17) Sūrat Al-'Isrā'

Printed format

17) سُورَة الإسرَاء

Subĥāna Al-Ladhī 'Asrá Bi`abdihi Laylāan Mina Al-Masjidi Al-Ĥarāmi 'Ilá Al-Masjidi Al-'Aqşá Al-Ladhī Bāraknā Ĥawlahu Linuriyahu Min 'Āyātinā 'Innahu Huwa As-Samī`u Al-Başīru [17.1] Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез белән йөреттек ґәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, ә
Wa 'Ātaynā Mūsá Al-Kitāba Wa Ja`alnāhu Hudáan Libanī 'Isrā'īla 'Allā Tattakhidhū Min Dūnī Wa Kīlāan [17.2] Муса пәйгамбәргә Тәүратны бирдек вә ул Тәүратны Ягъкуб балаларына һидәят кыйлдык, Миннән башка Илаһә дип әйтмәскә боердык ул Тәүрат белән. وَآتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ وَجَعَلْنَاه ُُ هُدى ً لِبَنِي إِسْرَائِيلَ أَلاَّ تَتَّخِذُوا مِنْ دُونِي وَكِيلا ً
Dhurrīyata Man Ĥamalnā Ma`a Nūĥin 'Innahu Kāna `Abdāan Shakūrāan [17.3] Нух г-м белән бергә көймәдә Без күтәргән кешеләрнең балаларын (Гыйса вә Гозәерләрне) Аллаһ угълы дип әйтмәгез, дидек. Тәхкыйк Нух, шөкер итеп, Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлучы булды. ذُرِّيَّةَ مَنْ حَمَلْنَا مَعَ نُوح ٍ إِنَّه ُُ كَانَ عَبْدا ً شَكُورا ً
Wa Qađaynā 'Ilá Banī 'Isrā'īla Fī Al-Kitābi Latufsidunna Fī Al-'Arđi Marratayni Wa Lata`lunna `Ulūwāan Kabīrāan [17.4] Тәүратта Ягькуб балаларына хәбәр бирдек: "Әлбәттә сез җир өстендә ике мәртәбә фәсәд кыйлырсыз һәм халыкка каты золым кыйлу белән золым кыйлырсыз". وَقَضَيْنَا إِلَى بَنِي إسْرائِيلَ فِي الْكِتَابِ لَتُفْسِدُنَّ فِي الأَرْضِ مَرَّتَيْنِ وَلَتَعْلُنَّ عُلُوّا ً كَبِيرا ً
Fa'idhā Jā'a Wa`du 'Ūlāhumā Ba`athnā `Alaykum `Ibādāan Lanā 'Ūlī Ba'sin Shadīdin Fajāsū Khilāla Ad-Diyāri Wa Kāna Wa`dāan Maf`ūlāan [17.5] Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык кыйлганда, гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең йорт араларыгызда йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл башыгызга килер. فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ أُولاَهُمَا بَعَثْنَا عَلَيْكُمْ عِبَادا Thumma Radadnā Lakumu Al-Karrata `Alayhim Wa 'Amdadnākum Bi'amwālin Wa Banīna Wa Ja`alnākum 'Akthara Nafīrāan [17.6] Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән кешеләргә, үзегез өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ярдәм бирдек вә сезне күп гаскәр кыйлдык. "Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәр
'In 'Aĥsantum 'Aĥsantum Li'nfusikum Wa 'In 'Asa'tum Falahā Fa'idhā Jā'a Wa`du Al-'Ākhirati Liyasū'ū Wujūhakum Wa Liyadkhulū Al-Masjida Kamā Dakhalūhu 'Awwala Marratin Wa Liyutabbirū Mā `Alaw Tatbīrāan [17.7] Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җ&
`Asá Rabbukum 'An Yarĥamakum Wa 'In `Udtum `Udnā Wa Ja`alnā Jahannama Lilkāfirīna Ĥaşīrāan [17.8] Өметледер ки, бу фетнәләрдән соң Аллаһуның сезгә рәхмәт кыйлмаклыгы, рәхмәт йөзеннән пәйгамбәрләр җибәрде, әгәр өченче мәртәбә фәсәд, золым кыйлсагыз, Без дә сезгә бер залимне җибәреп золым иттерербез. Җәһәннәмне, кәферләрне чорнап алырлык төрмә кыйлдык. عَسَى رَبُّكُمْ أَنْ يَرْحَمَكُمْ وَإِنْ عُدْتُمْ عُدْنَا وَجَعَلْنَا جَهَنَّمَ لِلْكَافِر 'Inna Hādhā Al-Qur'āna Yahdī Lillatī Hiya 'Aqwamu Wa Yubashshiru Al-Mu'uminīna Al-Ladhīna Ya`malūna Aş-Şāliĥāti 'Anna Lahum 'Ajrāan Kabīrāan [17.9] Бу Коръән Кәрим аның белән гамәл кыйлучыны, әлбәттә, бик таза вә куәтле вә иң туры юлга күндерер, вә Ул Коръән аның белән гамәл итеп, изге эшләрне эшләүче мөэминнәрне сезгә ахирәттә бөек дәрәҗәләр вә җәннәтләр булыр, дип шатландырадыр. إِنَّ هَذَا الْقُرْآنَ يَهْدِي لِلَّتِي هِيَ أَقْوَمُ وَيُبَشِّرُ الْمُؤْمِنِينَ الَّذ Wa 'Anna Al-Ladhīna Lā Yu'uminūna Bil-'Ākhirati 'A`tadnā Lahum `Adhābāan 'Alīmāan [17.10] Әмма ахирәт көненә ышанмаган кәферләргә рәнҗеткүче ґәзаблар хәзерләп куйдык. وَأَنَّ الَّذِينَ لاَ يُؤْمِنُونَ بِالآخِرَةِ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَاباً أَلِيما ً
Wa Yad`u Al-'Insānu Bish-Sharri Du`ā'ahu Bil-Khayri Wa Kāna Al-'Insānu `Ajūlāan [17.11] Адәм баласы, үзенә файданы сорап дога кыйлган кеби, җаһиллеге белән, үзенә зарарны сорап та дога кыйлып җибәрәдер, чөнки адәм баласы ашыгучан булып халык ителде. وَيَدْعُ الإِنسَانُ بِالشَّرِّ دُعَاءَه ُُ بِالْخَيْرِ وَكَانَ الإِنسَانُ عَجُولا ً
Wa Ja`alnā Al-Layla Wa An-Nahāra 'Āyatayni Famaĥawnā 'Āyata Al-Layli Wa Ja`alnā 'Āyata An-Nahāri Mubşiratan Litabtaghū Fađlāan Min Rabbikum Wa Lita`lamū `Adada As-Sinīna Wa Al-Ĥisāba Wa Kulla Shay'in Faşşalnāhu Tafşīlāan [17.12] Төнне вә көндезне ике галәмәт кыйлдык. Ай, йолдызлар – төн галәмәте, кояш көн галәмәтедер, яки караңгылык -төн галәмәте, яктылык – көн галәмәтедер, төн галәмәте булган караңгылыкны җибәрәбез дә, көн галәмәте булган яктылыкны китерәбез, Раббыгызның юмартлыгыннан дөнья кирәкләрен кәсеп итмәклегегез өчен, дәхи ай, ел
Wa Kulla 'Insānin 'Alzamnāhu Ţā'irahu Fī `Unuqihi Wa Nukhriju Lahu Yawma Al-Qiyāmati Kitābāan Yalqāhu Manshūrāan [17.13] Вә һәр кешенең эшләгән эшләрен үз муенына чорнап куйдык, вә кыямәт көнне һәр кешегә үзенең гамәлләре язылган китабын бирербез, китабы ачык хәлендә аңа юлыгыр. وَكُلَّ إِنسَانٍ أَلْزَمْنَاه ُُ طَائِرَه ُُ فِي عُنُقِه ِِ وَنُخْرِجُ لَه ُُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ كِتَابا ً يَلْقَاه ُُ مَنشُورا ً
Aqra' Kitābaka Kafá Binafsika Al-Yawma `Alayka Ĥasībāan [17.14] Гамәлләрең язылган китабыңны укыгыл! Менә бүген үз-үзеңне хисап итәргә шул гамәл дәфтәрең җитәдер. "Гамәл дәфтәреңә карагач, үзеңне танырсың һәм кайда барачагыңны да белерсең!" اقْرَأْ كِتَابَكَ كَفَى بِنَفْسِكَ الْيَوْمَ عَلَيْكَ حَسِيبا ً
