән куркып качтым, вә Раббым миңа шәригать хөкемнәрең бирде, вә мине рәсүлләрдән кылды. فَفَرَرْتُ مِنْكُمْ لَمَّا خِفْتُكُمْ فَوَهَبَ لِي رَبِّي حُكْما ً وَجَعَلَنِي مِنَ الْمُرْسَلِينَ
Wa Tilka Ni`matun Tamunnuhā `Alayya 'An `Abbadta Banī 'Isrā'īla [26.22] Син мина миннәт иткән нигъмәт, ул шундый нигъмәттер, Ягькуб балаларын үзеңә кол ясап, ир балаларны бугазлаудыр, үлемнән калу өчен мин синең тәрбияңә төшкәнмен". وَتِلْكَ نِعْمَة ٌ تَمُنُّهَا عَلَيَّ أَنْ عَبَّدْتَ بَنِي إِسْرَائِيلَ
Qāla Fir`awnu Wa Mā Rabbu Al-`Ālamīna [26.23] Фиргаун әйтте: "Галәмнәрне тәрбия итүче ул нинди зат? قَالَ فِرْعَوْنُ وَمَا رَبُّ الْعَالَمِينَ
Qāla Rabbu As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Mā Baynahumā 'In Kuntum Mūqinīna [26.24] Муса әйтте: "Ул җирне, күкләрне һәм алар арасында булган нәрсәләрне тәрбия итүче, әгәр бу хак сүзгә ышансагыз. قَالَ رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا إنْ كُنتُمْ مُوقِنِينَ
Qāla Liman Ĥawlahu 'Alā Tastami`ūna [26.25] Фиргаун Мусаның сүзенә ышанмаган хәлдә үзенең тирәсендәге дусларына әйтте: "Әйә ишетмисезме Мусаның сүзләрен, мин аңа Раббысы хакында сорау бирдем, ул җавап кайтарды", – дип. قَالَ لِمَنْ حَوْلَهُ~ُ أَلاَ تَسْتَمِعُونَ
Qāla Rabbukum Wa Rabbu 'Ābā'ikumu Al-'Awwalīna [26.26] Муса әйтте: "Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә атагызның Раббысыдыр". قَالَ رَبُّكُمْ وَرَبُّ آبَائِكُمُ الأَوَّلِينَ
Qāla 'Inna Rasūlakumu Al-Ladhī 'Ursila 'Ilaykum Lamajnūnun [26.27] Фиргаун әйтте: "Сезгә расүл итеп җибәрелгән Муса, әлбәттә, җенледер". قَالَ إِنَّ رَسُولَكُمُ الَّذِي أُرْسِلَ إِلَيْكُمْ لَمَجْنُون ٌ
Qāla Rabbu Al-Mashriqi Wa Al-Maghribi Wa Mā Baynahumā 'In Kuntum Ta`qilūna [26.28] Муса әйтте: "Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыдыр, әгәр аңласагыз. قَالَ رَبُّ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ وَمَا بَيْنَهُمَا إِنْ كُنْتُمْ تَعْقِلُونَ
Qāla La'ini Attakhadhta 'Ilahāan Ghayrī La'aj`alannaka Mina Al-Masjūnīna [26.29] Фиргаун әйтте: "Әгәр син миннән башканы Илаһә тотсаң, мин сине төрмәгә бикләүчеләрдән булырмын". قَالَ لَئِنِ اتَّخَذْتَ إِلَهَاً غَيْرِي لَأَجْعَلَنَّكَ مِنَ الْمَسْجُونِينَ
Qāla 'Awalaw Ji'tuka Bishay'in Mubīnin [26.30] Муса әйтте: "Әгәр пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр китерсәм дә ул эшне эшләрсеңме?" قَالَ أَوَلَوْ جِئْتُكَ بِشَيْء ٍ مُبِين ٍ
Qāla Fa'ti Bihi 'In Kunta Mina Aş-Şādiqīna [26.31] Фиргаун әйтте: "Әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң дәлилеңне китер". قَالَ فَأْتِ بِهِ~ِ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Fa'alqá `Aşāhu Fa'idhā Hiya Thu`bānun Mubīnun [26.32] Муса таягын җиргә ташлады, шуннан соң ул йөрүче зур елан булды. فَأَلْقَى عَصَاه ُُ فَإِذَا هِيَ ثُعْبَان ٌ مُبِين ٌ
Wa Naza`a Yadahu Fa'idhā Hiya Bayđā'u Lilnnāžirīna [26.33] Вә кулын култыгына тыгып чыгарды, караучыларга күзне чагылдырырлык ак булып чыкты. وَنَزَعَ يَدَه ُُ فَإِذَا هِيَ بَيْضَاءُ لِلنَّاظِرِينَ
Qāla Lilmala'i Ĥawlahu 'Inna Hādhā Lasāĥirun `Alīmun [26.34] Фиргаун әйтте: "Бу Муса барыгыздан да остарак сихерчедер. قَالَ لِلْمَلَإِ حَوْلَهُ~ُ إِنَّ هَذَا لَسَاحِرٌ عَلِيم ٌ
Yurīdu 'An Yukhrijakum Min 'Arđikum Bisiĥrihi Famādhā Ta'murūna [26.35] Үзенең сихере белән сезне Мысыр җиреннән чыгарырга телидер "Үзенең олугъларына: "Миңа нинди әмер бирәсез шуны кыйлырмын", – диде. يُرِيدُ أَنْ يُخْرِجَكُمْ مِنْ أَرْضِكُمْ بِسِحْرِه ِِ فَمَاذَا تَأْمُرُونَ
Qālū 'Arjihi Wa 'Akhāhu Wa Ab`ath Al-Madā'ini Ĥāshirīna [26.36] Олугълары әйтте: "Мусаны вә кардәше Һарунны бикләп куй, вә сихерчеләрне чакырырга кешеләр җибәр. قَالُوا أَرْجِه ِِ وَأَخَاه ُُ وَابْعَثْ فِي الْمَدَائِنِ حَاشِرِينَ
Ya'tūka Bikulli Saĥĥārin `Alīmin [26.37] Алар сиңа Мусадан ла остарак сихерчеләрне алып килсеннәр". يَأْتُوكَ بِكُلِّ سَحَّارٍ عَلِيم ٍ
Fajumi`a As-Saĥaratu Limīqāti Yawmin Ma`lūmin [26.38] Һәм билгеләнгән вакытка сихерчеләр җыелдылар. فَجُمِعَ السَّحَرَةُ لِمِيقَاتِ يَوْم ٍ مَعْلُوم ٍ
Wa Qīla Lilnnāsi Hal 'Antum Mujtami`ūna [26.39] Кешеләргә әйтелде: "Җыелдыгызмы ике якның кылган эшләрен карарга". وَقِيلَ لِلنَّاسِ هَلْ أَنْتُمْ مُجْتَمِعُونَ
La`allanā Nattabi`u As-Saĥarata 'In Kānū Humu Al-Ghālibīna [26.40] Җыелган мөшрикләр әйттеләр: "Әгәр сихерчеләр Мусаны җиңсәләр шаять сихерчеләргә иярербез". لَعَلَّنَا نَتَّبِعُ السَّحَرَةَ إِنْ كَانُوا هُمُ الْغَالِبِينَ
Falammā Jā'a As-Saĥaratu Qālū Lifir`awna 'A'inna Lanā La'ajrāan 'In Kunnā Naĥnu Al-Ghālibīna [26.41] Сихерчеләр җыелып беткәч, Фиргаунгә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк безгә хак булырмы?" فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالُوا لِفِرْعَوْنَ أَئِنَّ لَنَا لَأَجْرا ً إِنْ كُنَّا نَحْنُ الْغَالِبِينَ
Qāla Na`am Wa 'Innakum 'Idhāan Lamina Al-Muqarrabīna [26.42] Фиргаун әйтте: "Әлбәттә булыр, әгәр Мусаны җиңсәгез минем якыннарымнан булырсыз". قَالَ نَعَمْ وَإِنَّكُمْ إِذا ً لَمِنَ الْمُقَرَّبِينَ
Qāla Lahum Mūsá 'Alqū Mā 'Antum Mulqūna [26.43] Муса аларга әйтте: "Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне". قَالَ لَهُمْ مُوسَى أَلْقُوا مَا أَنْتُمْ مُلْقُونَ
