102) Sūrat At-Takāthur

Printed format

102) سُورَة التَّكَاثُر

'Alhākumu At-Takāthuru [102.1] Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. أَلْهَاكُمُ التَّكَاثُرُ
Ĥattá Zurtumu Al-Maqābira [102.2] Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез. حَتَّى زُرْتُمُ الْمَقَابِرَ
Kallā Sawfa Ta`lamūna [102.3] Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны! كَلاَّ سَوْفَ تَعْلَمُونَ
Thumma Kallā Sawfa Ta`lamūna [102.4] Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез! ثُمَّ كَلاَّ سَوْفَ تَعْلَمُونَ
Kallā Law Ta`lamūna `Ilma Al-Yaqīni [102.5] Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез. كَلاَّ لَوْ تَعْلَمُونَ عِلْمَ الْيَقِينِ
Latarawunna Al-Jaĥīma [102.6] Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез. لَتَرَوُنَّ الْجَحِيمَ
Thumma Latarawunnahā `Ayna Al-Yaqīni [102.7] Соңрак аны якыннан ачык күрерсез. ثُمَّ لَتَرَوُنَّهَا عَيْنَ الْيَقِينِ
Thumma Latus'alunna Yawma'idhin `Ani An-Na`īmi [102.8] Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. ثُمَّ لَتُسْأَلُنّ
Next Sūrah