Mani Ahtadá Fa'innamā Yahtadī Linafsihi Wa Man Đalla Fa'innamā Yađillu `Alayhā Wa Lā Taziru Wāziratun Wizra 'Ukhrá Wa Mā Kunnā Mu`adhdhibīna Ĥattá Nab`atha Rasūlāan [17.15] Бер кеше һидәятле булса, һидәяте фәкать үзе өчен генәдер, вә бер кеше адашса, үзе өчен генә адашты, дәхи Аллаһ алдына үз гөнаһын йөкләп баручы кеше башка һичбер кешенең гөнаһын йөкләп бармас. Пәйгамбәр җибәреп шәригать хөкемнәрен өйрәтмичә, һичбер каумне ґәзаб кылыр булмадык. Шәригать хөкемнәрен ишеткәннән соң а
Wa 'Idhā 'Aradnā 'An Nuhlika Qaryatan 'Amarnā Mutrafīhā Fafasaqū Fīhā Faĥaqqa `Alayhā Al-Qawlu Fadammarnāhā Tadmīrāan [17.16] Әгәр бер шәһәрне һәлак итәргә теләсәк, ул шәһәрнең хуҗаларына бозыклык кыйлырга кушарбыз, алар золым вә бозыклык кыйлырлар, ул шәһәрдә шуннан соң аларга ґәзаб сүзе тиешле буладыр, ул шәһәрне тәмам һәлак итеп бетерәбез. وَإِذَا أَرَدْنَا أَنْ نُهْلِكَ قَرْيَةً أَمَرْنَا مُتْرَفِيهَا فَفَسَقُوا فِيهَا فَحَقَّ عَلَيْهَا الْقَوْلُ فَدَمَّرْنَاهَا تَدْمِيرا Wa Kam 'Ahlaknā Mina Al-Qurūni Min Ba`di Nūĥin Wa Kafá Birabbika Bidhunūbi `Ibādihi Khabīrāan Başīrāan [17.17] Нух г-мнән соң да күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек. Аллаһу тәгалә бәндәләренең гөнаһларын белеп күреп торырга үзе җитәдер. وَكَمْ أَهْلَكْنَا مِنَ الْقُرُونِ مِنْ بَعْدِ نُوح ٍ وَكَفَى بِرَبِّكَ بِذُنُوبِ عِبَادِه ِِ خَبِيرا ً بَصِيرا ً
Man Kāna Yurīdu Al-`Ājilata `Ajjalnā Lahu Fīhā Mā Nashā'u Liman Nurīdu Thumma Ja`alnā Lahu Jahannama Yaşlāhā Madhmūmāan Madĥūrāan [17.18] Әгәр бер кеше дөньяны гына теләп, дөнья кирәген ашыктырса, Без дә ашыктырырбыз дөнья кирәген алардан үзебез теләгән кешегә үзебез теләгән хәтле, соңра аны җәһәннәмлек кыйлырбыз, ул кеше керер анда һәлак булганы вә үз-үзенә ләгънәт әйтеп хур булганы хәлдә. مَنْ كَانَ يُرِيدُ الْعَاجِلَةَ عَجَّلْنَا لَه Wa Man 'Arāda Al-'Ākhirata Wa Sa`á Lahā Sa`yahā Wa Huwa Mu'uminun Fa'ūlā'ika Kāna Sa`yuhum Mashkūrāan [17.19] Вә бер кеше ахирәтне теләп, ахирәт өчен тырышса, аларның ахирәт өчен тырышулары җәннәт нигъмәтләре белән түләнер, иманнары һәм диннәре дә дөрес булып тырышулары да камил булганы өчен. وَمَنْ أَرَادَ الآخِرَةَ وَسَعَى لَهَا سَعْيَهَا وَهُوَ مُؤْمِن ٌ فَأُوْلَائِكَ كَانَ سَعْيُهُمْ مَشْكُورا ً
Kullāan Numiddu Hā'uulā' Wa Hā'uulā' Min `Aţā'i Rabbika Wa Mā Kāna `Aţā'u Rabbika Maĥžūrāan [17.20] Ахирәт өчен тырышучыга да һәм дөньяны гына кәсеп итүчегә дә дөньяда ризыкны бирәбез, дөньяда вакытта Раббыңның ризык бирүе һичкемнән туктатылмады. كُلاّ ً نُمِدُّ هَاؤُلاَء وَهَاؤُلاَء مِنْ عَطَاءِ رَبِّكَ وَمَا كَانَ عَطَاءُ رَبِّكَ مَحْظُورا ً
Anžur Kayfa Fađđalnā Ba`đahum `Alá Ba`đin Wa Lal'ākhiratu 'Akbaru Darajātin Wa 'Akbaru Tafđīlāan [17.21] Карагыл, ничек Без кешеләрне кайберләрен байлыкта артык кыйлдык, әмма ахирәт дәрәҗәләре дөнья дәрәҗәләреннән олугъ вә байлыгы да артыкдыр. انظُرْ كَيْفَ فَضَّلْنَا بَعْضَهُمْ عَلَى بَعْض ٍ وَلَلآخِرَةُ أَكْبَرُ دَرَجَات ٍ وَأَكْبَرُ تَفْضِيلا ً
Lā Taj`al Ma`a Al-Lahi 'Ilahāan 'Ākhara Fataq`uda Madhmūmāan Makhdhūlāan [17.22] Ахирәт дәрәҗәләренә ирешергә теләсәң, Аллаһуның тиңдәше бар, дип, игътикат итмә! Әгәр мөшрик булсаң, җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәмдә рисвай булып утырырсың. لاَ تَجْعَلْ مَعَ اللَّهِ إِلَها ً آخَرَ فَتَقْعُدَ مَذْمُوما ً مَخْذُولا ً
Wa Qađá Rabbuka 'Allā Ta`budū 'Illā 'Īyāhu Wa Bil-Wālidayni 'Iĥsānāan 'Immā Yablughanna `Indaka Al-Kibara 'Aĥaduhumā 'Aw Kilāhumā Falā Taqul Lahumā 'Uffin Wa Lā Tanharhumā Wa Qul Lahumā Qawlāan Karīmāan [17.23] Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга "уф" та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел! وَقَضَى رَبُّكَ أَلاَّ تَعْبُدُوا إِلاَّ إِيّ Wa Akhfiđ Lahumā Janāĥa Adh-Dhulli Mina Ar-Raĥmati Wa Qul Rrabbi Arĥamhumā Kamā Rabbayānī Şaghīrāan [17.24] Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: "Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!" وَاخْفِضْ لَهُمَا جَنَاحَ الذُّلِّ مِنَ الرَّحْمَةِ وَقُلْ رَّبِّ ارْحَمْهُمَا كَمَا رَبَّيَانِي صَغِيرا ً
Rabbukum 'A`lamu Bimā Fī Nufūsikum 'In Takūnū Şāliĥīna Fa'innahu Kāna Lil'awwābīna Ghafūrāan [17.25] Күңелләрегездә нинди ниятләр вә теләкләр барын Аллаһ белә, әгәр күңелләрегез яхшы булса, Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлгән кешеләрне гафу итәдер. رَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَا فِي نُفُوسِكُمْ إِنْ تَكُونُوا صَالِحِينَ فَإِنَّه ُُ كَانَ لِلأَوَّابِينَ غَفُورا ً
Wa 'Āti Dhā Al-Qurbá Ĥaqqahu Wa Al-Miskīna Wa Abna As-Sabīli Wa Lā Tubadhdhir Tabdhīrāan [17.26] Дәхи якын кардәшләрнең вә мескеннәрнең вә мосафирларның хакларын бир! Әмма малыңны тиешсез җирләргә исраф итмә! وَآتِ ذَا الْقُرْبَى حَقَّه ُُ وَالْمِسْكِينَ وَابْنَ السَّبِيلِ وَلاَ تُبَذِّرْ تَبْذِيرا ً
'Inna Al-Mubadhdhirīna Kānū 'Ikhwāna Ash-Shayāţīni Wa Kāna Ash-Shayţānu Lirabbihi Kafūrāan [17.27] Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына кәфер булды. إِنَّ الْمُبَذِّرِينَ كَانُوا إِخْوَانَ الشَّيَاطِينِ وَكَانَ الشَّيْطَانُ لِرَبِّه ِِ كَفُورا ً
Wa 'Immā Tu`riđanna `Anhumu Abtighā'a Raĥmatin Min Rabbika Tarjūhā Faqul Lahum Qawlāan Maysūrāan [17.28] Мохтаҗ кешеләр килеп синнән ярдәм сораганда синең бирергә һичнәрсәң булмаса, Раббым рәхмәт итеп нигъмәт бирсә сезгә дә бирер идем, дип, алардан йөз дүндерсәң, ул вакытта йомшак сүзләр әйтеп күңелләрен табарга тырыш! وَإِمَّا تُعْرِضَنَّ عَنْهُمُ ابْتِغَاءَ رَحْمَة ٍ مِنْ رَبِّكَ تَرْجُوهَا فَقُلْ لَهُمْ قَوْلا Wa Lā Taj`al Yadaka Maghlūlatan 'Ilá `Unuqika Wa Lā Tabsuţhā Kulla Al-Basţi Fataq`uda Malūmāan Maĥsūrāan [17.29] Мохтаҗларга садака бирүдә кулыңны муеныңа баглап куйма, сараннар кыяфәтеңдә шулай ук кулыңны бөтенләй ачып җибәрмә, ягъни үзеңә калдырмыйча биреп бетермә, әгәр киемеңә хәтле биреп бетерсәң, ул вакытта ялангач хәлендә үзеңне шелтәләп, хәсрәтләнеп утырырсың. وَلاَ تَجْعَلْ يَدَكَ مَغْلُولَة ً إِلَى عُنُقِكَ وَلاَ تَبْسُطْهَا كُلَّ 'Inna Rabbaka Yabsuţu Ar-Rizqa Liman Yashā'u Wa Yaqdiru 'Innahu Kāna Bi`ibādihi Khabīrāan Başīrāan [17.30] Тәхкыйк Раббың теләгән -кешесенә киң ризык биреп бай кыйлыр вә теләгән кешесен фәкыйрь кыйлыр, әлбәттә, Ул бәндәләрен күрә вә хәлләрен беләдер. Шуның өчен фәкыйрь кеше хәсрәтләнмәсен, сабыр итсен! إِنَّ رَبَّكَ يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَقْدِرُ إِنَّه ُُ كَانَ بِعِبَادِه ِِ خَبِيرا