Fa'alqaw Ĥibālahum Wa `Işīyahum Wa Qālū Bi`izzati Fir`awna 'Innā Lanaĥnu Al-Ghālibūna [26.44] Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: "Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез", – дип. فَأَلْقَوْا حِبَالَهُمْ وَعِصِيَّهُمْ وَقَالُوا بِعِزَّةِ فِرْعَوْنَ إِنَّا لَنَحْنُ الْغَالِبُونَ
Fa'alqá Mūsá `Aşāhu Fa'idhā Hiya Talqafu Mā Ya'fikūna [26.45] Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде. فَأَلْقَى مُوسَى عَصَاه ُُ فَإِذَا هِيَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ
Fa'ulqiya As-Saĥaratu Sājidīna [26.46] Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар. فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سَاجِدِينَ
Qālū 'Āmannā Birabbi Al-`Ālamīna [26.47] Әйттеләр: "Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек. قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Rabbi Mūsá Wa Hārūna [26.48] Ул – Аллаһ Мусаның вә Һарунның да Раббысыдыр". رَبِّ مُوسَى وَهَارُونَ
Qāla 'Āmantum Lahu Qabla 'An 'Ādhana Lakum 'Innahu Lakabīrukumu Al-Ladhī `Allamakumu As-Siĥra Falasawfa Ta`lamūna La'uqaţţi`anna 'Aydiyakum Wa 'Arjulakum Min Khilāfin Wa La'uşallibannakum 'Ajma`īna [26.49] Фиргаун әйтте: "Әйә сез мин рөхсәт бирүдән элек Мусага иман китерәсезме, ул сихер белемендә сезнең олугыгыздыр, сезгә аз гына өйрәткән шуның өчен ул сезне җиңде, бәс минем җәзамны тиз белерсез, әлбәттә, сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен һәм барчаларыгызны да асармын", – дип. قَالَ آمَنْتُمْ لَه Qālū Lā Đayra 'Innā 'Ilá Rabbinā Munqalibūna [26.50] Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун, син кыйлган эштән безнең иманыбызга зарар юк, үлгәч без Раббыбызга кайтабыз, Ул безгә әҗерен бирер. قَالُوا لاَ ضَيْرَ إِنَّا إِلَى رَبِّنَا مُنْقَلِبُونَ
'Innā Naţma`u 'An Yaghfira Lanā Rabbunā Khaţāyānā 'An Kunnā 'Awwala Al-Mu'uminīna [26.51] Ширек вә сихердән булган хаталарыбызны, әлбәттә, Раббыбыз ярлыкар дип өмет итәбез, Мусага беренче без иман китергәнебез өчен. إِنَّا نَطْمَعُ أَنْ يَغْفِرَ لَنَا رَبُّنَا خَطَايَانَا أَنْ كُنَّا أَوَّلَ الْمُؤْمِنِينَ
Wa 'Awĥaynā 'Ilá Mūsá 'An 'Asri Bi`ibādī 'Innakum Muttaba`ūna [26.52] Без Мусага вәхий кылдык кавемең белән Мысырдан чыгып кит, әлбәттә, Фиргавен гаскәре белән артыгыздан куа чыгачак", – дип. وَأَوْحَيْنَا إِلَى مُوسَى أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِي إِنَّكُمْ مُتَّبَعُونَ
Fa'arsala Fir`awnu Fī Al-Madā'ini Ĥāshirīna [26.53] Фиргаун шәһәрләргә гаскәр җыючыларны җибәрде. فَأَرْسَلَ فِرْعَوْنُ فِي الْمَدَائِنِ حَاشِرِينَ
'Inna Hā'uulā' Lashirdhimatun Qalīlūna [26.54] Фиргаун әйтте: "Мусаның гаскәре безнекенә караганда аз гаскәрдер. إِنَّ هَاؤُلاَء لَشِرْذِمَة ٌ قَلِيلُونَ
Wa 'Innahum Lanā Laghā'ižūna [26.55] Алар безне ачуландыра торган эш кыйлдылар. وَإِنَّهُمْ لَنَا لَغَائِظُونَ
Wa 'Innā Lajamī`un Ĥādhirūna [26.56] Без, әлбәттә, аларны куарга хәзерләрбез", – дип. وَإِنَّا لَجَمِيعٌ حَاذِرُونَ
Fa'akhrajnāhum Min Jannātin Wa `Uyūnin [26.57] Һәм Без Фиргаунне вә гаскәрне бакчалардан вә елгалардан чыгардык. فَأَخْرَجْنَاهُمْ مِنْ جَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
Wa Kunūzin Wa Maqāmin Karīmin [26.58] Вә алтын-көмеш вә башка байлыктан һәм яхшы урыннан чыгардык. وَكُنُوز ٍ وَمَقَام ٍ كَرِيم ٍ
Kadhālika Wa 'Awrathnāhā Banī 'Isrā'īla [26.59] Әнә шулай Без аны кызык иттек, алар байлыгына һәм урыннарына Ягькуб балаларын хуҗа кылдык. كَذَلِكَ وَأَوْرَثْنَاهَا بَنِي إِسْرَائِيلَ
Fa'atba`ūhum Mushriqīna [26.60] Һәм Фиргаун гаскәре белән Муса артыннан кояш чыккан вакытта куып киттеләр. فَأَتْبَعُوهُمْ مُشْرِقِينَ
Falammā Tarā'á Al-Jam`āni Qāla 'Aşĥābu Mūsá 'Innā Lamudrakūna [26.61] Фиргаун гаскәре белән Муса гаскәре бер-берсен күргәннәре заманда, Муса гаскәреннән берсе куркып: "Фиргаун артыбыздан җитте, тәхкыйк куылып тотылдык", – диде. فَلَمَّا تَرَاءَى الْجَمْعَانِ قَالَ أَصْحَابُ مُوسَى إِنَّا لَمُدْرَكُونَ
Qāla Kallā 'Inna Ma`iya Rabbī Sayahdīni [26.62] Муса әйтте: "Юк, безгә ирешә алмаслар, чөнки Раббым минем иләдер, әлбәттә, котыла торган юлга күндерер", – дип. قَالَ كَلاَّ إِنَّ مَعِيَ رَبِّي سَيَهْدِينِ
Fa'awĥaynā 'Ilá Mūsá 'Ani Ađrib Bi`aşāka Al-Baĥra Fānfalaqa Fakāna Kullu Firqin Kālţţawdi Al-`Ažīmi [26.63] Таягың илә диңгезгә сук дип Мусага вәхий кылдык, бәс диңгездән 12 юл ачылды, һәр ике юл арасында зур тау кеби бөек су булды. فَأَوْحَيْنَا إِلَى مُوسَى أَنِ اضْرِبْ بِعَصَاكَ الْبَحْرَ فَانفَلَقَ فَكَانَ كُلُّ فِرْق ٍ كَالطَّوْدِ الْعَظِيمِ
Wa 'Azlafnā Thamma Al-'Ākharīna [26.64] Вә Фиргаун гаскәрен шул тау кеби сулар арасына якын китердек. وَأَزْلَفْنَا ثَمَّ الآخَرِينَ
Wa 'Anjaynā Mūsá Wa Man Ma`ahu 'Ajma`īna [26.65] Вә Мусаны һәм аның белән булганнарның барчасын коткардык. وَأَنْجَيْنَا مُوسَى وَمَنْ مَعَهُ~ُ أَجْمَعِينَ
Thumma 'Aghraq Al-'Ākharīna [26.66] Соңра шул суга Фиргаунне гаскәре белән бергә батырып һәлак иттек. ثُمَّ أَغْرَقْنَا الآخَرِينَ
