97) Sūrat Al-Qadr

Printed format

97) سُورَة القَدر

'Innā 'Anzalnāhu Fī Laylati Al-Qadri [97.1] Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә. إِنَّا أَنزَلْنَاه ُُ فِي لَيْلَةِ الْقَدْرِ
Wa Mā 'Adrāka Mā Laylatu Al-Qadri [97.2] Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? وَمَا أَدْرَاكَ مَا لَيْلَةُ الْقَدْرِ
Laylatu Al-Qadri Khayrun Min 'Alfi Shahrin [97.3] Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр. لَيْلَةُ الْقَدْرِ خَيْر ٌ مِنْ أَلْفِ شَهْر ٍ
Tanazzalu Al-Malā'ikatu Wa Ar-Rūĥu Fīhā Bi'idhni Rabbihim Min Kulli 'Amrin [97.4] Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. تَنَزَّلُ الْمَلاَئِكَةُ وَالرُّوحُ فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِمْ مِنْ كُلِّ أَمْر ٍ
Salāmun Hiya Ĥattá Maţla`i Al-Fajri [97.5] Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамадан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил г-м кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.)
Next Sūrah