Wa Lā Taqtulū 'Awlādakum Khashyata 'Imlāqin Naĥnu Narzuquhum Wa 'Īyākum 'Inna Qatlahum Kāna Khiţ'āan Kabīrāan [17.31] Фәкыйрь булудан куркып, балаларыгызны үтермәгез! Балаларыгызны да үзегезне дә Без ризыкландырабыз, әлбәттә, үз балаларын үтерүләре гафу ителми торган хатадыр, зур гөнаһдыр. وَلاَ تَقْتُلُوا أَوْلاَدَكُمْ خَشْيَةَ إِمْلاَق ٍ نَحْنُ نَرْزُقُهُمْ وَإِيَّاكُمْ إِنَّ قَتْلَهُمْ كَانَ خِطْئا ً كَبِيرا ً
Wa Lā Taqrabū Az-Ziná 'Innahu Kāna Fāĥishatan Wa Sā'a Sabīlāan [17.32] Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман кабахәт юлдыр. وَلاَ تَقْرَبُوا الزِّنَى إِنَّه ُُ كَانَ فَاحِشَة ً وَسَاءَ سَبِيلا ً
Wa Lā Taqtulū An-Nafsa Allatī Ĥarrama Al-Lahu 'Illā Bil-Ĥaqqi Wa Man Qutila Mažlūmāan Faqad Ja`alnā Liwalīyihi Sulţānāan Falā Yusrif Al-Qatli 'Innahu Kāna Manşūrāan [17.33] Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәгез! Мәгәр үтерү тиеш булса гына үтерегез. Ягъни ире була торып зина кыйлган хатынга, диннән чыгып мөртәт булган кешегә һәм кеше үтерүчегә җәза тиеш буладыр. Берәү хаксыз золым белән үтерелсә, үтерелгән кешенең вәлисенә (якынына) ихтыяр бирдек, теләсә үтерүчене үтерсен, телә
Wa Lā Taqrabū Māla Al-Yatīmi 'Illā Bi-Atī Hiya 'Aĥsanu Ĥattá Yablugha 'Ashuddahu Wa 'Awfū Bil-`Ahdi 'Inna Al-`Ahda Kāna Mas'ūan [17.34] Ятимнәр малына да якын бармагыз, ягъни аларның малыннан аз гына да файдаланмагыз, мәгәр ятимгә файда итү юлы белән аның малына катнашыгыз, яки ятим тәмам үсеп гакылга утырганчы аның малына якын бармагыз! Вә ґәһедләрегезне һәм вәгъдәләрегезне үтәгез, бозмагыз! Чөнки ґәһедләрен бозган кешеләр кыямәт көнне сорала
Wa 'Awfū Al-Kayla 'Idhā Kiltum Wa Zinū Bil-Qisţāsi Al-Mustaqīmi Dhālika Khayrun Wa 'Aĥsanu Ta'wīlāan [17.35] Дәхи үлчәгәндә үлчәүләрегез дөрес булсын, тигез үлчәгез вә дерес үлчи торган гадел мизаннар белән үлчәгез! Гадел үлчәсәгез, үзегезгә хәерледер вә ахыры да күркәм булыр. وَأَوْفُوا الْكَيْلَ إِذَا كِلْتُمْ وَزِنُوا بِالْقِسْطَاسِ الْمُسْتَقِيمِ ذَلِكَ خَيْر ٌ وَأَحْسَنُ تَأْوِيلا ً
Wa Lā Taqfu Mā Laysa Laka Bihi `Ilmun 'Inna As-Sam`a Wa Al-Başara Wa Al-Fu'uāda Kullu 'Ūlā'ika Kāna `Anhu Mas'ūan [17.36] Вә дәлилең, белемең булмаган нәрсәгә иярмә, ягъни дәлилсез гамәл дә кыйлма, хөкем дә итмә, фәтва дә бирмә! Аллаһ биргән колак, күз, күңел – боларның һәрберсеннән кыямәт көнне сорау булыр, аларны саваблы урыннарга гына кулланыгыз! وَلاَ تَقْفُ مَا لَيْسَ لَكَ بِه ِِ عِلْم ٌ إِنَّ السَّمْعَ وَالْبَصَرَ وَالْفُؤَا Wa Lā Tamshi Fī Al-'Arđi Maraĥāan 'Innaka Lan Takhriqa Al-'Arđa Wa Lan Tablugha Al-Jibāla Ţūlāan [17.37] Җир өстендә зураеп күкрәк киереп йөрмә! Чөнки син никадәр зурайсаң да җирне ертырга хәлеңнән килмәс һәм никадәр зурайсаң да таулар хәтле зурая алмассың! وَلاَ تَمْشِ فِي الأَرْضِ مَرَحا ً إِنَّكَ لَنْ تَخْرِقَ الأَرْضَ وَلَنْ تَبْلُغَ الْجِبَالَ طُولا ً
Kullu Dhālika Kāna Sayyi'uhu `Inda Rabbika Makrūhāan [17.38] Югарыда Аллаһ тыйган эшләрне эшләүче кеше явызлыгы белән Аллаһ хозурында яман кеше саналды. كُلُّ ذَلِكَ كَانَ سَيِّئُه ُُ عِنْدَ رَبِّكَ مَكْرُوها ً
Dhālika Mimmā 'Awĥá 'Ilayka Rabbuka Mina Al-Ĥikmati Wa Lā Taj`al Ma`a Al-Lahi 'Ilahāan 'Ākhara Fatulqá Fī Jahannama Malūmāan Madĥūrāan [17.39] Ошбу хөкемнәр Аллаңуның хикмәтеннән сиңа вәхий ителгән хөкемнәрдер, хикмәт Аллаһ иңдергән Коръәндәдер. Аллаһ янына тагын бер нәрсәне Аллаһ итеп алма! Әгәр ул эшне эшләсәң, Аллаһуның рәхмәтеннән киселгән булырсың һәм шелтәләнгән хәлдә җәһәннәмгә ташланырсың. ذَلِكَ مِمَّا أَوْحَى إِلَيْكَ رَبُّكَ مِنَ الْحِكْمَةِ وَلاَ تَ 'Afa'aşfākum Rabbukum Bil-Banīna Wa Attakhadha Mina Al-Malā'ikati 'Ināthāan 'Innakum Lataqūlūna Qawlāan `Ažīmāan [17.40] Ий сез мөшрикләр! Раббыгыз сезгә ир балаларны хаслаб, үзенә фәрештәләрне кызлар итеп алдымы? Сез Аллаһ өстенә бик олугъ яман сүзләр әйтәсез. أَفَأَصْفَاكُمْ رَبُّكُمْ بِالْبَنِينَ وَاتَّخَذَ مِنَ الْمَلاَئِكَةِ إِنَاثا ً إِنَّكُمْ لَتَقُولُونَ قَوْلاً عَظِيما ً
Wa Laqad Şarrafnā Fī Hādhā Al-Qur'āni Liyadhdhakkarū Wa Mā Yazīduhum 'Illā Nufūrāan [17.41] Тәхкыйк бу Коръәндә барча хөкемнәрне бәян иттек кешеләр укып вәгазьләнсеннәр өчен, ләкин Коръән мөшрикләргә нәфрәттән башканы арттырмады. وَلَقَدْ صَرَّفْنَا فِي هَذَا الْقُرْآنِ لِيَذَّكَّرُوا وَمَا يَزِيدُهُمْ إِلاَّ نُفُورا ً
Qul Law Kāna Ma`ahu 'Ālihatun Kamā Yaqūlūna 'Idhāanbtaghaw 'Ilá Dhī Al-`Arshi Sabīlāan [17.42] Әйт: "Алар әйткәнчә Аллаһ белән янә башка Аллалар булса иде, әлбәттә, ул Аллалар, бер генә булган Аллаһу тәгаләдән өстен булырга юл эзләр иделәр. قُلْ لَوْ كَانَ مَعَهُ آلِهَة ٌ كَمَا يَقُولُونَ إِذا ً لاَبْتَغَوْا إِلَى ذِي الْعَرْشِ سَبِيلا ً
Subĥānahu Wa Ta`ālá `Ammā Yaqūlūna `Ulūwāan Kabīrāan [17.43] Мөшрикләр әйткән сүздән Аллаһу тәгалә бик тә пакь вә алар тиңләгән дәрәҗәдән бик олугъ дәрәҗә бөектер. سُبْحَانَه ُُ وَتَعَالَى عَمَّا يَقُولُونَ عُلُوّا ً كَبِيرا ً