'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.67] Мин Аллаһ дигән Фиргауннең гаскәре белән суга батып һәлак булуында, әлбәттә, гакыллы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. Мысыр халкының күбрәге аңар иман китермәс булдылар. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.68] Синең Раббың әнә шулай дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Wa Atlu `Alayhim Naba'a 'Ibrāhīma [26.69] Вә кешеләргә гыйбрәт өчен Ибраһимның хәбәрен укыгыл. وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ إِبْرَاهِيمَ
'Idh Qāla Li'abīhi Wa Qawmihi Mā Ta`budūna [26.70] Аның кавеме сөйләшкәнен игътибарга алыгыз, ул атасыннан вә кавеменнән нәрсәгә гыйбадәт кыласыз дип сорады. إِذْ قَالَ لِأَبِيه ِِ وَقَوْمِه ِِ مَا تَعْبُدُونَ
Qālū Na`budu 'Aşnāmāan Fanažallu Lahā `Ākifīna [26.71] Әйттеләр: "Сынымнарга гыйбадәт кылабыз, һәрвакыт аларга гыйбадәттә булабыз", – дип. قَالُوا نَعْبُدُ أَصْنَاما ً فَنَظَلُّ لَهَا عَاكِفِينَ
Qāla Hal Yasma`ūnakum 'Idh Tad`ūna [26.72] Ибраһим әйтте: "Дога кыйлып хаҗәтләрегезне сораганда сынымнарыгыз сезнең сүзләрегезне ишетәләрме? قَالَ هَلْ يَسْمَعُونَكُمْ إِذْ تَدْعُونَ
'Aw Yanfa`ūnakum 'Aw Yađurrūna [26.73] Яки сезгә файда итәргә көчләре җитәме, яки аларга гыйбадәт итмәгән кешеләргә зарар итәргә көчләре җитәме?" أَوْ يَنْفَعُونَكُمْ أَوْ يَضُرُّونَ
Qālū Bal Wajadnā 'Ābā'anā Kadhālika Yaf`alūna [26.74] Әйттеләр: "Юк, сынымнарыбыз ишетми дә, файда вә зарар итәргә дә көчләре җитми, бәлки аталарыбыз да шулай безнең кеби кыйлалар иде, без дә аларга ияреп шулай кыйлабыз", – дип. قَالُوا بَلْ وَجَدْنَا آبَاءَنَا كَذَلِكَ يَفْعَلُونَ
Qāla 'Afara'aytum Mā Kuntum Ta`budūna [26.75] Ибраһим әйтте: "Әйә күрәсезме гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызны. قَالَ أَفَرَأَيْتُمْ مَا كُنْتُمْ تَعْبُدُونَ
'Antum Wa 'Ābā'uukumu Al-'Aqdamūna [26.76] Үзегез вә әүвәлге бабаларыгыз гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызның һич нәрсәгә ярамаганлыгын беләсезме? أَنْتُمْ وَآبَاؤُكُمُ الأَقْدَمُونَ
Fa'innahum `Adūwun Lī 'Illā Rabba Al-`Ālamīna [26.77] Ул сынымнар минем дошманнарымдыр, аларга һич гыйбадәт кыйлмам, мәгәр галәмнәрнең Раббысы минем дошманым түгел, дустым. Мин Аңа гыйбадәт кыйламын. فَإِنَّهُمْ عَدُوّ ٌ لِي إِلاَّ رَبَّ الْعَالَمِينَ
Al-Ladhī Khalaqanī Fahuwa Yahdīni [26.78] Ул – Аллаһ мине халык кыйлды, вә Ул туры юлга күндерде мине. الَّذِي خَلَقَنِي فَهُوَ يَهْدِينِ
Wa Al-Ladhī Huwa Yuţ`imunī Wa Yasqīni [26.79] Вә Ул мине ашата вә эчерә. وَالَّذِي هُوَ يُطْعِمُنِي وَيَسْقِينِ
Wa 'Idhā Mariđtu Fahuwa Yashfīni [26.80] Әгәр авырсам Ул миңа сәламәтлек бирә. وَإِذَا مَرِضْتُ فَهُوَ يَشْفِينِ
Wa Al-Ladhī Yumītunī Thumma Yuĥyīni [26.81] Вә Ул мине үтерә, соңра тергезә. وَالَّذِي يُمِيتُنِي ثُمَّ يُحْيِينِ
Wa Al-Ladhī 'Aţma`u 'An Yaghfira Lī Khī'atī Yawma Ad-Dīni [26.82] Вә кыямәт көнне гөнаһларымны Ул ярлыкар дип өмет итәм. وَالَّذِي أَطْمَعُ أَنْ يَغْفِرَ لِي خَطِيئَتِي يَوْمَ الدِّينِ
Rabbi Hab Lī Ĥukmāan Wa 'Alĥiqnī Biş-Şāliĥīna [26.83] Ий Раббым, миңа белем хикмәт биргел вә изгеләргә тоташтыр. رَبِّ هَبْ لِي حُكْما ً وَأَلْحِقْنِي بِالصَّالِحِينَ
Wa Aj`al Lī Lisāna Şidqin Al-'Ākhirīna [26.84] Йә Рабби, миннән соң килгән өммәтләр мине яхшылык белән зекер итсеннәр. وَاجْعَلْ لِي لِسَانَ صِدْق ٍ فِي الآخِرِينَ
Wa Aj`alnī Min Warathati Jannati An-Na`īmi [26.85] Вә мине "нәгыйм" җәннәтенең варисларыннан кыйл. وَاجْعَلْنِي مِنْ وَرَثَةِ جَنَّةِ النَّعِيمِ
Wa Aghfir Li'abī 'Innahu Kāna Mina Ađ-Đāllīna [26.86] Вә атамны ярлыка, чөнки ул хак юлдан адашканнардан булды. وَاغْفِرْ لِأَبِي إِنَّه ُُ كَانَ مِنَ الضَّالِّينَ
Wa Lā Tukhzinī Yawma Yub`athūna [26.87] Кешеләр кубарылган көндә мине хур кыйлма." وَلاَ تُخْزِنِي يَوْمَ يُبْعَثُونَ
Yawma Lā Yanfa`u Mālun Wa Lā Banūna [26.88] Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. يَوْمَ لاَ يَنْفَعُ مَال ٌ وَلاَ بَنُونَ
'Illā Man 'Atá Al-Laha Biqalbin Salīmin [26.89] Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр. إِلاَّ مَنْ أَتَى اللَّهَ بِقَلْب ٍ سَلِيم ٍ
Wa 'Uzlifati Al-Jannatu Lilmuttaqīna [26.90] Җәннәт тәкъва мөэминнәргә якын ителде. وَأُزْلِفَتِ الْجَنَّةُ لِلْمُتَّقِينَ
Wa Burrizati Al-Jaĥīmu Lilghāwīna [26.91] Вә гөнаһтан сакланмаганнарга җәһәннәм бик якын күрсәтелде. وَبُرِّزَتِ الْجَحِيمُ لِلْغَاوِينَ
Wa Qīla Lahum 'Ayna Mā Kuntum Ta`budūna [26.92] Вә аларга әйтелде: "Кайда сезнең гыйбадәт кыйлган нәрсәләрегез. وَقِيلَ لَهُمْ أَيْنَ مَا كُنْتُمْ تَعْبُدُونَ
Min Dūni Al-Lahi Hal Yanşurūnakum 'Aw Yantaşirūna [26.93] Аллаһудан башка сынымнарыгыз, әйә алар сезгә ярдәм итә алалармы, яки үзләрен ґәзабтан коткара алалармы?" مِنْ دُونِ اللَّهِ هَلْ يَنْصُرُونَكُمْ أَوْ يَنْتَصِرُونَ
Fakubkibū Fīhā Hum Wa Al-Ghāwūna [26.94] Ул сынымнар вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар утка ташланырлар. فَكُبْكِبُوا فِيهَا هُمْ وَالْغَاوُونَ
Wa Junūdu 'Iblīsa 'Ajma`ūna [26.95] Вә Иблискә ияргән кешеләр һәммәсе ташланыр. وَجُنُودُ إِبْلِيسَ أَجْمَعُونَ
Qālū Wa Hum Fīhā Yakhtaşimūna [26.96] Алар анда сынымнары белән әрепләшерләр һәм әйтерләр: قَالُوا وَهُمْ فِيهَا يَخْتَصِمُونَ
Ta-Allāhi 'In Kunnā Lafī Đalālin Mubīnin [26.97] "Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без ачык адашуда булганбыз. تَاللَّهِ إِنْ كُنَّا لَفِي ضَلاَل ٍ مُبِين ٍ
