74) Sūrat Al-Muddaththir

Printed format

74) سُورَة المُدَّثِّر

Yā 'Ayyuhā Al-Muddaththiru [74.1] Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр! يَاأَيُّهَا الْمُدَّثِّرُ
Qum Fa'andhir [74.2] Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер. قُمْ فَأَنذِرْ
Wa Rabbaka Fakabbir [74.3] Раббыңны зурлап тәкбир әйт. وَرَبَّكَ فَكَبِّرْ
Wa Thiyābaka Faţahhir [74.4] Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл. وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ
Wa Ar-Rujza Fāhjur [74.5] Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла. وَالرُّجْزَ فَاهْجُرْ
Wa Lā Tamnun Tastakthiru [74.6] Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә. وَلاَ تَمْنُنْ تَسْتَكْثِرُ
Wa Lirabbika Fāşbir [74.7] Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда! وَلِرَبِّكَ فَاصْبِرْ
Fa'idhā Nuqira Fī An-Nāqūri [74.8] Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә. فَإِذَا نُقِرَ فِي النَّاقُورِ
Fadhālika Yawma'idhin Yawmun `Asīrun [74.9] Менә шул көн каты көндер. فَذَلِكَ يَوْمَئِذ ٍ يَوْمٌ عَسِير ٌ
`Alá Al-Kāfirīna Ghayru Yasīrin [74.10] Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер. عَلَى الْكَافِرِينَ غَيْرُ يَسِير ٍ
Dharnī Wa Man Khalaqtu Waĥīdāan [74.11] Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй. ذَرْنِي وَمَنْ خَلَقْتُ وَحِيدا ً
Wa Ja`altu Lahu Mālāan Mamdūdāan [74.12] Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем. وَجَعَلْتُ لَه ُُ مَالا ً مَمْدُودا ً
Wa Banīna Shuhūdāan [74.13] Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр. وَبَنِينَ شُهُودا ً
Wa Mahhadtu Lahu Tamhīdāan [74.14] Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым. وَمَهَّدْتُ لَه ُُ تَمْهِيدا ً
Thumma Yaţma`u 'An 'Azīda [74.15] Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер. ثُمَّ يَطْمَعُ أَنْ أَزِيدَ
Kallā 'Innahu Kāna Li'yātinā `Anīdāan [74.16] Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде. كَلاَّ إِنَّه ُُ كَانَ لِأيَاتِنَا عَنِيدا ً
Sa'urhiquhu Şa`ūdāan [74.17] Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның с
'Innahu Fakkara Wa Qaddara [74.18] Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде. إِنَّه ُُ فَكَّرَ وَقَدَّرَ
Faqutila Kayfa Qaddara [74.19] Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый! فَقُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ
Thumma Qutila Kayfa Qaddara [74.20] Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый! ثُمَّ قُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ
Thumma Nažara [74.21] Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады. ثُمَّ نَظَرَ
Thumma `Abasa Wa Basara [74.22] Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды. ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ
Thumma 'Adbara Wa Astakbara [74.23] Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде. ثُمَّ أَدْبَرَ وَاسْتَكْبَرَ
Faqāla 'In Hādhā 'Illā Siĥrun Yu'utharu [74.24] Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде. فَقَالَ إِنْ هَذَا إِلاَّ سِحْر ٌ يُؤْثَرُ
'In Hādhā 'Illā Qawlu Al-Bashari [74.25] Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде. إِنْ هَذَا إِلاَّ قَوْلُ الْبَشَرِ
Sa'uşlīhi Saqara [74.26] Тиздән аны сакар тәмугына салырмын. سَأُصْلِيه ِِ سَقَرَ
Wa Mā 'Adrāka Mā Saqaru [74.27] Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде? وَمَا أَدْرَاكَ مَا سَقَرُ
Lā Tubqī Wa Lā Tadharu [74.28] Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас. لاَ تُبْقِي وَلاَ تَذَرُ
Lawwāĥatun Lilbashari [74.29] Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр. لَوَّاحَة ٌ لِلْبَشَرِ
`Alayhā Tis`ata `Ashara [74.30] Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр. عَلَيْهَا تِسْعَةَ عَشَرَ