Tusabbiĥu Lahu As-Samāwātu As-Sab`u Wa Al-'Arđu Wa Man Fīhinna Wa 'In Min Shay'in 'Illā Yusabbiĥu Biĥamdihi Wa Lakin Lā Tafqahūna Tasbīĥahum 'Innahu Kāna Ĥalīmāan Ghafūrāan [17.44] Җиде кат күк вә җир һәм күкләрдә вә җирдә булган һәр мәхлук Аллаһуны мактап тәсбих әйтәләр, вөҗүдтә Аллаһуны мактап тәсбих әйтмәгән нәрсә юк, күзгә күренгәне вә күренмәгәне Аллаһуны зекер итәдер, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Әлбәттә, Аллаһ миһербанлы вә ярлыкаучы булды. تُسَبِّحُ لَهُ السَّمَاو Wa 'Idhā Qara'ta Al-Qur'āna Ja`alnā Baynaka Wa Bayna Al-Ladhīna Lā Yu'uminūna Bil-'Ākhirati Ĥijābāan Mastūrāan [17.45] Ий Мухәммәд г-м, әгәр син Коръән укырга тотынсаң, синең белән ахирәткә ышанмый торган кешеләр арасына, кешеләр күзенә күренми торган пәрдә кыйлабыз. وَإِذَا قَرَأْتَ الْقُرْآنَ جَعَلْنَا بَيْنَكَ وَبَيْنَ الَّذِينَ لاَ يُؤْمِنُونَ بِالآخِرَةِ حِجَابا ً مَسْتُورا ً
Wa Ja`alnā `Alá Qulūbihim 'Akinnatan 'An Yafqahūhu Wa Fī 'Ādhānihim Waqrāan Wa 'Idhā Dhakarta Rabbaka Fī Al-Qur'āni Waĥdahu Wa Llaw `Alá 'Adrihim Nufūrāan [17.46] Үзләре шуны ихтыяр иткәннәре өчен Коръәнне аңламасыннар өчен күңелләрен пәрдәләдек вә колакларын саңгырау кыйлдык, әгәр син Раббыңны Ул – ялгыз гына дип, Коръәндә зекер итсәң, ул мөшрикләр, нәфрәтләнеп, артка әйләнәләр. وَجَعَلْنَا عَلَى قُلُوبِهِمْ أَكِنَّةً أَنْ يَفْقَهُوه ُُ وَفِي آذَانِهِمْ وَقْرا ً وَإِذَا ذَكَرْتَ رَبَّكَ فِي الْقُرْآنِ وَحْدَهNaĥnu 'A`lamu Bimā Yastami`ūna Bihi 'Idh Yastami`ūna 'Ilayka Wa 'Idh Hum Najwá 'Idh Yaqūlu Až-Žālimūna 'In Tattabi`ūna 'Illā Rajulāan Masĥūrāan [17.47] Без, аларның Коръәнне ни өчен тыңлаганнарын бик яхшы беләбез, алар Коръәнне тыңлыйлар, аннары синең хакта бозык ният белән сөйләшәләр һәм ул залимнәр мөселманнарга әйтәләр: "Ий сез мөселманнар, сихерләнгән Мухәммәдкә иярәсез", – дип. نَحْنُ أَعْلَمُ بِمَا يَسْتَمِعُونَ بِهِ~ِ إِذْ يَسْتَمِعُونَ إِلَيْكَ وَإِذْ هُمْ نَجْوَى إِذْ يَقُولُ ا Anžur Kayfa Đarabū Laka Al-'Amthāla Fađallū Falā Yastaţī`ūna Sabīlāan [17.48] Кара инде Мухәммәд! Сиңа нинди мисаллар китерәләр, сихерче, ялганчы, шагыйрь диләр, алар азганнар, хак юлны табарга, әлбәттә, алар кадир түгелләр. انظُرْ كَيْفَ ضَرَبُوا لَكَ الأَمْثَالَ فَضَلُّوا فَلاَ يَسْتَطِيعُونَ سَبِيلا ً
Wa Qālū 'A'idhā Kunnā `Ižāmāan Wa Rufātāan 'A'innā Lamabthūna Khalqāan Jadīdāan [17.49] Кәферләр әйтәләр: "Әйә без череп сөяк, туфрак булсак та яңадан терелеп кубарылырбызмы? Бу эш мөмкин түгел". وَقَالُوا أَئِذَا كُنَّا عِظَاما ً وَرُفَاتاً أَئِنَّا لَمَبْعُوثُونَ خَلْقا ً جَدِيدا ً
Qul Kūnū Ĥijāratan 'Aw Ĥadīdāan [17.50] Син аларга әйт: "Кирәк – сез череп таш булыгыз, кирәк – тимер булыгыз, әлбәттә, тереләсез! قُلْ كُونُوا حِجَارَةً أَوْ حَدِيدا ً
'Aw Khalqāan Mimmā Yakburu Fī Şudūrikum Fasayaqūlūna Man Yu`īdunā Quli Al-Ladhī Faţarakum 'Awwala Marratin Fasayunghūna 'Ilayka Ru'ūsahum Wa Yaqūlūna Matá Huwa Qul `Asá 'An Yakūna Qarībāan [17.51] Яки күңелегезгә нинди зур мәхлукны китерә аласыз, шундый зур булыгыз, әлбәттә, кубарылмыйча калмыйсыз. Алар безне кем тергезеп кубарыр, диләр. Әйт: "Сезне әүвәлдә кем бар кыйлган иде, шул зат кубарыр", – дип. Алар гаҗәпсенеп, сиңа таба башларын селкерләр, вә әйтерләр: "Кайчан була ул көн", – дип. Әйт: аларга, ихтимал, ул көн бик яl
Yawma Yad`ūkum Fatastajībūna Biĥamdihi Wa Tažunnūna 'In Labithtum 'Illā Qalīlāan [17.52] Ул көндә Исрафилнең сур өрүен Аллаһуга хәмед әйтеп кабул итәрсез, кубарылу юк, дип, карышып тора алмассыз, вә кубарылганнан соң "кабердә аз гына тордык", дип белерсез. يَوْمَ يَدْعُوكُمْ فَتَسْتَجِيبُونَ بِحَمْدِه ِِ وَتَظُنُّونَ إِنْ لَبِثْتُمْ إِلاَّ قَلِيلا ً
Wa Qul Li`ibādī Yaqūlū Allatī Hiya 'Aĥsanu 'Inna Ash-Shayţāna Yanzaghu Baynahum 'Inna Ash-Shayţāna Kāna Lil'insāni `Adūwāan Mubīnāan [17.53] Ий Мухәммәд г-м, колларыма әйт, бер-берсе белән яхшы сүзләр илә сөйләшсеннәр! Чөнки шайтан аларның арасына ихтилаф вә низагъны салырга йөри. Әлбәттә, шайтан кешеләргә ачык дошман булды. وَقُلْ لِعِبَادِي يَقُولُوا الَّتِي هِيَ أَحْسَنُ إِنَّ الشَّيْطَانَ يَنزَغُ بَيْنَهُمْ إِنَّ الشَّيْطَانَ كَانَ لِلإِRabbukum 'A`lamu Bikum 'In Yasha' Yarĥamkum 'Aw 'In Yasha' Yu`adhdhibkum Wa Mā 'Arsalnāka `Alayhim Wa Kīlāan [17.54] Раббыгыз сезнең хәлегезне белүчерәктер, әгәр теләсә сезгә рәхмәт кыйлыр, яки гөнаһларыгыз өчен сезне газап кыйлыр, Без сине аларга ирекле итеп җибәрмәдек, теләмәгән кешеләрне дингә көчләп кертәлмәссең. رَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِكُمْ إِنْ يَشَأْ يَرْحَمْكُمْ أَوْ إِنْ يَشَأْ يُعَذِّبْكُمْ وَمَا أَرْسَلْنَاكَ عَلَيْهِمْ وَكِيلا ً
Wa Rabbuka 'A`lamu Biman As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Wa Laqad Fađđalnā Ba`đa An-Nabīyīna `Alá Ba`đin Wa 'Ātaynā Dāwūda Zabūrāan [17.55] Раббыгыз белүчерәктер күкләрдә вә җирдә булган мәхлукләрне. Тәхкыйк пәйгамбәрләрнең кайберләрен кайберләреннән артык кыйлдык, вә Дауд пәйгамбәргә – Зәбур исемле китап бирдек. وَرَبُّكَ أَعْلَمُ بِمَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضِ وَلَقَدْ فَضَّلْنَا بَعْضَ النَّبِيِّينَ عَلَى بَعْض ٍ وَآتَيْنَا دَاوُودَ زَبُورا ً
Quli Ad Al-Ladhīna Za`amtum Min Dūnihi Falā Yamlikūna Kashfa Ađ-Đurri `Ankum Wa Lā Taĥwīlāan [17.56] Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка сынымнарны Аллаһ дип гыйбадәт кыйласыз, ул сынымнарыгыз сездән зарарны җибәрергә кадир түгелләр, ул зарарны сездән алып башка кешегә бирергә дә көчләре җитми. قُلِ ادْعُوا الَّذِينَ زَعَمْتُمْ مِنْ دُونِه ِِ فَلاَ يَمْلِكُونَ كَشْفَ ال 'Ūlā'ika Al-Ladhīna Yad`ūna Yabtaghūna 'Ilá Rabbihimu Al-Wasīlata 'Ayyuhum 'Aqrabu Wa Yarjūna Raĥmatahu Wa Yakhāfūna `Adhābahu 'Inna `Adhāba Rabbika Kāna Maĥdhūrāan [17.57] Мөшрикләр Аллаһ дип белеп гыйбадәт кыйлган затлар, ягъни Гыйса вә Гозәерләр үзләре Аллаһуга гыйбадәт кыйлып һәм итагать итеп Аңа ярарга, якын булырга тырышалар вә рәхәтен өмет итеп, ґәзабыннан куркалар иде. Әлбәттә, Раббыңның ґәзабы бик каты булу сәбәпле саклану тиеш булган ґәзабдыр. أُوْلَائِكَ Wa 'In Min Qaryatin 'Illā Naĥnu Muhlikūhā Qabla Yawmi Al-Qiyāmati 'Aw Mu`adhdhibūhā `Adhābāan Shadīdāan Kāna Dhālika Fī Al-Kitābi Masţūrāan [17.58] Дөньяда нинди генә шәһәр вә авыл булмасын, һәммәсен кыямәттән элек һәлак итәрбез, яки кешеләрен каты газап белән газап кыйлырбыз, ошбу хөкем Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр. وَإِنْ مِنْ قَرْيَة ٍ إِلاَّ نَحْنُ مُهْلِكُوهَا قَبْلَ يَوْمِ الْقِيَامَةِ أَوْ مُعَذِّبُوهَا عَذَابا ً شَدِيدا ً كَانَ ذَلِكَ فِي الْكِتَابِ مَسْطُورا ً