'Idh Nusawwīkum Birabbi Al-`Ālamīna [26.98] Ий сынымнар, без сезне бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ белән бертигезсез, дип белдек. إِذْ نُسَوِّيكُمْ بِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Wa Mā 'Ađallanā 'Illā Al-Mujrimūna [26.99] Безне адаштырмады һичнәрсә мәгәр азган кешеләр адаштырдылар. وَمَا أَضَلَّنَا إِلاَّ الْمُجْرِمُونَ
Famā Lanā Min Shāfi`īna [26.100] Безгә бүген шәфәгать итүче юктыр мөэминнәргә булганы кеби. فَمَا لَنَا مِنْ شَافِعِينَ
Wa Lā Şadīqin Ĥamīmin [26.101] Вә мәрхәмәтле чын дустыбыз да юк. وَلاَ صَدِيقٍ حَمِيم ٍ
Falaw 'Anna Lanā Karratan Fanakūna Mina Al-Mu'uminīna [26.102] Ни булыр иде әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, бәс Аллаһуга итагать итеп мөэминнәрдән булыр идек", – дип. فَلَوْ أَنَّ لَنَا كَرَّة ً فَنَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.103] Тәхкыйк ошбу Коръәндә зекер ителгән хәбәрләрдә гыйбрәтләр бардыр, шулай булса да кешеләрнең күбрәге мөэмин булмадылар. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.104] Дөреслектә синең Раббың Ул җиңүче вә рәхимледер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Kadhdhabat Qawmu Nūĥin Al-Mursalīna [26.105] Нух кавеме, пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. كَذَّبَتْ قَوْمُ نُوح ٍ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Qāla Lahum 'Akhūhum Nūĥun 'Alā Tattaqūna [26.106] Кардәшләре Нух г-м аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы? إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ نُوحٌ أَلاَ تَتَّقُونَ
'Innī Lakum Rasūlun 'Amīnun [26.107] Мин сезгә арагызда иминлек белән мәшһүр пәйгамбәрмен. إِنِّي لَكُمْ رَسُولٌ أَمِين ٌ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.108] Һәм Аллаһудан куркыгыз һәм минем әмерләремә итагать итегез. فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Mā 'As'alukum `Alayhi Min 'Ajrin 'In 'Ajrī 'Illā `Alá Rabbi Al-`Ālamīna [26.109] Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, бәлки минем әҗерем галәмнәр Раббысы Аллаһ бирәчәк җәннәт нигъмәтләредер. وَمَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْر ٍ إِنْ أَجْرِي إِلاَّ عَلَى رَبِّ الْعَالَمِينَ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.110] Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә миңа итагать итегез!" فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Qālū 'Anu'uminu Laka Wa Attaba`aka Al-'Ardhalūna [26.111] Кавеме аңа әйтте: "Әйә без синең сүзеңә ышаныйкмы, бит сиңа начар ярлы кешеләр ияргәннәр. قَالُوا أَنُؤْمِنُ لَكَ وَاتَّبَعَكَ الأَرْذَلُونَ
Qāla Wa Mā `Ilmī Bimā Kānū Ya`malūna [26.112] Нух әйтте: "Мин аларның кыйлган эшләрен белмим. قَالَ وَمَا عِلْمِي بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
'In Ĥisābuhum 'Illā `Alá Rabbī Law Tash`urūna [26.113] Аларның эшләренең хисабы Раббым – Аллаһуга хастыр, әгәр белсәгез. إِنْ حِسَابُهُمْ إِلاَّ عَلَى رَبِّي لَوْ تَشْعُرُونَ
Wa Mā 'Anā Biţāridi Al-Mu'uminīna [26.114] Сез адашканнарга ияреп мин мөэминнәрне ташлаячагым юк. وَمَا أَنَا بِطَارِدِ الْمُؤْمِنِينَ
'In 'Anā 'Illā Nadhīrun Mubīnun [26.115] Мин сезне иманга көчләүче түгелмен, мәгәр Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучымын." إِنْ أَنَا إِلاَّ نَذِير ٌ مُبِين ٌ
Qālū La'in Lam Tantahi Yā Nūĥu Latakūnanna Mina Al-Marjūmīna [26.116] Кавеме әйтте: "Әгәр бу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, таш белән атылып үтерелмеш кешеләрдән булырсың". قَالُوا لَئِنْ لَمْ تَنْتَه ِِ يَانُوحُ لَتَكُونَنَّ مِنَ الْمَرْجُومِينَ
Qāla Rabbi 'Inna Qawmī Kadhdhabūni [26.117] Нух әйтте: "Йә Рабби, кавемем миңа ышанмыйлар, ялган сөйлисең, диләр. قَالَ رَبِّ إِنَّ قَوْمِي كَذَّبُونِ
Fāftaĥ Baynī Wa Baynahum Fatĥāan Wa Najjinī Wa Man Ma`ī Mina Al-Mu'uminīna [26.118] Инде алар белән миңем арамны хөкем ит, вә мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар". فَافْتَحْ بَيْنِي وَبَيْنَهُمْ فَتْحا ً وَنَجِّنِي وَمَنْ مَعِي مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Fa'anjaynāhu Wa Man Ma`ahu Fī Al-Fulki Al-Mashĥūni [26.119] Һәм Нухны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык, кошлар вә хайваннар белән тулган көймәдә. فَأَنجَيْنَاه ُُ وَمَنْ مَعَه ُُ فِي الْفُلْكِ الْمَشْحُونِ
Thumma 'Aghraqnā Ba`du Al-Bāqīna [26.120] Соңра мөэмин булмаганнарын һәммәсен батырдык. ثُمَّ أَغْرَقْنَا بَعْدُ الْبَاقِينَ
'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.121] Ошбу Аллаһуга карышып һәлак булган Нух кавеменең һәлак булуында гакыллы кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар, ул кавемнең күбрәге, ягъни һәлак булганнары берсе дә ышанучы түгел иде. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.122] Тәхкыйк синең Раббың Ул кәферләрдән үч алуда көчледер, мөэминнәргә рәхимледер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Kadhdhabat `Ādun Al-Mursalīna [26.123] Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. كَذَّبَتْ عَاد ٌ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Qāla Lahum 'Akhūhum Hūdun 'Alā Tattaqūna [26.124] Кардәшләре Һуд әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһудан башка нәрсәләргә табынасыз. إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ هُودٌ أَلاَ تَتَّقُونَ