Wa Mā Ja`alnā 'Aşĥāba An-Nāri 'Illā Malā'ikatan Wa Mā Ja`alnā `Iddatahum 'Illā Fitnatan Lilladhīna Kafarū Liyastayqina Al-Ladhīna 'Ū Al-Kitāba Wa Yazdāda Al-Ladhīna 'Āmanū 'Īmānāan Wa Lā Yartāba Al-Ladhīna 'Ū Al-Kitāba Wa Al-Mu'uminūna Wa Liyaqūla Al-Ladhīna Fī Qulūbihim Marađun Wa Al-Kāfirūna Mādhā 'Arāda Al-Lahu Bihadhā Mathalāan Kadhālika Yuđillu Al-Lahu Man Yashā'u Wa Yahdī Man Yashā'u Wa Mā Ya`lamu Junūda Rabbika 'Illā Huwa Wa Mā Hiya 'Illā Dhikrá Lilbashari [74.31] Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмеш
Kallā Wa Al-Qamari [74.32] Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен. كَلاَّ وَالْقَمَرِ
Wa Al-Layli 'Idh 'Adbara [74.33] Вә көндездән соң килә торган төн белән. وَاللَّيْلِ إِذْ أَدْبَرَ
Wa Aş-Şubĥi 'Idhā 'Asfara [74.34] Һәм саргаючы таң белән ант итәмен. وَالصُّبْحِ إِذَا أَسْفَرَ
'Innahā La'iĥdá Al-Kubari [74.35] Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер. إِنَّهَا لَإِحْدَى الْكُبَرِ
Nadhīrāan Lilbashari [74.36] Ул кешеләрне куркытучыдыр. نَذِيرا ً لِلْبَشَرِ
Liman Shā'a Minkum 'An Yataqaddama 'Aw Yata'akhkhara [74.37] Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме. لِمَنْ شَاءَ مِنْكُمْ أَنْ يَتَقَدَّمَ أَوْ يَتَأَخَّرَ
Kullu Nafsin Bimā Kasabat Rahīnahun [74.38] Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер. كُلُّ نَفْس ٍ بِمَا كَسَبَتْ رَهِينَة ٌ
'Illā 'Aşĥāba Al-Yamīni [74.39] Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр. إِلاَّ أَصْحَابَ الْيَمِينِ
Fī Jannātin Yatasā'alūna [74.40] Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар. فِي جَنَّات ٍ يَتَسَاءَلُونَ
`Ani Al-Mujrimīna [74.41] Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән: عَنِ الْمُجْرِمِينَ
Mā Salakakum Fī Saqara [74.42] "Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?" مَا سَلَكَكُمْ فِي سَقَرَ
Qālū Lam Naku Mina Al-Muşallīna [74.43] Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек. قَالُوا لَمْ نَكُ مِنَ الْمُصَلِّينَ
Wa Lam Naku Nuţ`imu Al-Miskīna [74.44] Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык. وَلَمْ نَكُ نُطْعِمُ الْمِسْكِينَ
Wa Kunnā Nakhūđu Ma`a Al-Khā'iđīna [74.45] Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек. وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ الْخَائِضِينَ
Wa Kunnā Nukadhdhibu Biyawmi Ad-Dīni [74.46] Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек. وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوْمِ الدِّينِ
Ĥattá 'Atānā Al-Yaqīnu [74.47] Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип. حَتَّى أَتَانَا الْيَقِينُ
Famā Tanfa`uhum Shafā`atu Ash-Shāfi`īna [74.48] Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс. فَمَا تَنْفَعُهُمْ شَفَاعَةُ الشَّافِعِينَ
Famā Lahum `Ani At-Tadhkirati Mu`rīna [74.49] Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар? فَمَا لَهُمْ عَنِ التَّذْكِرَةِ مُعْرِضِينَ
Ka'annahum Ĥumurun Mustanfirahun [74.50] Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби. كَأَنَّهُمْ حُمُر ٌ مُسْتَنْفِرَة ٌ
Farrat Min Qaswarahin [74.51] Ул ишәк арысланнан өркеп качар. فَرَّتْ مِنْ قَسْوَرَة ٍ
Bal Yurīdu Kullu Amri'in Minhum 'An Yu'utá Şuĥufāan Munashsharahan [74.52] Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр. بَلْ يُرِيدُ كُلُّ امْرِئ ٍ مِنْهُمْ أَنْ يُؤْتَى صُحُفا ً مُنَشَّرَة Kallā Bal Lā Yakhāfūna Al-'Ākhiraha [74.53] Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр. كَلاَّ بَلْ لاَ يَخَافُونَ الآخِرَةَ
Kallā 'Innahu Tadhkirahun [74.54] Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер. كَلاَّ إِنَّه ُُ تَذْكِرَة ٌ
Faman Shā'a Dhakarahu [74.55] Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын! فَمَنْ شَاءَ ذَكَرَهُ
Wa Mā Yadhkurūna 'Illā 'An Yashā'a Al-Lahu Huwa 'Ahlu At-Taqwá Wa 'Ahlu Al-Maghfirahi [74.56] Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.
Next Sūrah