Wa Mā Mana`anā 'An Nursila Bil-'Āyāti 'Illā 'An Kadhdhaba Bihā Al-'Awwalūna Wa 'Ātaynā Thamūda An-Nāqata Mubşiratan Fažalamū Bihā Wa Mā Nursilu Bil-'Āyāti 'Illā Takhwīfāan [17.59] Пәйгамбәрләргә төрле могҗизалар иңдерүдән Безне һичнәрсә тыймады, мәгәр әүвәлге кавемнәрнең могҗизаларны инкяр итүләре тыйды, ягъни һәр кавем могҗизаларны сихер диделәр. Сәмуд кавеменә ачык могҗиза итеп таштан тере дөя чыгардык, ул дөяне алар золым итеп үтерделәр. Шундый кавемнәргә могҗизалар җибәрмибез, м
Wa 'Idh Qulnā Laka 'Inna Rabbaka 'Aĥāţa Bin-Nāsi Wa Mā Ja`alnā Ar-Ru'uyā Allatī 'Araynāka 'Illā Fitnatan Lilnnāsi Wa Ash-Shajarata Al-Mal`ūnata Fī Al-Qur'āni Wa Nukhawwifuhum Famā Yazīduhum 'Illā Ţughyānāan Kabīrāan [17.60] Тәхкыйк синең Раббың кешеләрне барчасын чолгап алды, дип, сиңа әйткәнебезне хәтерлә! Мигьраҗ кичәсендә сиңа күрсәткән нәрсәләребез кешеләргә фетнә вә имтихан булды, вә җәһәннәмдә үсеп тора торган ләгънәт кыйлынган агачның Коръәндә әйтелүе ышанучыларга имтихан, ышанмаучыларга фетнә булды. Вә Коръән белән га
Wa 'Idh Qulnā Lilmalā'ikati Asjudū Li'dama Fasajadū 'Illā 'Iblīsa Qāla 'A'asjudu Liman Khalaqta Ţīnāan [17.61] Фәрештәләргә, адәмгә сәҗдә кыйлыгыз дидек, фәрештәләр барчасы сәҗдә кыйлдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кыйлмады, вә әйтте: "Балчыктан халык кыйлынган адәмгә сәҗдә кыйламмы соң?" – дип. وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلاَئِكَةِ اسْجُدُوا لِأدَمَ فَسَجَدُوا إِلاَّ إِبْلِيسَ قَالَ أَأَسْجُدُ لِمَنْ خَلَقْتَ طِينا ً
Qāla 'Ara'aytaka Hādhā Al-Ladhī Karramta `Alayya La'in 'Akhkhartanī 'Ilá Yawmi Al-Qiyāmati La'aĥtanikanna Dhurrīyatahu 'Illā Qalīlāan [17.62] Янә Иблис әйтте: "Йә Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кыйлдың? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә, Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр. قَالَ أَرَأَيْتَكَ هَذَا الَّذِي كَرَّمْتَ عَلَيَّ لَئِنْ أَخَّرْتَنِي إِلَى يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَأَحْتَنِكَنَّ ذُرِّيَّتَهُ~ُ إِلاَّ قَلِيلا ً
Qāla Adh/hab Faman Tabi`aka Minhum Fa'inna Jahannama Jazā'uukum Jazā'an Mawfūrāan [17.63] Аллаһ әйтте: "Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең ґәзабыгыз камил җәһәннәм ґәзабы булыр. قَالَ اذْهَبْ فَمَنْ تَبِعَكَ مِنْهُمْ فَإِنَّ جَهَنَّمَ جَزَاؤُكُمْ جَزَاء ً مَوْفُورا ً
Wa Astafziz Mani Astaţa`ta Minhum Bişawtika Wa 'Ajlib `Alayhim Bikhaylika Wa Rajilika Wa Shārik/hum Al-'Amwli Wa Al-'Awlādi Wa `Id/hum Wa Mā Ya`iduhumu Ash-Shayţānu 'Illā Ghurūrāan [17.64] Ий Иблис, тавышың белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәрене аздыр вә аларны аздыру өчен атлы вә җәяүле гаскәреңнән ярдәм сорагыл һәм аларның малларында вә балаларында уртак бул, дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер. وَاسْتَفْزِزْ مَنِ اسْتَطَعْتَ مِنْهُمْ بِصَوْتِكَ وَأَجْلِبْ عَلَيْهِم 'Inna `Ibādī Laysa Laka `Alayhim Sulţānun Wa Kafá Birabbika Wa Kīlāan [17.65] Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчең җитмәс. Үзе теләгән кешеләрне синең зарарыңнан сакларга Раббың үзе җитәдер. إِنَّ عِبَادِي لَيْسَ لَكَ عَلَيْهِمْ سُلْطَان ٌ وَكَفَى بِرَبِّكَ وَكِيلا ً
Rabbukumu Al-Ladhī Yuzjī Lakumu Al-Fulka Fī Al-Baĥri Litabtaghū Min Fađlihi 'Innahu Kāna Bikum Raĥīmāan [17.66] Аның фазлы рәхмәтеннән дөнья малын кәсеп итүегез өчен дәрьяларда сезгә көймә йөртүче зат Раббыгыздыр, Ул сезгә бик рәхимледер. رَبُّكُمُ الَّذِي يُزْجِي لَكُمُ الْفُلْكَ فِي الْبَحْرِ لِتَبْتَغُوا مِنْ فَضْلِهِ~ِ إِنَّه ُُ كَانَ بِكُمْ رَحِيما ً
Wa 'Idhā Massakumu Ađ-Đurru Fī Al-Baĥri Đalla Man Tad`ūna 'Illā 'Īyāhu Falammā Najjākum 'Ilá Al-Barri 'A`rađtum Wa Kāna Al-'Insānu Kafūrāan [17.67] Әгәр сез диңгезләрдә йөргәндә бер куркыныч ирешсә, сынымнарыгызны ташлап, бер Аллаһуга ялварасыз, әгәр сезне ул куркынычтан коткарып корыга чыгарса, янә Аллаһудан башкага табына башлыйсыз, яки башка бозык эшләрне эшли башлыйсыз! Кеше Аллаһу тәгаләнең нигъмәтләренә көфран нигъмәт кыйла торган булды. وَإِذَ
'Afa'amintum 'An Yakhsifa Bikum Jāniba Al-Barri 'Aw Yursila `Alaykum Ĥāşibāan Thumma Lā Tajidū Lakum Wa Kīlāan [17.68] Коры җиргә чыккач җирнең сезне йотывыннан имин буласызмы? Әгәр җир сезне йота калса, бит сезгә ярдәмче булмас. أَفَأَمِنتُمْ أَنْ يَخْسِفَ بِكُمْ جَانِبَ الْبَرِّ أَوْ يُرْسِلَ عَلَيْكُمْ حَاصِبا ً ثُمَّ لاَ تَجِدُوا لَكُمْ وَكِيلا ً
