77) Sūratālmursalāt

Printed format

77) سُورَةَالْمُرْسَلاَت

Wa Al-Mursalāti `Urfāan [77.1] Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен. وَالْمُرْسَلاَتِ عُرْفا ً
Fāl`āşifāti `Aşfāan [77.2] Чын искүче җил белән. فَالْعَاصِفَاتِ عَصْفا ً
Wa An-Nāshirāti Nashan [77.3] Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән. وَالنَّاشِرَاتِ نَشْرا ً
Fālfāriqāti Farqāan [77.4] Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән. فَالْفَارِقَاتِ فَرْقا ً
Fālmulqiyāti Dhikrāan [77.5] Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен. فَالْمُلْقِيَاتِ ذِكْرا ً
`Udhrāan 'Aw Nudhan [77.6] Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә. عُذْراً أَوْ نُذْرا ً
'Innamā Tū`adūna Lawāqi`un [77.7] Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр. إِنَّمَا تُوعَدُونَ لَوَاقِع ٌ
Fa'idhā An-Nujūmu Ţumisat [77.8] Әгәр йолдызларның нуры сүнсә. فَإِذَا النُّجُومُ طُمِسَتْ
Wa 'Idhā As-Samā'u Furijat [77.9] Дәхи күк ярылса. وَإِذَا السَّمَاءُ فُرِجَتْ
Wa 'Idhā Al-Jibālu Nusifat [77.10] Дәхи таулар тетелеп очсалар. وَإِذَا الْجِبَالُ نُسِفَتْ
Wa 'Idhā Ar-Rusulu 'Uqqitat [77.11] Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар. وَإِذَا الرُّسُلُ أُقِّتَتْ
L'ayyi Yawmin 'Ujjilat [77.12] Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде. لأَيِّ يَوْمٍ أُجِّلَتْ
Liyawmi Al-Faşli [77.13] Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде. لِيَوْمِ الْفَصْلِ
Wa Mā 'Adrāka Mā Yawmu Al-Faşli [77.14] Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген? وَمَا أَدْرَاكَ مَا يَوْمُ الْفَصْلِ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.15] Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
'Alam Nuhliki Al-'Awwalīna [77.16] Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме? أَلَمْ نُهْلِكِ الأَوَّلِينَ
Thumma Nutbi`uhumu Al-'Ākhirīna [77.17] Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. ثُمَّ نُتْبِعُهُمُ الآخِرِينَ
Kadhālika Naf`alu Bil-Mujrimīna [77.18] Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез. كَذَلِكَ نَفْعَلُ بِالْمُجْرِمِينَ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.19] Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр! وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
'Alam Nakhluqkum Min Mā'in Mahīnin [77.20] Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан? أَلَمْ نَخْلُقْكُمْ مِنْ مَاء ٍ مَهِين ٍ
Faja`alnāhu Fī Qarārin Makīnin [77.21] Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык. فَجَعَلْنَاه ُُ فِي قَرَار ٍ مَكِين ٍ
'Ilá Qadarin Ma`lūmin [77.22] Билгеләнгән туачак вакытына чаклы. إِلَى قَدَر ٍ مَعْلُوم ٍ
Faqadarnā Fani`ma Al-Qādirūna [77.23] Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез. فَقَدَرْنَا فَنِعْمَ الْقَادِرُونَ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.24] Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
'Alam Naj`ali Al-'Arđa Kifātāan [77.25] Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп. أَلَمْ نَجْعَلِ الأَرْضَ كِفَاتا ً
'Aĥyā'an Wa 'Amwātāan [77.26] Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз. أَحْيَاء ً وَأَمْوَاتا ً
Wa Ja`alnā Fīhā Rawāsiya Shāmikhātin Wa 'Asqaynākum Mā'an Furātāan [77.27] Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек. وَجَعَلْنَا فِيهَا رَوَاسِيَ شَامِخَات ٍ وَأَسْقَيْنَاكُمْ مَاء ً فُرَاتا ً
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.28] Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
Anţaliqū 'Ilá Mā Kuntum Bihi Tukadhdhibūna [77.29] Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка! انطَلِقُوا إِلَى مَا كُنتُمْ بِه ِِ تُكَذِّبُونَ
Anţaliqū 'Ilá Žillin Dhī Thalāthi Shu`abin [77.30] Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз. انطَلِقُوا إِلَى ظِلّ ٍ ذِي ثَلاَثِ شُعَب ٍ
Lā Žalīlin Wa Lā Yughnī Mina Al-Lahabi [77.31] Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр. لاَ ظَلِيل ٍ وَلاَ يُغْنِي مِنَ اللَّهَبِ
'Innahā Tarmī Bishararin Kālqaşri [77.32] Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны. إِنَّهَا تَرْمِي بِشَرَر ٍ كَالْقَصْرِ
Ka'annahu Jimālatun Şufrun [77.33] Гүя ул очкын сары дөя кебидер. كَأَنَّه ُُ جِمَالَة ٌ صُفْر ٌ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.34] Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
dhā Yawmu Lā Yanţiqūna [77.35] Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер. هَذَا يَوْمُ لاَ يَنطِقُونَ
Wa Lā Yu'udhanu Lahum Faya`tadhirūna [77.36] Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер. وَلاَ يُؤْذَنُ لَهُمْ فَيَعْتَذِرُونَ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.37] Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
dhā Yawmu Al-Faşli Jama`nākum Wa Al-'Awwalīna [77.38] Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз. هَذَا يَوْمُ الْفَصْلِ جَمَعْنَاكُمْ وَالأَوَّلِينَ
Fa'in Kāna Lakum Kaydun Fakīdūni [77.39] Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз! فَإِنْ كَانَ لَكُمْ كَيْد ٌ فَكِيدُونِ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.40] Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
'Inna Al-Muttaqīna Fī Žilālin Wa `Uyūnin [77.41] Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр. إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي ظِلاَل ٍ وَعُيُون ٍ
Wa Fawākiha Mimmā Yashtahūna [77.42] Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. وَفَوَاكِه ََ مِمَّا يَشْتَهُونَ
Kulū Wa Ashrabū Hanī'āan Bimā Kuntum Ta`malūna [77.43] Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен! كُلُوا وَاشْرَبُوا هَنِيئا ً بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
'Innā Kadhālika Naj Al-Muĥsinyna [77.44] Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез. إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنينَ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.45] Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
Kulū Wa Tamatta`ū Qalīlāan 'Innakum Mujrimūna [77.46] Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз. كُلُوا وَتَمَتَّعُوا قَلِيلا ً إِنَّكُمْ مُجْرِمُونَ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.47] Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
Wa 'Idhā Qīla Lahumu Arka`ū Lā Yarka`ūna [77.48] Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр. وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ارْكَعُوا لاَ يَرْكَعُونَ
Waylun Yawma'idhin Lilmukadhdhibīna [77.49] Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. وَيْل ٌ يَوْمَئِذ ٍ لِلْمُكَذِّبِينَ
Fabi'ayyi Ĥadīthin Ba`dahu Yu'uminūna [77.50] Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? فَبِأَيِّ حَدِيث ٍ بَعْدَه ُُ يُؤْمِنُونَ
Next Sūrah