'Innī Lakum Rasūlun 'Amīnun [26.125] Беләсез, мин арагызда имин булган хыянәтсез пәйгамбәрмен. إِنِّي لَكُمْ رَسُولٌ أَمِين ٌ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.126] Аллаһудан куркыгыз, мина итагать итегез. فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Mā 'As'alukum `Alayhi Min 'Ajrin 'In 'Ajrī 'Illā `Alá Rabbi Al-`Ālamīna [26.127] Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, миңа тиешле әҗер галәмнәр Раббысы Аллаһу" хозурындадыр. وَمَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْر ٍ إِنْ أَجْرِي إِلاَّ عَلَى رَبِّ الْعَالَمِينَ
'Atabnūna Bikulli Rī`in 'Āyatan Ta`bathūna [26.128] Әйә сез мөшрикләр һәр калку урынга тәкәбберләнеп файдасыз биналар төзисезме башкаларны кимсетер өчен. أَتَبْنُونَ بِكُلِّ رِيع ٍ آيَة ً تَعْبَثُونَ
Wa Tattakhidhūna Maşāni`a La`allakum Takhludūna [26.129] Янә дөньяда мәңге яшәү өмете белән төрле бөек биналар ясыйсызмы? وَتَتَّخِذُونَ مَصَانِعَ لَعَلَّكُمْ تَخْلُدُونَ
Wa 'Idhā Baţashtum Baţashtum Jabrīna [26.130] Вә әгәр бер кешене җәза өчен тотсагыз, ерткычларча тоттыгыз тәкәбберләнеп. وَإِذَا بَطَشْتُمْ بَطَشْتُمْ جَبَّارِينَ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.131] Аллаһудан куркыгыз, явыз эшләрегезне куегыз, вә дин эшләрендә миңа итагать итегез. فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Attaqū Al-Ladhī 'Amaddakum Bimā Ta`lamūna [26.132] Сезгә ярдәм бирүче Аллаһудан куркыгыз, үзегез дә беләсез Аның ярдәм биргәнен. وَاتَّقُوا الَّذِي أَمَدَّكُمْ بِمَا تَعْلَمُونَ
'Amaddakum Bi'an`āmin Wa Banīna [26.133] Сезне балалар вә хайваннар белән нигъмәтләндерде. أَمَدَّكُمْ بِأَنْعَام ٍ وَبَنِينَ
Wa Jannātin Wa `Uyūnin [26.134] Дәхи бакчалар вә елгалар илә нигъмәтләндерде. وَجَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
'Innī 'Akhāfu `Alaykum `Adhāba Yawmin `Ažīmin [26.135] Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын. إِنِّي أَخَافُ عَلَيْكُمْ عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيم ٍ
Qālū Sawā'un `Alaynā 'Awa`ažta 'Am Lam Takun Mina Al-Wā`ižīna [26.136] Кәферләр әйттеләр: "Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз. قَالُوا سَوَاءٌ عَلَيْنَا أَوَعَظْتَ أَمْ لَمْ تَكُنْ مِنَ الْوَاعِظِينَ
'In Hādhā 'Illā Khuluqu Al-'Awwalīna [26.137] Синең куркытуың һич нәрсә түгел, мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сөйләү гадәтләредер. إِنْ هَذَا إِلاَّ خُلُقُ الأَوَّلِينَ
Wa Mā Naĥnu Bimu`adhdhabīna [26.138] Без ислам динен кабул итмәсәк тә ґәзаб кыйлыначак түгелбез, дип тәкәбберләнделәр. وَمَا نَحْنُ بِمُعَذَّبِينَ
Fakadhdhabūhu Fa'ahlaknāhum 'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.139] Бәс алар Һуд пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Без аларны дөньяда ук ґәзаб кыйлып һәлак иттек, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бардыр, аларның күбрәге ышанучы булмадылар. فَكَذَّبُوه ُُ فَأَهْلَكْنَاهُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.140] Синең Раббың, әлбәттә, Ул кәферләргә ґәзаб бирүдә көчле, мөэминнәргә рәхимледер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Kadhdhabat Thamūdu Al-Mursalīna [26.141] Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. كَذَّبَتْ ثَمُودُ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Qāla Lahum 'Akhūhum Şāliĥun 'Alā Tattaqūna [26.142] Кардәшләре Салих пәйгамбәр аларга әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аны ташлап һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз. إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ صَالِحٌ أَلاَ تَتَّقُونَ
'Innī Lakum Rasūlun 'Amīnun [26.143] Әлбәттә, мин сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез. إِنِّي لَكُمْ رَسُولٌ أَمِين ٌ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.144] Һәм Аллаһудан куркыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез. فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Mā 'As'alukum `Alayhi Min 'Ajrin 'In 'Ajriya 'Illā `Alá Rabbi Al-`Ālamīna [26.145] Мин сезгә ислам шәригатен өйрәткәнем өчен хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр. وَمَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْر ٍ إِنْ أَجْرِيَ إِلاَّ عَلَى رَبِّ الْعَالَمِينَ
'Atutrakūna Fī Mā Hāhunā 'Āminīna [26.146] Әйә, сез мөшрикләр ошбу азгынлыкта булган халегездә бу дөньяда мәңге калырга уйлыйсызмы? أَتُتْرَكُونَ فِي مَا هَاهُنَا آمِنِينَ
Fī Jannātin Wa `Uyūnin [26.147] Яхшы бакчаларда вә яхшы елгаларда. فِي جَنَّات ٍ وَعُيُون ٍ
Wa Zurū`in Wa Nakhlin Ţal`uhā Hađīmun [26.148] Игеннәрдә вә өлгергән йомшак хөрмәләрдә. وَزُرُوع ٍ وَنَخْل ٍ طَلْعُهَا هَضِيم ٌ
Wa Tanĥitūna Mina Al-Jibāli Buyūtāanrihīna [26.149] Вә шатланганыгыз хәлдә тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, ошбу нигъмәтләр эчендә мәңге калырга уйлыйсызмы? وَتَنْحِتُونَ مِنَ الْجِبَالِ بُيُوتا ً فَارِهِينَ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.150] Куркыгыз, Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз вә минем әмеремә итагать итегез. فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Lā Tuţī`ū 'Amra Al-Musrifīna [26.151] Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез. وَلاَ تُطِيعُوا أَمْرَ الْمُسْرِفِينَ
