91) Sūrat Ash-Shams

Printed format

91) سُورَة الشَّمس

Wa Ash-Shamsi Wa Đuĥāhā [91.1] Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. وَالشَّمْسِ وَضُحَاهَا
Wa Al-Qamari 'Idhā Talāhā [91.2] Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. وَالْقَمَرِ إِذَا تَلاَهَا
Wa An-Nahāri 'Idhā Jallāhā [91.3] Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. وَالنَّهَارِ إِذَا جَلاَّهَا
Wa Al-Layli 'Idhā Yaghshāhā [91.4] Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. وَاللَّيْلِ إِذَا يَغْشَاهَا
Wa As-Samā'i Wa Mā Banāhā [91.5] Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. وَالسَّمَاءِ وَمَا بَنَاهَا
Wa Al-'Arđi Wa Mā Ţaĥāhā [91.6] Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. وَالأَرْضِ وَمَا طَحَاهَا
Wa Nafsin Wa Mā Sawwāhā [91.7] Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. وَنَفْس ٍ وَمَا سَوَّاهَا
Fa'alhamahā Fujūrahā Wa Taqwāhā [91.8] Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. فَأَلْهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقْوَاهَا
Qad 'Aflaĥa Man Zakkāhā [91.9] Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. قَدْ أَفْلَحَ مَنْ زَكَّاهَا
Wa Qad Khāba Man Dassāhā [91.10] Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. وَقَدْ خَابَ مَنْ دَسَّاهَا
Kadhdhabat Thamūdu Biţaghwāhā [91.11] Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِطَغْوَاهَا
'Idhi Anba`atha 'Ashqāhā [91.12] Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. إِذِ انْبَعَثَ أَشْقَاهَا
Faqāla Lahum Rasūlu Al-Lahi Nāqata Al-Lahi Wa Suqyāhā [91.13] Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде. فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللَّهِ نَاقَةَ اللَّهِ وَسُقْيَاهَا
Fakadhdhabūhu Fa`aqarūhā Fadamdama `Alayhim Rabbuhum Bidhanbihim Fasawwāhā [91.14] Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. فَكَذَّبُوه ُُ فَعَقَرُوهَا فَدَمْدَمَ عَلَيْهِمْ رَبُّهُمْ بِذَنْبِهِمْ فَسَوَّاهَا
Wa Lā Yakhāfu `Uqbāhā [91.15] Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. وَلاَ يَخَافُ عُقْبَاهَا
Next Sūrah