'Am 'Amintum 'An Yu`īdakum Fīhi Tāratan 'Ukhrá Fayursila `Alaykum Qāşifāan Mina Ar-Rīĥi Fayughriqakum Bimā Kafartum Thumma Lā Tajidū Lakum `Alaynā Bihi Tabī`āan [17.69] Яки сезне икенче мәртәбә диңгезгә кайтаруыннан имин буласызмы? Икенче мәртәбә диңгездә булганыгызда өстегезгә каты җил җибәреп, үзегезне суга батырыр кәфер булганыгыз өчен, батырганыбыздан соң Безне шелтә итүчене тапмассыз. أَمْ أَمِنتُمْ أَنْ يُعِيدَكُمْ فِيه ِِ تَارَةً أُخْرَى فَيُرْسِلَ عَلَيْكُمْ قَاصِفا ً مِنَ الرّ Wa Laqad Karramnā Banī 'Ādama Wa Ĥamalnāhum Al-Barri Wa Al-Baĥri Wa Razaqnāhum Mina Aţ-Ţayyibāti Wa Fađđalnāhum `Alá Kathīrin Mimman Khalaqnā Tafđīlāan [17.70] Адәм балаларын ничә җәһәттән башка хайваннарга караганда өстен вә хөрмәтле кыйлдык, вә аларны корыда, суда, һавада төрле нәрсәләргә утыртып йөртәбез, вә аларга яхшы ризыклар ашатабыз, һәм Үзебез халык кыйлган мәхлукларның күбрәгеннән кешеләрне артык кыйлдык. وَلَقَدْ كَرَّمْنَا بَنِي آدَمَ وَحَمَلْنَاهُمْ فِي الْبَرِّ وَالْبَحْ Yawma Nad`ū Kulla 'Unāsin Bi'imāmihim Faman 'Ūtiya Kitābahu Biyamīnihi Fa'ūlā'ika Yaqra'ūna Kitābahum Wa Lā Yužlamūna Fatīlāan [17.71] Хисаб көнендә кешеләрне үзләренең пәйгамбәрләре, имамнары вә башка хуҗалары белән хөкемгә чакырырбыз, берәүгә гамәл дәфтәре уң яктан бирелсә, андый кешеләр дәфтәрләрен шатланып укырлар, алар җеп очы хәтле дә золым итмәсләр. يَوْمَ نَدْعُو كُلَّ أُنَاس ٍ بِإِمَامِهِمْ فَمَنْ أُوتِيَ كِتَابَه ُُ بِيَمِينِه ِِ فَأُوْلَائِكَ يَ Wa Man Kāna Fī Hadhihi 'A`má Fahuwa Fī Al-'Ākhirati 'A`má Wa 'Ađallu Sabīlāan [17.72] Әгәр бер кеше дөньяда вакытта сукыр булса, ахирәттә дә сукыр булыр, ягъни Коръән хөкемнәрен белмәсә, яки белеп тә Коръән күрсәткән юлдан бармаса, ахирәттә җәннәт нигъмәтләреннән мәхрүм булып җәһәннәм ґәзабыннан котылырга юл тапмас, вә ул кеше дөньяда вакытта Коръән күрсәткән юлдан бармаганы өчен ераграк ныгра&
Wa 'In Kādū Layaftinūnaka `Ani Al-Ladhī 'Awĥaynā 'Ilayka Litaftariya `Alaynā Ghayrahu Wa 'Idhāan Lāttakhadhūka Khalīlāan [17.73] Без сиңа иңдергән Коръәннән сине адаштырмаклары, тәхкыйк, якын булды, Коръән хөкемнәреннән башка хөкемнәрне Миңа ифтира кыйлмаклыгың өчен әгәр шулай кыйлсаң, ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, мөшрикләр сүзенә иярсәң, алар сине дус тотар иделәр. Кәфергә дус булган кешенең иманы каламы? Әлбәттә, юк! Кәфергә дус булган 
Wa Lawlā 'An Thabbatnāka Laqad Kidtta Tarkanu 'Ilayhim Shay'āan Qalīlāan [17.74] Әгәр Без сине Коръән юлына таза сабит кыйлмаган булсак иде, әлбәттә, син мөшрикләр сүзенә алданып, аз гына булса да алар ягына авышкан булыр идең. وَلَوْلاَ أَنْ ثَبَّتْنَاكَ لَقَدْ كِدْتَّ تَرْكَنُ إِلَيْهِمْ شَيْئا ً قَلِيلا ً
'Idhāan La'adhaqnāka Đi`fa Al-Ĥayāati Wa Đi`fa Al-Mamāti Thumma Lā Tajidu Laka `Alaynā Naşīrāan [17.75] Әгәр син алар ягына авышкан булсаң, әлбәттә, Без сине дөньяда һәм ахирәттә каты газап кыйлыр идек, соңра Безнең ґәзабыбыздан сине коткарырга ярдәмче табылмас иде. إِذا ً لَأَذَقْنَاكَ ضِعْفَ الْحَيَاةِ وَضِعْفَ الْمَمَاتِ ثُمَّ لاَ تَجِدُ لَكَ عَلَيْنَا نَصِيرا ً
Wa 'In Kādū Layastafizzūnaka Mina Al-'Arđi Liyukhrijūka Minhā Wa 'Idhāan Lā Yalbathūna Khilāfaka 'Illā Qalīlāan [17.76] Мәккә кәферләре сине Мәккә җиреннән чыгармак өчен төрле хәйләләр ясыйлар, әгәр син Мәккәдән чыксаң, үзләре дә Мәккәдә күп тормаслар. Вакыйгән бәдер сугышында Мухәммәд г-мнең иң зур дошманнары үтерелде. وَإِنْ كَادُوا لَيَسْتَفِزُّونَكَ مِنَ الأَرْضِ لِيُخْرِجُوكَ مِنْهَا وَإِذا ً لاَ يَلْبَثُونَ خِلاَفَكَ إِلاَّ قَلِيلا ً
Sunnata Man Qad 'Arsalnā Qablaka Min Rusulinā Wa Lā Tajidu Lisunnatinā Taĥwīlāan [17.77] Ий Мухәммәд г-м! Синнән элек җибәрелгән рәсүлләребездә дә гадәтебез шул иде ки, расүлгә карышсалар һәлак итәдер идем. Безнең гадәтебезнең үзгәрүен тапмассың. سُنَّةَ مَنْ قَدْ أَرْسَلْنَا قَبْلَكَ مِنْ رُسُلِنَا وَلاَ تَجِدُ لِسُنَّتِنَا تَحْوِيلا ً
'Aqimi Aş-Şalāata Lidulūki Ash-Shamsi 'Ilá Ghasaqi Al-Layli Wa Qur'āna Al-Fajri 'Inna Qur'āna Al-Fajri Kāna Mash/hūdāan [17.78] Ий мөэмин бәндәләрем! Төш авышкач – өйлә, икенде, кичен – ахшам, йәстү намазларын укыгыз! Һәм таң аткач -иртә намазын укыгыз! Чөнки иртә намазында фәрештәләр хазер буладыр һәм Коръәнне иртә белән күп укырга кирәк! أَقِمِ الصَّلاَةَ لِدُلُوكِ الشَّمْسِ إِلَى غَسَقِ اللَّيْلِ وَقُرْآنَ الْفَجْرِ إِنَّ قُرْآنَ Wa Mina Al-Layli Fatahajjad Bihi Nāfilatan Laka `Asá 'An Yab`athaka Rabbuka Maqāmāan Maĥmūdāan [17.79] Вә төнлә торып Коръән һәм намаз укыгыл! Бу намаз сиңа күп сәваблы нәфел намазы булыр, шаять сине Раббың, мактаулы вә олугъ дәрәҗәле урында кубарыр. وَمِنَ اللَّيْلِ فَتَهَجَّدْ بِه ِِ نَافِلَة ً لَكَ عَسَى أَنْ يَبْعَثَكَ رَبُّكَ مَقَاما ً مَحْمُودا ً
Wa Qul Rabbi 'Adkhilnī Mudkhala Şidqin Wa 'Akhrijnī Mukhraja Şidqin Wa Aj`al Lī Min Ladunka Sulţānāan Naşīrāan [17.80] Әйт: "Йә Рабби! Мине кабергә куйганда һәм кабердән чыгарганда ихлас бәндәләреңнән санап куй вә чыгар! Йә Рабби! Дин эшләрендә ярдәм итәчәк дәлилләр бир, һәр эшемдә ярдәм бир!" وَقُلْ رَبِّ أَدْخِلْنِي مُدْخَلَ صِدْق ٍ وَأَخْرِجْنِي مُخْرَجَ صِدْق ٍ وَاجْعَلْ لِي مِنْ لَدُنْكَ سُلْطَانا ً نَصِيرا ً
Wa Qul Jā'a Al-Ĥaqqu Wa Zahaqa Al-Bāţilu 'Inna Al-Bāţila Kāna Zahūqāan [17.81] Кешеләргә әйт: "Хаклык – Коръән килде, батыл-ялган китте, чөнки хаклык янында батыл бетә торган булды". وَقُلْ جَاءَ الْحَقُّ وَزَهَقَ الْبَاطِلُ إِنَّ الْبَاطِلَ كَانَ زَهُوقا ً
Wa Nunazzilu Mina Al-Qur'āni Mā Huwa Shifā'un Wa Raĥmatun Lilmu'uminīna Wa Lā Yazīdu Až-Žālimīna 'Illā Khasārāan [17.82] Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кыйлмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр. وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْآنِ مَا هُوَ شِفَاء ٌ وَرَحْمَة ٌ لِلْمُؤْمِنِينَ وَلاَ يَزِيدُ الظَّالِمِينَ إِلاَّ خَسَارا ً
Wa 'Idhā 'An`amnā `Alá Al-'Insāni 'A`rađa Wa Na'á Bijānibihi Wa 'Idhā Massahu Ash-Sharru Kāna Ya'ūan [17.83] Әгәр адәм баласына киңлек, рәхәтлек бирсәк, аның, Шөкереннән баш тартып, яны белән әйләнеп, шәригатебездән ерак йөридер, вә әгәр аны каза авырлык тотса, Аллаһуның рәхмәтеннән өметсез буладыр. وَإِذَا أَنْعَمْنَا عَلَى الإِنسَانِ أَعْرَضَ وَنَأَى بِجَانِبِه ِِ وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ كَانَ يَئُوسا ً
Qul Kullun Ya`malu `Alá Shākilatihi Farabbukum 'A`lamu Biman Huwa 'Ahdá Sabīlāan [17.84] Әйт: "Һәркем нәфесенә ияреп үзе теләгәнчә эш кыйладыр, әмма Раббыгыз беләдер туры юлга кем ныгырак күнелүче икәнне. Үз белдеге белән йөргән кеше туры юлны таба алмас. قُلْ كُلّ ٌ يَعْمَلُ عَلَى شَاكِلَتِه ِِ فَرَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَنْ هُوَ أَهْدَى سَبِيلا ً