Al-Ladhīna Yufsidūna Fī Al-'Arđi Wa Lā Yuşliĥūna [26.152] Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр", – дип. الَّذِينَ يُفْسِدُونَ فِي الأَرْضِ وَلاَ يُصْلِحُونَ
Qālū 'Innamā 'Anta Mina Al-Musaĥĥarīna [26.153] Мөшрикләр әйттеләр: "Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең. قَالُوا إِنَّمَا أَنْتَ مِنَ الْمُسَحَّرِينَ
Mā 'Anta 'Illā Basharun Mithlunā Fa'ti Bi'āyatin 'In Kunta Mina Aş-Şādiqīna [26.154] Синең артык җирең юк, безнең кеби бер кешесең, әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң, безгә бер галәмәт китер". مَا أَنْتَ إِلاَّ بَشَر ٌ مِثْلُنَا فَأْتِ بِآيَة ٍ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Qāla Hadhihi Nāqatun Lahā Shirbun Wa Lakum Shirbu Yawmin Ma`lūmin [26.155] Аллаһ мөшрикләргә могҗиза өчен таштан тере дөя чыгарды. Салих әйтте: "Ошбу таштан чыккан дөя Аллаһуның хөрмәтле дөяседер, нәүбәт белән коедан бер көн су эчмәк бу дөянең өлешедер, вә икенче көнне коедан су эчмәк сезнең дөяләрегезнең өлешедер. قَالَ هَذِه ِِ نَاقَة ٌ لَهَا شِرْب ٌ وَلَكُمْ شِرْبُ يَوْم ٍ مَعْلُوم Wa Lā Tamassūhā Bisū'in Faya'khudhakum `Adhābu Yawmin `Ažīmin [26.156] Ошбу дөяне сугып, кыйнап, явызлык белән тотмагыз. Югыйсә сезне олуг кыямәт көненең ґәзабы тотар. وَلاَ تَمَسُّوهَا بِسُوء ٍ فَيَأْخُذَكُمْ عَذَابُ يَوْمٍ عَظِيم ٍ
Fa`aqarūhā Fa'aşbaĥū Nādimīna [26.157] Ләкин алар Салихның сүзен тыңламадылар, явызлык белән дөяне бугазладылар, һәм ґәзабтан куркып үкенүчеләрдән булдылар. فَعَقَرُوهَا فَأَصْبَحُوا نَادِمِينَ
Fa'akhadhahumu Al-`Adhābu 'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.158] Һәм аларны ґәзаб тотты, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар. Аларның күбрәге ышанучы булмадылар. فَأَخَذَهُمُ الْعَذَابُ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.159] Раббың Аңа итагать итмәүчеләрдән үч алучы, вә итагать итүчеләргә рәхмәт итүчедер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Kadhdhabat Qawmu Lūţin Al-Mursalīna [26.160] Лут кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты. كَذَّبَتْ قَوْمُ لُوط ٍ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Qāla Lahum 'Akhūhum Lūţun 'Alā Tattaqūna [26.161] Кардәшләре Лут пәйгамбәр әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһуга гыйбадәт кылу урынына һич нәрсәгә ярамаган нәрсәгә гыйбадәт кыласыз. إِذْ قَالَ لَهُمْ أَخُوهُمْ لُوطٌ أَلاَ تَتَّقُونَ
'Innī Lakum Rasūlun 'Amīnun [26.162] Мин, әлбәттә, сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез. إِنِّي لَكُمْ رَسُولٌ أَمِين ٌ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.163] Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз, һәм минем әмеремә итагать итегез! فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Mā 'As'alukum `Alayhi Min 'Ajrin 'In 'Ajriya 'Illā `Alá Rabbi Al-`Ālamīna [26.164] Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр. وَمَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْر ٍ إِنْ أَجْرِيَ إِلاَّ عَلَى رَبِّ الْعَالَمِينَ
'Ata'tūna Adh-Dhukrāna Mina Al-`Ālamīna [26.165] Дөньяда кешеләр арасыннан сез ир балаларга якынлык кыласызмы. أَتَأْتُونَ الذُّكْرَانَ مِنَ الْعَالَمِينَ
Wa Tadharūna Mā Khalaqa Lakum Rabbukum Min 'Azwājikum Bal 'Antum Qawmun `Ādūna [26.166] Раббыгыз сезнең өчен халык кылган хатыннарны куярсыз, бәлки сез хәләлдән хәрамга үтүче кавемсез. وَتَذَرُونَ مَا خَلَقَ لَكُمْ رَبُّكُمْ مِنْ أَزْوَاجِكُمْ بَلْ أَنْتُمْ قَوْمٌ عَادُونَ
Qālū La'in Lam Tantahi Yā Lūţu Latakūnanna Mina Al-Mukhrajīna [26.167] Мөшрикләр әйттеләр: "Ий Лут, әгәр ошбу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, шәһәребездән куып чыгарылганнардан булырсың." قَالُوا لَئِنْ لَمْ تَنْتَه ِِ يَا لُوطُ لَتَكُونَنَّ مِنَ الْمُخْرَجِينَ
Qāla 'Innī Li`amalikum Mina Al-Qālīna [26.168] Лут әйтте: "Мин сезнең бу эшегез өчен бик каты ачуланучыларданмын. قَالَ إِنِّي لِعَمَلِكُمْ مِنَ الْقَالِينَ
Rabbi Najjinī Wa 'Ahlī Mimmā Ya`malūna [26.169] Ий Раббым, мине вә өй әһелемне боларның кыйлган кабахәт эшләреннән, һәм аларга килә торган ґәзабтан коткар! رَبِّ نَجِّنِي وَأَهْلِي مِمَّا يَعْمَلُونَ
Fanajjaynāhu Wa 'Ahlahu 'Ajma`īna [26.170] Һәм Без Лутны вә өй җәмәгатен һәммәсен коткардык. فَنَجَّيْنَاه ُُ وَأَهْلَهُ~ُ أَجْمَعِينَ
'Illā `Ajūzāan Al-Ghābirīna [26.171] Мәгәр Лутның хыянәтче хатыны газапта калучылардан булды. إِلاَّ عَجُوزا ً فِي الْغَابِرِينَ
Thumma Dammarnā Al-'Ākharīna [26.172] Соңра Лут җәмәгатеннән башкаларын һәммәсен һәлак иттек. ثُمَّ دَمَّرْنَا الآخَرِينَ
Wa 'Amţarnā `Alayhim Maţarāan Fasā'a Maţaru Al-Mundharīna [26.173] Вә алар өстенә ташлар яудырдык, Аллаһ ґәзабы белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең яңгыры нинди яман яндыр булды. وَأَمْطَرْنَا عَلَيْهِمْ مَطَرا ً فَسَاءَ مَطَرُ الْمُنذَرِينَ
'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.174] Боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күпләре ышанучылардан булмадылар. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.175] Әлбәттә, синең Раббың дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Kadhdhaba 'Aşĥābu Al-'Aykati Al-Mursalīna [26.176] Әйкә кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. كَذَّبَ أَصْحَابُ الأَيْكَةِ الْمُرْسَلِينَ