Wa Yas'alūnaka `Ani Ar-Rūĥi Quli Ar-Rūĥu Min 'Amri Rabbī Wa Mā 'Ūtītum Mina Al-`Ilmi 'Illā Qalīlāan [17.85] Синнән рух турында сорашалар, син аларга әйт: "Рух Аллаһуның бер мәхлукы ки, аны Аллаһудан башка һичкем белмидер, сезгә, ий кешеләр, белемнән өлеш бик аз бирелде". وَيَسْأَلُونَكَ عَنِ الرُّوحِ قُلِ الرُّوحُ مِنْ أَمْرِ رَبِّي وَمَا أُوتِيتُمْ مِنَ الْعِلْمِ إِلاَّ قَلِيلا ً
Wa La'in Shi'nā Lanadh/habanna Bial-Ladhī 'Awĥaynā 'Ilayka Thumma Lā Tajidu Laka Bihi `Alaynā Wa Kīlāan [17.86] Ий Мухәммәд г-м, әгәр теләсәк сиңа иңдергән Коръәнне кәгазьдән һәм күңелеңнән алыр идек, соңра бу эштән Безне тыярга ярдәмче тапмас идең. وَلَئِنْ شِئْنَا لَنَذْهَبَنَّ بِالَّذِي أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ ثُمَّ لاَ تَجِدُ لَكَ بِه ِِ عَلَيْنَا وَكِيلا ً
'Illā Raĥmatan Min Rabbika 'Inna Fađlahu Kāna `Alayka Kabīrāan [17.87] Мәгәр Раббыңнан рәхмәт йөзеннән Коръән Кәрим сакланадыр, чөнки Аллаһуның фазълы рәхмәте сиңа олугъдыр. إِلاَّ رَحْمَة ً مِنْ رَبِّكَ إِنَّ فَضْلَه ُُ كَانَ عَلَيْكَ كَبِيرا ً
Qul La'ini Ajtama`ati Al-'Insu Wa Al-Jinnu `Alá 'An Ya'tū Bimithli Hādhā Al-Qur'āni Lā Ya'tūna Bimithlihi Wa Law Kāna Ba`đuhum Liba`đin Žahīrāan [17.88] Гакыллы кешеләргә әйт: "Әгәр кешеләр һәм җеннәр барчасы бер урынга җыелып, Коръән кебек бер китап иҗат итәргә теләсәләр бер-берсенә ярдәмләшеп Коръәнгә охшатып бер китап иҗат итәргә тырышсалар да, һич тә иҗат итә алмаслар". قُلْ لَئِنِ اجْتَمَعَتِ الإِنسُ وَالْجِنُّ عَلَى أَنْ يَأْتُو Wa Laqad Şarrafnā Lilnnāsi Fī Hādhā Al-Qur'āni Min Kulli Mathalin Fa'abá 'Aktharu An-Nāsi 'Illā Kufūrāan [17.89] Тәхкыйк Без бу Коръәндә кешеләр өчен һәртөрле мисалларны вә ґәҗәеп гыйбрәтләрне күрсәттек, хөкемнәрен ачык аңлаттык, шулай булса да кешеләрнең күбрәге Коръән белән гамәл кыйлудан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар. وَلَقَدْ صَرَّفْنَا لِلنَّاسِ فِي هَذَا الْقُرْآنِ مِنْ كُلِّ مَثَل ٍ فَأَبَى أَكْثَرُ Wa Qālū Lan Nu'umina Laka Ĥattá Tafjura Lanā Mina Al-'Arđi Yanbū`āan [17.90] Кәферләр әйттеләр: "Син безгә җирдән чишмә чыгарып бирмичә торып, сиңа, ягъни пәйгамбәрлегеңә, ышанмыйбыз. وَقَالُوا لَنْ نُؤْمِنَ لَكَ حَتَّى تَفْجُرَ لَنَا مِنَ الأَرْضِ يَنْبُوعا ً
'Aw Takūna Laka Jannatun Min Nakhīlin Wa `Inabin Fatufajjira Al-'Anhāra Khilālahā Tafjīrāan [17.91] Яки йөзем, хөрмә бакчаң булып араларыннан чишмәләрне агызганыңча. أَوْ تَكُونَ لَكَ جَنَّة ٌ مِنْ نَخِيل ٍ وَعِنَب ٍ فَتُفَجِّرَ الأَنهَارَ خِلاَلَهَا تَفْجِيرا ً
'Aw Tusqiţa As-Samā'a Kamā Za`amta `Alaynā Kisafāan 'Aw Ta'tiya Bil-Lahi Wa Al-Malā'ikati Qabīlāan [17.92] Яки үзең әйткәнчә, күкне кисәк-кисәк итеп өстебезгә төшергәнеңәчә, яки Аллаһуны вә фәрештәләрне алдыбызга килтереп бастырганыңача. أَوْ تُسْقِطَ السَّمَاءَ كَمَا زَعَمْتَ عَلَيْنَا كِسَفاً أَوْ تَأْتِيَ بِاللَّهِ وَالْمَلاَئِكَةِ قَبِيلا ً
'Aw Yakūna Laka Baytun Min Zukhrufin 'Aw Tarqá Fī As-Samā'i Wa Lan Nu'umina Liruqīyika Ĥattá Tunazzila `Alaynā Kitābāan Naqra'uuhu Qul Subĥāna Rabbī Hal Kuntu 'Illā Basharāan Rasūlāan [17.93] Яки синең алтыннан өең булгангача, яки күккә менгәнеңәчә, күккә менсәң дә ышанмабыз, аннан китап алып килеп безгә укытмасаң, шушы нәрсәләрне эшләмәсәң сиңа иман китермибез", – диделәр. Син аларга әйт: "Минем Раббым һәр кимчелектән пакьтер, мин үзем дә әүвәлге рәсүлләр кебек кешедән булган бер расүлмен, сез сораган нә
Wa Mā Mana`a An-Nāsa 'An Yu'uminū 'Idh Jā'ahumu Al-Hudá 'Illā 'An Qālū 'Aba`atha Al-Lahu Basharāan Rasūlāan [17.94] Аллаһудан пәйгамбәрләр аркылы һидәят килгәннән соң иман китерүдән кешеләрне нәрсә тыйды? Тыймады һичнәрсә, мәгәр: "Аллаһ кеше затыннан пәйгамбәр җибәрәме? Аллаһудан килгән пәйгамбәр булса, әлбәттә, фәрештәдән булыр иде" – дигән сүзләре Коръәнгә вә пәйгамбәргә иман китерүдән тыйды. وَمَا مَنَعَ ال Qul Law Kāna Fī Al-'Arđi Malā'ikatun Yamshūna Muţma'innīna Lanazzalnā `Alayhim Mina As-Samā'i Malakāan Rasūlāan [17.95] Әйт: "Әгәр җирдә яши торган затлар – кешеләр урынында фәрештәләр булса иде, әлбәттә, ул вакытта аларга пәйгамбәр итеп күктән бер фәрештә җибәрер идек. قُلْ لَوْ كَانَ فِي الأَرْضِ مَلاَئِكَة ٌ يَمْشُونَ مُطْمَئِنِّينَ لَنَزَّلْنَا عَلَيْهِمْ مِنَ السَّمَاءِ مَلَكا ً رَسُولا ً
Qul Kafá Bil-Lahi Shahīdāan Baynī Wa Baynakum 'Innahu Kāna Bi`ibādihi Khabīrāan Başīrāan [17.96] Әйт: "Сезнең белән минем арамда һәм пәйгамбәрлегемне исбат итүдә шаһит булырга Аллаһ җитәдер". Әлбәттә, Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белүче вә күрүче булды. قُلْ كَفَى بِاللَّهِ شَهِيدا ً بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ إِنَّه ُُ كَانَ بِعِبَادِه ِِ خَبِيرا ً بَصِيرا ً
Wa Man Yahdi Al-Lahu Fahuwa Al-Muhtadi Wa Man Yuđlil Falan Tajida Lahum 'Awliyā'a Min Dūnihi Wa Naĥshuruhum Yawma Al-Qiyāmati `Alá Wajūhihim `Umyāan Wa Bukmāan Wa Şummāan Ma'wāhum Jahannamu Kullamā Khabat Zidnāhum Sa`īrāan [17.97] Аллаһу тәгалә кемне туры юлга кертсә, шул кеше һидәяттәдер, әмма бер кешене Аллаһ адаштырса, бәс аны туры юлга кертер өчен Аллаһудан башка ярдәмчене тапмассың, вә ул адашкан кешеләрне кыямәт көнендә йөзтүбән кубарырбыз, алар сукыр, телсез вә саңгырау булырлар, вә урыннары җәһәннәмдер, әгәр ул җәһәннәмнең ялкыны к