'Idh Qāla Lahum Shu`aybun 'Alā Tattaqūna [26.177] Шөґәеб пәйгамбәр аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңардан башкага гыйбадәт кыласыз. إِذْ قَالَ لَهُمْ شُعَيْبٌ أَلاَ تَتَّقُونَ
'Innī Lakum Rasūlun 'Amīnun [26.178] Мин сезгә хак пәйгамбәрмен, миннән зарар хыянәт күрүдән иминсез. إِنِّي لَكُمْ رَسُولٌ أَمِين ٌ
Fāttaqū Al-Laha Wa 'Aţī`ūni [26.179] Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез! فَاتَّقُوا اللَّهَ وَأَطِيعُونِ
Wa Mā 'As'alukum `Alayhi Min 'Ajrin 'In 'Ajriya 'Illā `Alá Rabbi Al-`Ālamīna [26.180] Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһу хозурындадыр. وَمَا أَسْأَلُكُمْ عَلَيْهِ مِنْ أَجْر ٍ إِنْ أَجْرِيَ إِلاَّ عَلَى رَبِّ الْعَالَمِينَ
'Awfū Al-Kayla Wa Lā Takūnū Mina Al-Mukhsirīna [26.181] Алыш-биреш эшләрендә нәрсәгезне үлчәгәндә яхшылап үлчәп бетерегез, кеше зарарына ким үлчәүчеләрдән булмагыз. أَوْفُوا الْكَيْلَ وَلاَ تَكُونُوا مِنَ الْمُخْسِرِينَ
Wa Zinū Bil-Qisţāsi Al-Mustaqīmi [26.182] Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез. وَزِنُوا بِالْقِسْطَاسِ الْمُسْتَقِيمِ
Wa Lā Tabkhasū An-Nāsa 'Ashyā'ahum Wa Lā Ta`thaw Fī Al-'Arđi Mufsidīna [26.183] Үлчәгәндә хыянәт итеп кеше хакына кермәгез, вә фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз. وَلاَ تَبْخَسُوا النَّاسَ أَشْيَاءَهُمْ وَلاَ تَعْثَوْا فِي الأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Wa Attaqū Al-Ladhī Khalaqakum Wa Al-Jibillata Al-'Awwalīna [26.184] Сезне вә сездән әүвәлгеләрне халык кылучы Аллаһудан куркыгыз! وَاتَّقُوا الَّذِي خَلَقَكُمْ وَالْجِبِلَّةَ الأَوَّلِينَ
Qālū 'Innamā 'Anta Mina Al-Musaĥĥarīna [26.185] Мөшрикләр әйттеләр: "Син фәкать ничә кат сихерләнеп саташкан кешеләрдәнсең. قَالُوا إِنَّمَا أَنْتَ مِنَ الْمُسَحَّرِينَ
Wa Mā 'Anta 'Illā Basharun Mithlunā Wa 'In Nažunnuka Lamina Al-Kādhibīna [26.186] Син һичкем түгел, безнең кеби бер кешесең, без сине ялганчылардансың дип уйлыйбыз وَمَا أَنْتَ إِلاَّ بَشَر ٌ مِثْلُنَا وَإِنْ نَظُنُّكَ لَمِنَ الْكَاذِبِينَ
Fa'asqiţ `Alaynā Kisafāan Mina As-Samā'i 'In Kunta Mina Aş-Şādiqīna [26.187] әгәр син хак пәйгамбәр булсаң, безгә күктән ґәзаб иңдер!" فَأَسْقِطْ عَلَيْنَا كِسَفا ً مِنَ السَّمَاءِ إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Qāla Rabbī 'A`lamu Bimā Ta`malūna [26.188] Шөґәеб әйтте: "Аллаһ сезнең Аңа каршы эшләгән эшләрегезне беләдер, тиешле җәзасын бирер." قَالَ رَبِّي أَعْلَمُ بِمَا تَعْمَلُونَ
Fakadhdhabūhu Fa'akhadhahum `Adhābu Yawmi Až-Žullati 'Innahu Kāna `Adhāba Yawmin `Ažīmin [26.189] Һәм алар пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Аллаһ аларга бик каты эсселек җибәрде, соңра алар өстенә бер болыт җибәрде, алар эсселектән качып болыт астына җыелдылар, аннары шул болыттан ут явып һәммәсен һәлак итте. Бу ґәзаб олуг көннең ґәзабыдыр. فَكَذَّبُوه ُُ فَأَخَذَهُمْ عَذَابُ يَوْمِ الظُّلَّةِ إِنَّه ُُ ك 'Inna Fī Dhālika La'āyatan Wa Mā Kāna 'Aktharuhum Mu'uminīna [26.190] Бу кавемнең һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күбрәге ышанучы булмадылар. إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَة ً وَمَا كَانَ أَكْثَرُهُمْ مُؤْمِنِينَ
Wa 'Inna Rabbaka Lahuwa Al-`Azīzu Ar-Raĥīmu [26.191] Дөреслектә синең Раббың дошманнарыннан газап белән үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. وَإِنَّ رَبَّكَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ
Wa 'Innahu Latanzīlu Rabbi Al-`Ālamīna [26.192] Бу Коръән галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгән китаптыр. وَإِنَّه ُُ لَتَنْزِيلُ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Nazala Bihi Ar-Rūĥu Al-'Amīnu [26.193] Аның белән имин булган Җәбраил фәрештә инде. نَزَلَ بِهِ الرُّوحُ الأَمِينُ
`Alá Qalbika Litakūna Mina Al-Mundhirīna [26.194] Ул Җәбраил Коръәнне синең күңелеңә иңдерде, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булмаклыгың өчен. عَلَى قَلْبِكَ لِتَكُونَ مِنَ الْمُنذِرِينَ
Bilisānin `Arabīyin Mubīnin [26.195] Коръән ачык итеп гарәб телендә иңдерелде. بِلِسَانٍ عَرَبِيّ ٍ مُبِين ٍ
Wa 'Innahu Lafī Zuburi Al-'Awwalīna [26.196] Коръәндәге хәбәрләр, әлбәттә, әүвәлге китапларда да бар. وَإِنَّه ُُ لَفِي زُبُرِ الأَوَّلِينَ
'Awalam Yakun Lahum 'Āyatan 'An Ya`lamahu `Ulamā'u Banī 'Isrā'īla [26.197] Аларга Коръәнне дөресләүче дәлилләр булмадымы, Ягъкуб балаларының галимнәре Тәүратта укып Мухәммәд г-мнең сыйфатларын белгән кеби. أَوَلَمْ يَكُنْ لَهُمْ آيَةً أَنْ يَعْلَمَه ُُ عُلَمَاءُ بَنِي إِسْرَائِيلَ
Wa Law Nazzalnāhu `Alá Ba`đi Al-'A`jamīna [26.198] Әгәр Коръәнне гарәб теленнән башка чит телдә иңдергән булсак, وَلَوْ نَزَّلْنَاه ُُ عَلَى بَعْضِ الأَعْجَمِينَ
Faqara'ahu `Alayhim Mā Kānū Bihi Mu'uminīna [26.199] аларга Коръән укылса, башка телдә булу сәбәпле, гарәбләр аңа ышанмас иделәр. فَقَرَأَه ُُ عَلَيْهِمْ مَا كَانُوا بِه ِِ مُؤْمِنِينَ
Kadhālika Salaknāhu Fī Qulūbi Al-Mujrimīna [26.200] Шуның кеби Коръәнне ялганга тотуны динсезләрнең күңеленә керттек. كَذَلِكَ سَلَكْنَاه ُُ فِي قُلُوبِ الْمُجْرِمِينَ
Lā Yu'uminūna Bihi Ĥattá Yaraw Al-`Adhāba Al-'Alīma [26.201] Инде алар иман китермәсәләр, хәтта рәнҗеткүче ґәзабны күргәнче. لاَ يُؤْمِنُونَ بِه ِِ حَتَّى يَرَوْا الْعَذَابَ الأَلِيمَ
Faya'tiyahum Baghtatan Wa Hum Lā Yash`urūna [26.202] Аларга искәрмәстән ґәзаб килер ки, үзләре һич сизми калырлар. فَيَأْتِيَهُمْ بَغْتَة ً وَهُمْ لاَ يَشْعُرُونَ
Fayaqūlū Hal Naĥnu Munžarūna [26.203] Алар әйтерләр: "Ни яхшы булыр иде, безгә килгән ґәзабны туктатып, иман китереп изге гамәлләр кылырга безгә ирек бирелсә", – дип. فَيَقُولُوا هَلْ نَحْنُ مُنظَرُونَ
'Afabi`adhābinā Yasta`jilūna [26.204] Әйә Безнең ґәзабның аларга килүен ашыктыралармы? (тәкәбберләнеп, өстебезгә таш яудыр дияләр иде.) أَفَبِعَذَابِنَا يَسْتَعْجِلُونَ
'Afara'ayta 'In Matta`nāhum Sinīna [26.205] Күрдеңме, әгәр Без аларга күп еллар нигъмәт биреп файдаландырсак, أَفَرَأَيْتَ إِنْ مَتَّعْنَاهُمْ سِنِينَ
Thumma Jā'ahum Mā Kānū Yū`adūna [26.206] соңра аларга вәгъдә ителмеш газап килсә, ثُمَّ جَاءَهُمْ مَا كَانُوا يُوعَدُونَ
Mā 'Aghná `Anhum Mā Kānū Yumatta`ūna [26.207] алардан куып җибәрә алырмы ул ґәзабны әүвәлдә файдаланган нигъмәтләре? مَا أَغْنَى عَنْهُمْ مَا كَانُوا يُمَتَّعُونَ
Wa Mā 'Ahlaknā Min Qaryatin 'Illā Lahā Mundhirūna [26.208] Башта хөкемнәребезне пәйгамбәр аркылы ирештермичә һичбер шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек. وَمَا أَهْلَكْنَا مِنْ قَرْيَة ٍ إِلاَّ لَهَا مُنذِرُونَ
Dhikrá Wa Mā Kunnā Žālimīna [26.209] Бу аларга вәгазьдер, Без залимнәрдән булмадык ки, пәйгамбәр җибәрмичә һәлак итәр идек. ذِكْرَى وَمَا كُنَّا ظَالِمِينَ
Wa Mā Tanazzalat Bihi Ash-Shayāţīnu [26.210] Мөшрикләр әйткәнчә, ул Коръән белән шайтаннар икмәде. وَمَا تَنَزَّلَتْ بِهِ الشَّيَاطِينُ
Wa Mā Yanbaghī Lahum Wa Mā Yastaţī`ūna [26.211] Шайтаннарның Коръән белән иңмәкләре һич дөрес булмыйдыр, һәм аларның Коръән белән иңәргә ихтыярлары вә көчләре юктыр. وَمَا يَنْبَغِي لَهُمْ وَمَا يَسْتَطِيعُونَ
'Innahum `Ani As-Sam`i Lama`zūlūna [26.212] Тәхкыйк шайтаннар күктәге фәрештәләр сүзен ишетүдән пәрдәләнмешләрдер. إِنَّهُمْ عَنِ السَّمْعِ لَمَعْزُولُونَ
Falā Tad`u Ma`a Al-Lahi 'Ilahāan 'Ākhara Fatakūna Mina Al-Mu`adhdhabīna [26.213] Аллаһудан башканы Илаһә тота күрмәгел, югыйсә ґәзаб ителмеш кешеләрдән булырсың. فَلاَ تَدْعُ مَعَ اللَّهِ إِلَها ً آخَرَ فَتَكُونَ مِنَ الْمُعَذَّبِينَ
Wa 'Andhir `Ashīrataka Al-'Aqrabīna [26.214] Якыннарыңны Аллаһ ґәзабы белән куркыт. وَأَنذِرْ عَشِيرَتَكَ الأَقْرَبِينَ
Wa Akhfiđ Janāĥaka Limani Attaba`aka Mina Al-Mu'uminīna [26.215] Вә үзеңә ияргән мөэминнәргә рәхмәт канатыңны җай. وَاخْفِضْ جَنَاحَكَ لِمَنِ اتَّبَعَكَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Fa'in `Aşawka Faqul 'Innī Barī'un Mimmā Ta`malūna [26.216] Әгәр якыннарың сиңа карышып яман эштә булсалар, аларга әйт: "Мин сезнең Аллаһуга каршы булган эшләрегездән бизүчемен". فَإِنْ عَصَوْكَ فَقُلْ إِنِّي بَرِيء ٌ مِمَّا تَعْمَلُونَ
Wa Tawakkal `Alá Al-`Azīzi Ar-Raĥīmi [26.217] Карышканнарга ґәзаб бирергә вә итагать иткәннәргә рәхмәт кыйлырга кадир булган Аллаһуга тәвәккәл кыл. وَتَوَكَّلْ عَلَى الْعَزِيزِ الرَّحِيمِ
Al-Ladhī Yarāka Ĥīna Taqūmu [26.218] Намазга торган вакытында Ул – Аллаһ сине күрәдер. الَّذِي يَرَاكَ حِينَ تَقُومُ
Wa Taqallubaka Fī As-Sājidīna [26.219] Мөселманнарга имам булып сәҗдә кыйлучылар белән бергә сәҗдә кылганыңны да күрәдер. وَتَقَلُّبَكَ فِي السَّاجِدِينَ
'Innahu Huwa As-Samī`u Al-`Alīmu [26.220] Ул – Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче вә күңелләрегезне белүчедер. إِنَّه ُُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Hal 'Unabbi'ukum `Alá Man Tanazzalu Ash-Shayāţīnu [26.221] Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме? هَلْ أُنَبِّئُكُمْ عَلَى مَنْ تَنَزَّلُ الشَّيَاطِينُ
Tanazzalu `Alá Kulli 'Affākin 'Athīmin [26.222] Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидегәтчеләр, ишаннар кебиләр.) تَنَزَّلُ عَلَى كُلِّ أَفَّاكٍ أَثِيم ٍ
Yulqūna As-Sam`a Wa 'Aktharuhumdhibūna [26.223] Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналсыннар өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр. يُلْقُونَ السَّمْعَ وَأَكْثَرُهُمْ كَاذِبُونَ
Wa Ash-Shu`arā'u Yattabi`uhumu Al-Ghāwūna [26.224] Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр. وَالشُّعَرَاءُ يَتَّبِعُهُمُ الْغَاوُونَ
'Alam Tará 'Annahum Fī Kulli Wādin Yahīmūna [26.225] Әйә аларны күрдеңме, әлбәттә, алар очраган бер бозык эшне кылырлар, пычырак күлгә чумган кеби фикердә, сүздә вә фигыльдә бозыкка чумып китәрләр. أَلَمْ تَرَى أَنَّهُمْ فِي كُلِّ وَاد ٍ يَهِيمُونَ
Wa 'Annahum Yaqūlūna Mā Lā Yaf`alūna [26.226] Вә алар яхшы эшне эшләмәсәләр дә, без яхшы эшне эшлибез дип, ялган сөйләрләр. وَأَنَّهُمْ يَقُولُونَ مَا لاَ يَفْعَلُونَ
'Illā Al-Ladhīna 'Āmanū Wa `Amilū Aş-Şāliĥāti Wa Dhakarū Al-Laha Kathīrāan Wa Antaşarū Min Ba`di Mā Žulimū Wa Saya`lamu Al-Ladhīna Žalamū 'Ayya Munqalabin Yanqalibūna [26.227] Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр, ялганчы шагыйрьләргә вә кәферләргә һәм шайтанларга иярмәсләр, ул мөэминнәр Аллаһуны күп зекер итәләр, ул мөэминнәр, исламны яманлап шигырь әйтүче кәферләргә каршы исламны мактап, кәферләрне яманлап шигырьләр әйтәләр иде, алар кяферлардан золым курганнан &#
Next Sūrah