Dhālika Jazā'uuhum Bi'annahum Kafarū Bi'āyātinā Wa Qālū 'A'idhā Kunnā `Ižāmāan Wa Rufātāan 'A'innā Lamabthūna Khalqāan Jadīdāan [17.98] Аларны бу рәвешчә ґәзаб кыйлуыбыз Без иңдергән Коръән белән гамәл кыйлуны инкяр иткәннәре өчендер, һәм без үлеп, сөякләребез череп таралып беткәннән соң, әлбәттә, тереләчәк түгелбез дигәннәре өчендер. ذَلِكَ جَزَاؤُهُمْ بِأَنَّهُمْ كَفَرُوا بِآيَاتِنَا وَقَالُوا أَئِذَا كُنَّا عِظَاما ً وَرُفَاتاً أَئِنَّا لَمَبْعُوثُونَ خَلْقا 'Awalam Yaraw 'Anna Al-Laha Al-Ladhī Khalaqa As-Samāwāti Wa Al-'Arđa Qādirun `Alá 'An Yakhluqa Mithlahum Wa Ja`ala Lahum 'Ajalāan Lā Rayba Fīhi Fa'abá Až-Žālimūna 'Illā Kufūrāan [17.99] Әйә алар җирне вә күкләрне бар кыйлган Аллаһуның алар кеби кешеләрне халык кыйлырга кадир икәнен белмиләрме? Дәхи Аллаһу тәгалә аларга бер мәгълүм әҗәл вакытын куйды, кәферләр барча яхшылыктан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар. أَوَلَمْ يَرَوْا أَنَّ اللَّهَ الَّذِي خَلَقَ السَّ
Qul Law 'Antum Tamlikūna Khazā'ina Raĥmati Rabbī 'Idhāan La'amsaktum Khashyata Al-'Infāqi Wa Kāna Al-'Insānu Qatūrāan [17.100] Аларга әйт: "Әгәр сез Раббымның рәхмәт хәзинәләренә хуҗа булсагыз, ул байлыкның бетүеннән куркып, әлбәттә, саранлык кыйлыр идегез, тәхкыйк кеше тар күңелле, саран табигатьле булды". قُلْ لَوْ أَنتُمْ تَمْلِكُونَ خَزَائِنَ رَحْمَةِ رَبِّي إِذا ً لَأَمْسَكْتُمْ خَشْيَةَ الإِنفَاقِ وَكَانَ الإِنْسَانُ قَتُ
Wa Laqad 'Ātaynā Mūsá Tis`a 'Āyātin Bayyinātin Fās'l Banī 'Isrā'īla 'Idh Jā'ahum Faqāla Lahu Fir`awnu 'Innī La'ažunnuka Yāmūsá Masĥūrāan [17.101] Дөреслектә Муса г-мгә тугыз төрле могҗиза бирдек, Муса белән Фиргаун арасында булган хәлләрне Ягъкуб балаларыннан сора! Фиргаун Муса г-мгә әйтте: "Ий Муса! Мин сине сихерләнгән кеше дип беләмен", – дип. وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى تِسْعَ آيَات ٍ بَيِّنَات ٍ فَاسْألْ بَنِي إِسْرَائِيلَ إِذْ جَاءَهُمْ فَقَالَ لَه ُُ فِرْعَوْنُ إِ Qāla Laqad `Alimta Mā 'Anzala Hā'uulā' 'Illā Rabbu As-Samāwāti Wa Al-'Arđi Başā'ira Wa 'Innī La'ažunnuka Yā Fir`awnu Mathbūrāan [17.102] Муса г-м Фиргаунга әйтте: "Ий Фиргаун син үзең дә беләсең, минем бу могҗизаларымны, җир вә күкләр Раббысы булган Аллаһудан башка зат иңдермәде, боларның барчасын Ул үзе генә иңдерде, аны һичкем булдыра алмый. Ий Фиргаун! Мин сине хактан бик ерак һәм һәлак булачак кеше дип беләмен. قَالَ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا أَFa'arāda 'An Yastafizzahum Mina Al-'Arđi Fa'aghraqnāhu Wa Man Ma`ahu Jamī`āan [17.103] Фиргаун Муса г-мне вә Ягькуб балаларын Мысыр җиреннән куып җибәрергә теләде, Без аны һәм дә аның белән бергә булганнарны һәммәсен суга батырып һәлак иттек. فَأَرَادَ أَنْ يَسْتَفِزَّهُمْ مِنَ الأَرْضِ فَأَغْرَقْنَاه ُُ وَمَنْ مَعَه ُُ جَمِيعا ً
Wa Qulnā Min Ba`dihi Libanī 'Isrā'īla Askunū Al-'Arđa Fa'idhā Jā'a Wa`du Al-'Ākhirati Ji'nā Bikum Lafīfāan [17.104] Фиргаунне һәм аның кавемен һәлак иткәч Ягъкуб балаларына әйттек: "Фиргаун сезне куып чыгарырга теләгән җирдә хәзер инде сез торыгыз! Кыямәт көне килсә, барчагызны каберләрегездән кубарып мәхшәр җиренә китерербез, анда мәгълүм булыр, кем яхшы, кем яман икәнлеге". وَقُلْنَا مِنْ بَعْدِه ِِ لِبَنِي إِسْرَائ Wa Bil-Ĥaqqi 'Anzalnāhu Wa Bil-Ĥaqqi Nazala Wa Mā 'Arsalnāka 'Illā Mubashshirāan Wa Nadhīrāan [17.105] Вә Без Коръәнне кешеләргә барча хакны бәян кылып күрсәтеп һәм аңлатып иңдердек һәм ул хаклык белән иңде, ягъни фәкать хакны алып килде. Ий Мухәммәд г-м, сине җибәрдек, фәкать хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландырып, кәферләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче итеп. Югыйсә, кешеләрне дингә көчләп ке&#
Wa Qur'ānāan Faraqnāhu Litaqra'ahu `Alá An-Nāsi `Alá Mukthin Wa Nazzalnāhu Tanzīlāan [17.106] Коръәнне аять төшендереп иңдердек кешеләргә һәр аятьне аңлатып укымаклыгың өчен вә ул Коръәнне кешеләрнең гакыл фикерләренә һәм көчләренә карата иңдердек. وَقُرْآنا ً فَرَقْنَاه ُُ لِتَقْرَأَه ُُ عَلَى النَّاسِ عَلَى مُكْث ٍ وَنَزَّلْنَاه ُُ تَنزِيلا ً
Qul 'Āminū Bihi 'Aw Lā Tu'uminū 'Inna Al-Ladhīna 'Ū Al-`Ilma Min Qablihi 'Idhā Yutlá `Alayhim Yakhirrūna Lil'adhqāni Sujjadāan [17.107] Әйт: "Теләсәгез ышаныгыз бу Коръәнгә, теләмәсәгез ышанмагыз ихтыяр сезнеке, ләкин Коръәнгә ышану, аның белән гамәл кылу белән булыр. Коръәннән элек иңгән китапны укый торган галимнәр, әгәр Коръән укылганны ишетсәләр, Аллаһуны зурлап сәҗдә кылалар. قُلْ آمِنُوا بِهِ~ِ أَوْ لاَ تُؤْمِنُوا إِنَّ الَّذ Wa Yaqūlūna Subĥāna Rabbinā 'In Kāna Wa`du Rabbinā Lamaf`ūlāan [17.108] Алар әйтерләр: "Раббыбызны һәр кимчелектән пакь дип беләбез, Раббыбызның әүвәлге китапларда "Мухәммәд исемле пәйгамбәр җибәреп Коръән иңдерермен" дигән вәгъдәсе хак булды". وَيَقُولُونَ سُبْحَانَ رَبِّنَا إِنْ كَانَ وَعْدُ رَبِّنَا لَمَفْعُولا ً
Wa Yakhirrūna Lil'adhqāni Yabkūna Wa Yazīduhum Khushū`āan [17.109] Дәхи елап сәҗдә кылырлар вә ул Коръән аларга иманны вә хошугъны арттырыр. Ягъни алар исламны кабул итеп Коръән белән гамәл кылучылардыр. وَيَخِرُّونَ لِلأَذْقَانِ يَبْكُونَ وَيَزِيدُهُمْ خُشُوعا ً
Qul Ad Al-Laha 'Aw Ad Ar-Raĥmana 'Ayyāanan Mmā Tad`ū Falahu Al-'Asmā'u Al-Ĥusná Wa Lā Tajhar Bişalātika Wa Lā Tukhāfit Bihā Wa Abtaghi Bayna Dhālika Sabīlāan [17.110] Әйт: "Аллаһуга дога кылганда кирәк "Аллаһ" исеме илә вә кирәк "Рахмән" исеме илә кылыгыз! Кайсы белән генә дога кылсагыз да яхшыдыр, Аллаһуның исемнәре күптер. Намазда кыйаәтне бик кычкырып укыма һәм бөтенләй яшереп тә укыма, бәлки кычкыру илә яшерен арасында уртача тавыш белән укыгыл! قُلْ ادْعُوا Wa Quli Al-Ĥamdu Lillahi Al-Ladhī Lam Yattakhidh Waladāan Wa Lam Yakun Lahu Sharīkun Al-Mulki Wa Lam Yakun Lahu Wa Līyun Mina Adh-Dhulli Wa Kabbirhu Takbīrāan [17.111] Янә әйт: "Барча мактау хакыйкый мактау Аллаһуга хасдыр ки. Ул үзенә бала кылмады вә Аның Илаһәлектә һич тиңе вә охшашы булмады, дәхи Ул хурлыктан котылырга ярдәмчегә мохтаҗ булмады, чөнки Ул хурлыкка төшүдән бик пакьтыр, вә Ул – Аллаһу тәгаләне һәрвакыт вә һәр эштә зурла! Аллаһудан курку Аны зурлау буладыр, һәм Коръән&
Next Sūrah